+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
16 февраль 2022, 11:18

Нәҗми аһәңендә тибрәләбез

Халык шагыйренең 104 еллыгы уңаеннан аның туган төбәгендә хәтер чаралары үтте.Башкортстанның халык шагыйре, РСФСРның Максим Горький исемендәге, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт, Татарстанның Гаяз Исхакый исемендәге премияләре лауреаты Наҗар Нәҗминең туган көнен якташлары ел саен зурлап үткәрә. 104 еллыгы да шагыйрьнең Дүртөйле шәһәрендәге һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.

Нәҗми аһәңендә тибрәләбез
Нәҗми аһәңендә тибрәләбез

Туган җирем, туган илем,
Синең нинди улыңмын мин?
Шуны беләм: яралана калсам,
Кан тамчыңда булырмын мин.
Туган җирен бөтен йөрәге белән яраткан, аны матур итеп күрә белгән, аңардан илһам алган кеше генә шулай яза ала.
— Наҗар Нәҗми исеме һәр буын кешесенә дә таныш, — дип башлады сүзен Дүртөйле районы хакиямияте башлыгы Риф Йосыпов. – Шагыйрь гомере буе туган җире, туган халкы белән рухланып, аннан илһам алып иҗат иткән. Шуңа күрә әдәбият сөючеләр аның әсәрләрен яратып укый. Аллаһы Тәгалә Наҗар Нәҗмигә, шагыйрьлек талантыннан тыш, башка сәләтләрне дә мул биргән: ул драматург — дистәгә якын драма һәм комедия авторы, үзенә генә хас моңлы тавышлы җырчы һәм оста гармунчы да булган. Аның сүзләренә язылган “Уфа юкәләре”, “Юкка түгел, юкка түгелдер”, “Кышкы романс”, “Син гомер агышларым”, “Бу дөньядан синсез китмим мин” җырларын Фәридә Кудашева, Фидан Гафаров, Нәзифә Кадыйрова, Асия һәм Илфак Смаковлар һәм башка күренекле җырчылар бар дөньяга танытты. Композитор Рим Хәсәнов белән Наҗар Нәҗми иҗат иткән әлеге җырлар, еллар узса да, популяр булып кала бирә.
Туган җирем – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Наҗар Нәҗми татар теленең бөек тел булуы, җырдай моңлы, дуслык теле булуы турында “Татар теле” шигырендә ассызыклый.
“Анам теле – җирем, каным теле”, дип атый шагыйрь үз телен. “Аңардан аерылу яисә ваз кичү – үз анаңнан, һаваңнан, каныңнан аерылу, баш тарту була”, — дип яза ул.
Дүртөйле шәһәрендә эшләүче “Дулкын” әдәби берләшмәсе әгъзалары Наҗар Нәҗмигә багышламаларын бер җыентыкка туплап бастырды. Менә бит олуг якташыбызның якты образы нинди матур шигырьләр иҗат итәргә этәргеч бирә!
Нәҗми аһәңе белән бер дулкында тибрәлү, шагыйрь рухын кадерләп саклау аның иҗатына мөкиббән шәхесләр өчен зур бәхет. Шигъриятнең асылы – милли моң икәнен аңлаган шагыйрь­ләре, язучылары белән Дүртөйле, һич арттырусыз, бүген дә горурлана ала. Клара Сәфәрова, Флүрә Газизова, Тәслия Әхмәтова, Фәнис Галләмов, Фәнис Рәхмәтуллин, Әнисә Ягъфәрова, Таһир Якупов, Марсель Булатов, Гөлнара Махиянова, Тәнзилә Фәт­хетдинова, Фәнисә Якупова, Рәсимә Мостафина, Рәфил Саматов, Илдус Тимерханов, Мөдәрис Мөсифуллин, Рафаил Хафизов, Светлана Васикова — шундый шәхесләрдән.
Дүртөйле хакимияте тарафыннан Наҗар Нәҗми премиясе булдырылды. Бу премиягә якташыбыз Фәния Габидуллина да лаек булды. Ул — “Җырның булмый соңлаганы” дип аталган китап авторы. Анда Наҗар Нәҗмигә багышланган татар, башкорт, урыс телләрендә шигырьләр һәм поэмалар тупланган. Китап укытучылар һәм мәктәп укучылары өчен бик кирәкле әсбап та булып тора.
Наҗар Нәҗминең иҗади темаларын санап бетерерлек түгел. Кешенең бөтен эчке кичерешләрен чагылдырган мәхәббәт темасы белән беррәттән, аның күп шигырьләре үзенең тормыш юлына багышланган. “Васыять”, “Шагыйрь”, “Мин үземә һәйкәл куялмадым” һәм башкалар.
“Мин үземә һәйкәл
куялмадым”, — дигән идең,
Шагыйрь, моңланып.
Мәңге сүнмәс йолдыз
булып яндың, —
Халкым яши синнән нур алып, — дип язды шагыйрә Клара Сәфәрова.
Шагыйрь язмышы – безнең дә язмышыбыз, милли җаныбыз, рухыбыз. Шагыйрьне онытырга хакыбыз юк.
Ут алырга...
Йөрәгемдә минем
Утым беткән,
сүнгән чакларда
Мин ут алдым,
алдым кешеләрдән.
Алган кебек
чакматашлардан.
Шагыйрь ут күршеләре, укучылары, халкыннан илһам алып иҗат иткән.
Наҗар Нәҗми – фронтовик шагыйрь. Аның иҗатында сугыш темасы аерым урын алып тора. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр фронтта булган солдат ул. Берлинга кадәр барып җитеп, Җиңү белән Туган илгә кайткан.
Сугышларда кигән әйберләрне
Я ташладым мин, я югалттым.
Плащ-палатка!
Яудан син бердәнбер
Сакланып та калган комарткым.
Окопларда яки походларда
Җил-яңгырда сине ябындым.
Тере шаһиты син ут эчендә
Тере калган солдан чагымның.
Шагыйрьнең плащ-палаткасы Дүртөйле музеенда саклана.
Үлгәч мине җирләсәгез иде
Үр башыннан бер урын.
Башка җирләр мине онытса да,
Онытмас дим, бу җир үз улын, — дигән васыятен якташлары олы хөрмәт белән башкарды: шагыйрьнең кабере үзе сайлаган Үр башында, аның рухы туган авылы Миңештегә килү­че­ләрне каршы алып, озатып кала кебек...
Дүртөйленең Мәдәният сараенда, китапханәләрдә, мәктәпләрдә Наҗар Нәҗми иҗатына багышланган кичәләр даими үткәрелә. Ел саен диярлек бөек шагыйребез Наҗар Нәҗминең туган көнендә үткән шигърият фестивалендә катнашкан җиңүчеләр лауреат исемнәре һәм дипломнар белән бүләкләнә.
Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреаты Хәмит Нәбиев әлеге чарада истәлекләре белән уртаклашты. “Дулкын” әдәби берләшмәсе әгъзалары Флүрә Газизова, Клара Сәфәрова, Марсель Булатов Наҗар Нәҗмигә багышлап шигырьләрен укып ишеттерде.
Чараны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсим Ямалтдинов җанлы итеп алып барды.

Светлана Васикова.
Дүртөйле шәһәре.

Фото: С.Васикова
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: