+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
22 февраль 2022, 11:25

Конкурста катнаш! Җиңеп чык!

"Минем илем – минем Русия" конкурсының 19нчы сезоны башланды.

Конкурста катнаш! Җиңеп чык!Конкурста катнаш! Җиңеп чык!
Конкурста катнаш! Җиңеп чык!

Русиядә "Русия – мөмкинлекләр иле" Президент платформасы проектларының берсе булган "Минем илем – минем Русия" конкурсының 19нчы сезоны башланды. Быел ул ил халыкларының мәдәни мирасына багышланган. Конкурс ике яшь категориясендә узачак: 14-17 яшьлекләр һәм 18-35 яшьлекләр өчен.

Конкурс дүрт этапта үтә. Беренчесе - 10 февральдән 24 апрельгә кадәр. Бу чор дәвамында конкурсантлар үз проектларын https://moyastrana.ru/ сылтамасы аша конкурсның рәсми сайтында урнаштыра.

Быел конкурста түбәндәге номинацияләр булачак: “Минем илемнең мәдәни мирасы” һәм “Минем һөнәрем". Алар быелгы проектның төп тематик линиясен чагылдыра. Шулай ук узган сезонда беренче тапкыр эшләтеп җибәрелгән 13 яшькә кадәрге балалар өчен махсус номинация үз көчендә кала. Балалар Русия халыкларының фольклор мотивлары буенча үз әкиятләрен «Балалар халык әкиятләре» юнәлешендә тәкъдим итә ала. Шулай ук инклюзив өлкәдә " Минем илем. Минем игелекле Русия" дигән номинация барлыкка киләчәк.

«Минем илем – минем Русия» Бөтенрусия конкурсы җитәкчесе, педагогия фәннәре докторы, Русия Мәгариф академиясе мөхбир-әгъзасы, Русия Дәүләт гуманитар университеты проректоры Лариса Пастухова билгеләвенчә, быел юбилей алды сезонына старт бирелгән. Аның әйтүенчә, экспертлар һәм партнерлар, педагог-остазлар һәм конкурсны бөтен ил буенча тәмамлаучылар белән бергә ел саен проектның тематик номинацияләре исемлеге актуальләштерелә.

“Без Башкортстан яшьләрен һәм педагогик берлеген проектның яңа сезонында катнашырга чакырабыз. Өстәвенә, республика халкы безнең конкурста һәрвакыт лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә. Узган елда төбәкнең 4 вәкиле җиңүче булды”, - дип билгеләде җитәкче.

Кемнәр икән ул җиңүчеләр? Танышыйк әле. Уфа дәүләт авиация техник университеты студенты Руслан Уразбахтин стартер-генераторны авиация двигателе белән интеграцияләү проектын тәкъдим иткән. Уфа дәүләт авиация техник университетының тагын бер студенты Тимербулат Әхмәдуллин төбәктә яшәүчеләрне герой-шәһәрләр тарихы белән таныштыра торган квест үткәрү идеясе белән җиңгән. Проект кысаларында Башкортстан яшьләре өчен кимендә 50 чара үткәрү планлаштырыла. Стәрлетамакның А. П. Гайдар исемендәге пионерлар һәм укучылар сарае укучысы Ростислав Савельев “Минем туган телем» номинациясендә җиңүче булган. Ростислав Стәрлетамак шәһәренең яшь шагыйрьләре, прозаиклары һәм журналистлары конкурсын үткәрү идеясен тәкъдим иткән. Конкурсның тагын бер җиңүчесе булып Благовещен шәһәренең 5нче мәктәбе укучысы Алинә Насретдинова танылган. Алинә яшь журналистлар өчен «Сүз минем илем турында» дигән махсус номинациядә «Атаман» хикәясен тәкъдим иткән.

Якташыбыз, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Лилия Гомәрова билгеләвенчә, проект 400 меңнән артык яшьләрне берләштергән. Проектның чыгарылыш укучыларыннан торган ассоциациясе барлыкка килгән. Әйткәндәй, Лилия Салават кызы менә өченче ел инде конкурсның Экспертлар советын җитәкли.

- Кагыйдә буларак, конкурсның 15тән алып 20гә кадәр номинациясе бар. Конкурс үзенчәлегенә килгәндә, биредә илдә булган, социаль хәлгә, сәясәт, мәдәнияткә караган хәлләр яктыртыла. Катнашучылар бихисап, конкурс киеренке. Быел да Башкортстан Республикасы халкыннан яңа кызыклы проектлар көтәбез һәм конкурсның барлык этапларында да уңышлар телибез, - диде Лилия Гомәрова үз чыгышында.

Әйткәндәй, былтыр кечкенәләр өчен “Космос турында әкият” дигән номинациядә 10 622 сабый катнашкан. Шулар арасыннан сайлап алынган йөз әкият китап итеп тупланган.

Туган авылың яки шәһәрең үсешенә шәхсән йогынты ясыйсың киләме? Илебезнең иң актив һәм инициативалы гражданнары берләшмәсе ярдәмендә үз проектыңны тәкъдим ит һәм тормышка ашыр! Мөмкинлекләр синең кулыңда!

Фото социаль челтәрдән.

Автор:Лэйсэн Бадертдинова
Читайте нас