Ачык зональ фестивальнең сайлап алу туры былтыр 22-27 ноябрьдә Бишбүләк район мәдәният сарае сайтында онлайн форматта узган иде. Оештыру комитетына республиканың 15 районыннан, 2 шәһәреннән — 104, күрше Татарстаннан 4 гариза килгән.
Менә шулардан иң талантлылары –Миякә, Федоровка, Борай, Туймазы, Стәрлебаш һәм Бишбүләк районнарыннан һәм Туймазы шәһәреннән килгән 13 татар иҗат коллективы Бишбүләк сәхнәсендә гала-концертта очрашты.
Чараны Бишбүләк районы хакимияте башлыгы урынбасары Алексей Данилов ачты. Алексей Александрович район хакимияте исеменнән фестивальдә катнашучыларны җылы сәламләде һәм аларга яңа иҗат биеклекләренә ирешүдә уңышлар теләде.
Йомгаклау турында катнашучылар алты жанрда: “халык вокалы”, “эстрада вокалы”, “хореография”, “фольклор”, “инструменталь иҗат” һәм “декоратив-гамәли һәм халык һөнәрләре” номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәтте. Татар иҗат коллективларының үзенчәлекле, чагу чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Һәр номер татар халкының бай һәм уникаль мәдәнияте турында сөйләде, тамашачыларны көчле хис-кичерешләр, чагу костюмнар һәм матурлык белән сокландырды.
Туймазыдан “Родина” район мәдәният йортының “Жидегән йолдыз” халык вокаль ансамбле (җитәкчеләре — Илдар Госаметдинов һәм Айгөл Корбанова), Кандракүл авылы мәдәният йортының “Ихлас” вокаль ансамбле (җитәкчесе — Зөлфия Яхина), Миякә районының “Нур” татар халык хатын-кызлар вокаль ансамбле (җитәкчесе — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Исмәгыйлов) искиткеч башкару белән җыр сәнгатенең матурлыгын күрсәттеләр.
Стәрлебаш районыннан Гөлфиза Хәйруллина һәм Рөстәм Галиев башкаруындагы моңлы җырлар тамашачыларның күңел түрендә җылы хисләр уятты.
Федоровка район мәдәният йортының “Нәүруз” бию ансамбле (җитәкчесе — Лилия Йосыпова), Бишбүләк районы Кунаккул авылы мәдәният йортының “Җиңгиләр” ансамбле (җитәкчесе — Нәфисә Биктимерова) биюдә һәр адым һәм хәрәкәтнең билгеле бер мәгънәгә ия булуын, төгәллеген күрсәтте. Ә искиткеч музыкантлар – Бишбүләк районы Азнай мәдәният йортының “Моң” ансамбле (җитәкчесе – Зәбир Әлмөхәммәтов), Миякә районының Өршәк авылыннан Лилия Арсланова һәм Сабир Фәйзуллин татар мәдәниятенең көчле һәм кабатланмас бизәге булган халык уен коралларында сыздырды. Татар халык көйләрендә никадәр көч һәм дәрт яшеренгән бит!
Борай районы мәдәният йортының “Наза” фольклор ансамбле (җитәкчесе – Эльмира Аетова), Бишбүләк районы Биктәш авылы мәдәният йортының “Мирас” ансамбле (җитәкчесе – Рамилә Төхвәтуллина), Бишбүләк район мәдәният сараеның “Ак калфак” халык фольклор ансамбле (җитәкчесе — Лилия Мусаева) чыгышлары халык йолаларының һәм гореф-гадәтләренең үзенчәлеген чагылдырды.
Миякә, Стәрлебаш һәм Бишбүләк районнарыннан халык кәсепчелеге һәм декоратив-гамәли иҗат осталарының иң яхшы әсәрләре тәкъдим ителгән күргәзмә фестивальнең күркәм бизәге булды. Стәрлебаш авылыннан шәл бәйләүче Сәрия Галимова, Миякә районының Канбәк авылыннан корамалардан тегү остасы Светлана Галимова, Бишбүләкнең танылган кул эшләре осталары Кунаккул авылыннан Риф Абзалов, Дүсән авылыннан Зоя Гайнетдинова, Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан Фәрит Инсапов һәм Ает авылыннан Зөбәрҗәт Арсланова тамашачылар күз алдында үз әсәрләрен тудырды һәм үз һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде.
— Күргәзмәгә келәм, шома һәм тамбур чигүе белән башкарылган эшләремне алып килдем. Урманга барып, дару үләннәре җыеп, төрле чәйләр ясадым, шулай ук каклар тәкъдим итәм, — диде Светлана Галимова.
Зоя Гайнетдинова чигелгән картиналар, алъяпкычлар, мендәр тышлары һәм ашъяулыклар алып килгән. Зоя Кадыйр кызы беренче генә күргәзмәдә катнашмый икән. Ул 2004 елда “Туган моңнар” республика конкурсында — беренче, 2007 һәм 2017 елларда “Аллы-гөлле челтәре...” республика алъяпкычлар конкурсында – беренче, 2020 елда район онлайн кул эшләре конкурсында өченче урынга лаек булган.
Кунаккул авылыннан Риф Абзалов 25 елдан артык мәктәптә “Оста куллар” балалар иҗаты үзәгенә җитәкчелек итә.
— Агач – бик яхшы төзелеш һәм кул эшләре өчен материал, ул җиңел ярыла, киселә. “Оста куллар” берләшмәсендә балалар төрле эшләнмәләр ясый: гөл савытлары, кухня киштәләре, эшкәртү такталары җыелмалары, шкатулкалар, шкафлар, көзгеләр өчен рамнар, — ди Риф Абзалов. – Күргәзмәгә укучыларның кул эшләрен алып килдек.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов гала-концертта катнашучыларны сәламләп, әлеге фестивальнең аралашу, тәҗрибә уртаклашу, татар халкының бай мәдәни мирасын саклау мәйданчыгы булуын билгеләде.
Гала-концертның иң чагу мәле, әлбәттә, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Фестивальнең йомгаклау турында катнашучылар чыгышын жюри рәисе, Бишбүләк районы хакимиятенең мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт һәм иҗтимагый берләшмәләр белән элемтә бүлеге җитәкчесе Елена Арефьева, Миякә район мәдәният сараеның “Нур” татар халык хатын-кызлар вокаль ансамбле җитәкчесе Гаяз Исмәгыйлов, журналист, “Роксана” радиосы дикторы Зәлия Ахунова бәяләде.
Чыгышлар йомгаклары буенча түбәндәге иҗат коллективлары татар мәдәниятенең зона фестивале лауреатлары булды.
“Халык вокалы” номинациясе: Туймазыдан “Родина” район мәдәният сараеның “Жидегән йолдыз” халык вокаль ансамбле – I дәрәҗә лауреат дипломы; Бишбүләк район мәдәният сараеның “Яран гөл” вокаль ансамбле – II дәрәҗә лауреат дипломы; Туймазы районы Кандракүл авылы мәдәният йортының “Ихлас” вокаль ансамбле – III дәрәҗә лауреат дипломы; Бишбүләк районы Елбулактамак авыл мәдәният йортының “Умырзая” фольклор коллективы – финалчы дипломы.
“Эстрада вокалы” номинациясе: Миякә район мәдәният сараеның “Нур” хатын-кызлар вокаль ансамбле – I дәрәҗә лауреат дипломы; Стәрлебаш район мәдәният сараеның вокаль дуэты Гөлфизә Хәйруллина һәм Рөстәм Галиев – II дәрәҗә лауреат дипломы.
“Фольклор” номинациясе: “Ак калфак” халык татар фольклор ансамбле – I дәрәҗә лауреат дипломы; Борай район мәдәният сареның “Наза” фольклор ансамбле – II дәрәҗә лауреат дипломы; Бишбүләк районы Яңа Бикташ мәдәният йортының “Мирас” фольклор ансамбле – III дәрәҗә лауреат дипломы.
“Инструменталь иҗат” номинациясе: Миякә районы Өршәк авылы мәдәният йортыннан Лилия Арсланова белән Сабир Фәйзуллин – I дәрәҗә лауреат дипломы; Бишбүләк районы Азнай авылы мәдәният йортының “Моң” баянчылар ансамбле – II дәрәҗә лауреат дипломы.
“Хореография” номинациясе: Федоровка район мәдәният сареның “Нәүруз” бию коллективы – I дәрәҗә лауреат дипломы; Бишбүләк районы Кунаккул мәдәният йортының “Жиңгиләр” бию ансамбле – II дәрәҗә лауреат дипломы.
“Декоратив-гамәли иҗат һәм халык кәсебе” номинациясе: Стәрлебаш авылы, Сәрия Галимова – I дәрәҗә лауреат дипломы; Миякә районының Канбәк авылы, Светлана Галимова – II дәрәҗә лауреат дипломы; Бишбүләк районының Дүсән авылы, Зоя Гайнетдинова – II дәрәҗә лауреат дипломы; Бишбүләк районының Кунаккул авылы, Риф Абзалов – III дәрәҗә лауреат дипломы; Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылы, Фәрит Инсапов – финалчы дипломы; Бишбүләк районының Ает авылы, Зөбәрҗәт Арсланова – финалчы дипломы.
Шулай ук Борайның “Наза” фольклор коллективы фестивальне оештыручыларның махсус призына лаек булды.
“Рух. Дәрт. Моң” дигән символик исем алган фестиваль тәмамланды, ул халкыбызның мәдәни мирасын кадерләп саклаучы талантлы кешеләргә бай булуыбызны тагын бер исбатлады. Татар мәдәнияте зона фестивалендә катнашучыларга, җиңүчеләргә бетмәс-төкәнмәс энергия, илһам, күтәренке күңел, уңышлар һәм яңа иҗади казанышлар телибез!
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН,
“Кызыл таң”ның бүлек мөдире.
Зүлия ТАКУТДИНОВА,
Бишбүләк районының мәдәният сарае методисты.