

Русия фигуристкасы Камилә Вәлиева Пекиндагы Олимпия уеннарында команда турниры кысаларында кыска программада искиткеч җиңүгә иреште. Ул 90,18 балл җыйды.
Кыска программада икенче урынны япон фигуристкасы Вакаба Хигучи (74,73 балл) алды. Өченче урында канадка Мадлен Скизас (69,60).
Фигуралы шуу буенча Русия җыелма командасы, Америка җыелма командасын 2 баллга узып, 36 балл җыйды һәм беренче урынга чыкты. Бүген команда турниры ялгыз шууда ирекле программалар белән дәвам итәчәк. Ә иртәгә команда турниры ирекле программалар белән спорт парлары, бию дуэтлары һәм ялгыз төрләр арасында тәмамланачак.
Фото: championat.com