+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
14 март 2022, 10:57

Юлларны төзекләндерүдә без алдынгы урында

Агымдагы елга яңа бурычлар билгеләнде.

Юлларны төзекләндерүдә без алдынгы урында
Юлларны төзекләндерүдә без алдынгы урында

Уфада республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында министр Александр Булушев рәислегендә Башкортстанның юл һәм транспорт комплексының 2021 елгы эшләренә нәтиҗә ясадылар һәм бу елга бурычлар билгеләделәр.

Чарада эшнең мөһим юнәлешләре яңгырады. Барыннан да элек бу Президент Владимир Путин башлангычы белән "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты булды. Башкортстан әлеге гомумдәүләт проектын тормышка ашыруда алдынгы урыннарны били.

Хисап елында Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә 181 объектта эшләр башкарылган: 343,81 километр автомобиль юллары ремонтланган, 15 километрдан артык автомобиль юлы төзелгән һәм реконструкцияләнгән, 21 урында светофорлар урнаштырылган; 9 объектта җәяүлеләр өчен чыгу юллары өстәмә яктыртылган, 336 берәмлек юл билгесе куелган, 1102 метрда хәвефсезлек киртәләре урнаштырылган.

Башкарылган эш нәтиҗәсендә норматив таләпләргә туры килә торган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары өлеше 55,7 процент тәшкил иткән, норматив хәлдә булган шәһәр агломерацияләренең юл челтәре өлеше - 71 процент.

Фото: rbc.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: