Нәүруз – төрки халыкларның бик борыңгыдан килгән кышны озату, язны каршы алу бәйрәме. Ул астрономик кояш календаре буенча язгы көн һәм төн тигезләшкән чорга туры килә һәм табигатьнең уянуын, яңаруын символлаштыра. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә. Яз шушы бәйрәмнән соң үз хокукларына керә башлый. Бу көнне дә нәкъ шулай килеп чыкты: иртәнчә көн бераз салкын булса, бәйрәм вакытында кояш җир өстен җылы нурлары белән иркәли башлады.
Ярми мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмгә алдан ук әзерлек эшләре алып барган. Борынгы йолаларга ярашлы, ике атна элек савытларга бодай һәм ясмык чәчкәннәр. Бу көнне яшел үсентеләр бәйрәм табынын бизәп, яз җитүен, яңа тормыш башлануына ишарә бирде. Шулай ук мәдәният йорты, мәчет, авыл биләмәсе хакимияте биналары урнашкан үзәк мәйданын да авыл уңганнарының кул эшләре, милли сөлгеләр белән бизәп, “Нәүруз мөбарәк булсын!” дигән сүзләр язып элгәннәр.
Авылны яңгыратып, бәйрәмгә чакырып, күңелле музыка уйнап торды. Нәүруз бәйрәменә киләсе кунакларга дип учак ягып, казанда пылау пешерелде. Аның тәмле исләре дә бөтен авылга таралды. Авылның олысы-кечесе бәйрәм узасы мәйданчыкка шатланып-куанып җыелды.
Бәйрәмне ачып, җыелучыларны авыл биләмәсе башлыгы Хәнүр Шаһинур улы Исмәгыйлев сәламләде һәм язның һәр гаиләгә иминлек, ил-дөньяларга тынычлык алып килүен теләде. Шулай ук бәйрәмнең хуҗасы – Нәүрузбикә дә җыелучыларны матур теләкләр әйтеп котлады. Мондый күренешкә чыдый алмыйча, Кыш бабай килеп керде. Алар җитезлек буенча көч сынашырга булды: кем җиңә – шул кала. Әлбәттә, кояшның җылы нурлары кышның көчен алган, шуңа бу ярышта Нәүрузбикә җиңеп чыкты, ә Кыш бабай, матур теләкләрен әйтеп, китү ягын карады.
Бәйрәм җыр-моң, чиләкләп су ташу, аркан тартышу, кашыкта йомырка йөртү кебек бик күп мавыктыргыч уеннар белән дәвам итте. Аларда балалар да, яшьләр дә, өлкәнәр дә үзләренең көчен һәм җитезлеген сынап карый алды. Сценарий да һәр буынның кызыксынуын канәгатьләндерерлек итеп уйланылган иде.
Уеннар уйнап арыганнан соң кунаклар бәйрәм табыны артына җыелды. Аларны милли ризыклар, кайнар чәй һәм тәмле пылау көтә иде. Бәйрәм табынын да мәдәният хезмәткәрләре авылдашлары ярдәме белән әзерләгән: һәркем үзе белән күчтәнәчләр алып килгән, ә шул ук авылда яшәүче Флюр Улямаев акчалата ярдәм күрсәткән.
Баш мәдәни чаралар оештыручы Гөлфия Сәрварова билгеләвенчә, бу һәм башка бик күп чараларны үткәрүдә аңа “Сәхнә дуслары” театр коллективы һәм “Җидегән чишмә” фольклор ансамбле зур ярдәм күрсәтә. Аның кызыклы һәм оешканлы үтүе – әнә шул бердәм эшчәнлекнең нәтиҗәсе инде.
“Ак калфак” татар иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Люция Вафина һәм оешманың актив әгъзалары да, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп, мондый чараларның, тәү чиратта, борынгы йолаларны саклау, балаларга күрсәтү өчен үткәрелүен, икенчедән, авылдашларны берләштерүен, аралашу шатлыгы бүләк итүен, тормыш мәшәкатьләреннән азга гына булса да арындырып, ял иттерү мөмкинлеге бирүен билгеләп үттеләр.
Ә бәйрәм, чынлап та, бик матур килеп чыкты. Уен-көлкеле, җыр-моңлы, сый-нигъмәтле чарадан алынган дәрт, илһам, матурлык һәм яз сулышы хисләре анда катнашучыларның хәтерендә бик озак сакланыр әле.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.