+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
15 март 2022, 10:15

Кул эшләре Бишбүләктәге фестивальнең күркәм бизәге булды

Шушы көннәрдә Бишбүләк мәдәният сарае сәхнәсендә “Рух. Дәрт. Моң” татар мәдәнияте зона фестиваленең гала-концерты узды.

Кул эшләре Бишбүләктәге фестивальнең күркәм бизәге булды
Кул эшләре Бишбүләктәге фестивальнең күркәм бизәге булды

Ачык зональ фестивальнең сайлап алу туры 22-27 ноябрьдә Бишбүләк мәдәният сарае сайтында онлайн форматта узган иде. Оештыру комитетына республиканың 15 районыннан, 2 шәһәреннән - 104, күрше Татарстаннан 4 гариза килгән.

Менә шулардан иң талантлылары - Миякә, Федоровка, Борай, Туймазы, Стәрлебаш һәм Бишбүләк районнарыннан һәм Туймазы шәһәреннән килгән 13 татар иҗат коллективы Бишбүләк сәхнәсендә гала-концертта очрашты.

Миякә, Стәрлебаш һәм Бишбүләк районнарыннан халык һөнәрчелеге һәм декоратив-гамәли иҗат осталарының иң яхшы әсәрләре тәкъдим ителгән күргәзмә - фестивальнең күркәм бизәге булды. Стәрлебаш авылыннан шәл бәйләүче Сәрия Галимова, Миякә районының Канбәк авылыннан чигү остасы Светлана Галимова, Бишбүләкнең танылган кул эше осталары Кунаккул авылыннан Риф Абзалов, Дүсән авылыннан Зоя Гайнетдинова, Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан Фәрит Инсапов һәм Ает авылыннан Зөбәрҗәт Арсланова тамашачылар күз алдында үз әсәрләрен тудырды һәм үз һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде.

- Күргәзмәгә келәм, шома һәм тамбур чигүе белән башкарылган эшләремне алып килдем. Урманга барып, дару үләннәре җыеп төрле чәйләр ясадым, шулай ук каклар тәкъдим итәм, - ди Светлана Галимова.

Зоя Гайнетдинова чигелгән картиналар, альяпкычлар, мендәр тышлары һәм ашъяулыклар алып килгән. Зоя Кадыйр кызының бу беренче генә күргәзмәдә катнашуы түгел. Ул 2004 елда “Туган моңнар” республика конкурсында - беренче, 2007 һәм 2017 елларда “Аллы-гөлле челтәре...” республика алъяпкычлар конкурсында – беренче, 2020 елда район онлайн кул эшләре конкурсында өченче урыннарга лаек булган.

Кунаккул авылыннан Риф Абзалов 25 елдан артык мәктәптә “Оста куллар” балалар иҗаты үзәгенә җитәкчелек итә.
- Агач - бик яхшы төзелеш һәм кул эшләре өчен материал, ул кыйммәтле сыйфатларга ия: җиңел ярыла, киселә. “Оста куллар” берләшмәсендә балалар төрле эшләнмәләр ясый: гөл савытлары, кухня киштәләре, эшкәртү такталары җыелмалары, шкатулкалар, шкафлар, көзгеләр өчен рамнар, - ди Риф Абзалов. – Күргәзмәгә укучыларның кул эшләрен алып килдек.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча “Декоратив-гамәли иҗат һәм халык һөнәре” номинациясендә Стәрлебаш авылыннан Сәрия Галимова - I дәрәҗә лауреат дипломы; Миякә районы Канбәк авылыннан Светлана Галимова - II дәрәҗә лауреат дипломы; Бишбүләк районы Дүсән авылыннан Зоя Гайнетдинова - II дәрәҗә лауреат дипломы; Бишбүләк районы Кунаккул авылыннан Риф Абзалов - III дәрәҗә лауреат; Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан Фәрит Инсапов - финалчы дипломы; Бишбүләк районы Ает авылыннан Зөбәрҗәт Арсланова финалчы дипломына лаек булдылар.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: