+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
27 март 2022, 13:45

Иске Акташта язны шатланып каршы алдылар

Авылларда шаулап-гөрләп Нәүруз бәйрәмнәре уза. Язны шат күңел, сый-хөрмәт белән каршы алырга кирәк, шул чакта муллык һәм уңыш ел буена ташламас, дип ышанган борынгылар. Шуны исәптә тотып, Кырмыскалы районының Иске Акташ авылында яз бәйрәме барлык йолаларына туры китереп оештырылды.

Иске Акташта язны шатланып каршы алдылар
Иске Акташта язны шатланып каршы алдылар

Иске Акташта бу бәйрәм әлегә беренче тапкыр гына үткәрелсә дә, киләчәктә аны йолага әверелдерергә ниятлиләр. Чөнки бу чара, тәү чиратта, халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатын күз уңында тотса, шул ук вакытта авылдашлар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, халыкны берләштерүгә юнәлтелгән.
Авыл клубы җитәкчесе Наилә Фәхретдинова Нәүруз бәйрәменең килеп чыгышын, мәгънәсен аңлатты. Ә укучылар яз турында шигырьләр сөйләделәр. Иң шатлыклы мәлләрнең берсе – Нәүрузбикәне каршы алгач, бәйрәм тагын да кызып китте һәм җыр, бию, төрле мавыктыргыч уеннар, кызыклы чыгышлар белән дәвам итте.
Берничә ел элек оешып, авылның җыр-моңга сәләтле хатын-кызларын берләштергән “Яшьлегем моңнары” фольклор ансамбле – һәр бәйрәмнең бизәге. Бу көне дә алар яз турындагы җырларын башкарып, язны тагын да якынайттылар төсле.
Чиләкләп су ташу, кашыкта йомырка йөртү кебек бик күп мавыктыргыч уеннар уйналды. Аларда балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә үзләренең көчен һәм җитезлеген сынап карый алды. Әлбәттә, ярыш булгач, аның җиңүчеләре дә була, алар исә район Мәдәният сарае тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр алды.
Яз фасылына кагылышлы татар халык мәкальләрен искә төшерү дә бик урынлы булды. Бу уңайдан авылның өлкән апалары сынатмады. Алып баручы тарафыннан башланган мәкальләрне дөрес итеп тәмамлап куйдылар.
Бәйрәм уңаеннан сый-нигъмәтләрдән табын әзерләнде. Һәркем үзе белән күчтәнәчләр алып килде. Бәйрәм узасы мәйданчыкта авылның оста куллы апалары коймак пешереп, авылдашларын сыйлады. Ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавыр чәе эчү – үзе бер кинәнеч. Көнкүрешебездә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә, искеакташлыларның бәйрәмнәре самавырдан башка узмый. Бу юлы да кунаклар самавырлы табын артында аралша-аралаша тәмле чәй белән сыйланды.
Шулай ук елның уңышлы, имин килүен теләп җиргә бодай сиптеләр, ә өлкәннәр җыелучылар алдына чыгып, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәм һәркемнең күңелендә сакланып калырлык булды. Өлкән апаларыбыз яшьлекләренә кайткан кебек булса, балалар яңалык, милли бәйрәмнәребез белән танышты.

Фото: Наилә Фәхретдинова, Фия Хисамова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: