-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
1 апрель 2022, 09:25

“Халăх туслăхĕ – кĕнекер”

Бишбүләк үзәк район китапханәсе Башкортстан чувашларының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә колачлы эш алып бара.Бишбүләк авылындагы үзәк район китапханәсе, Башкортстанда яшәүче чуваш халкы белән эшләү буенча база учреждение буларак, республиканың 20 районы һәм 4 шәһәренә гамәли һәм методик ярдәм күрсәтә, чуваш халкы арасында милли китап белән эшләүнең иң нәтиҗәле формаларын һәм ысулларын таба.

“Халăх туслăхĕ – кĕнекер”
“Халăх туслăхĕ – кĕнекер”
Соңгы елларда чуваш халкы белән эшләүче Башкортстан китапханәләрендә онлайн-акция, онлайн-марафон, осталык дәресләре, флешмоблар, онлайн-конкурслар кебек формалар үсеш алды. Без­нең хезмәткәрләр визуаль мәдәният чараларын актив куллана, чуваш әдә­биятын пропагандалауга һәм китапларны рекламалауга юнәлтелгән үз видеопродукциясен ясый. Алар арасында электрон күргәзмәләр, презентацияләр, видеороликлар, буктрейлерлар бар. Без чыгарган барлык басмаларны, пособие­ләрне һәм методик киңәш­ләрне Башкортстан китапханәләренә җибәрәбез һәм шулай ук чуваш секторының социаль челтәрләрдәге төркеменә (https://­vk.com/club135962687) куябыз.

Данлыклы якташыбыз Фатих Кәрим һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай­ның чуваш телендә шигырьләр җыен­тыгы, Филипп Вуколов-Эрликның чувашчадан урыс теленә тәрҗемә ителгән “Телей шыракансем” (“Бәхет эзләүчеләр”) китабы басылды. Тәрҗемәләрне чуваш теле укытучысы Лия Архипова ясады.

2021 елда 7-18 яшьлек балалар өчен “Чувашча фильм төшерәбез” республика конкурсы игълан ителде. Аның шартлары буенча чуваш те­лендә видеоролик әзерләргә, аны социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк иде. “Яков Ухсайны укыйбыз” республика конкурсы узды.

Сектор Чуваш Республикасы Милли китапханәсе, Чуваш Республикасы һәм райо­­ныбыз Канашы, республиканың “Шуратал” әдәби берләшмәсе, Чуваш Рес­пуб­­ликасының “Чёваш херараме” гәзите, “Урал сасси” республика гәзите, райо­ныбызның “Светлый путь” гәзите белән тыгыз элемтә­дә эшли.

2021 елда Бишбүләк үзәк район китапханәсе төбәк Башлыгының Баш­корт­­станның дәүләт телләрен һәм республика халыкларының телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән субси­дияләр рәве­шендә грантлар бирүгә конкурсында “Яшь блогерның иҗат студиясен төзү” проекты белән җиңү яулады.

Проект ярдәмендә авыл китапха­нәсендә яңа юнәлеш – Башкортстан территория­сендә чуваш телен, әдәбия­тын, мәдәния­тен, традицияләрен пропагандалаучы блогерлык берләшмәсе барлыкка килде. Әлеге проект ярдәмендә үзәк китапханә каршында иҗади студия булдырылды, анда балалар гади һәм аңлаешлы формада традиция, йолалар, милли костюм тарихы турында чуваш телендә видеороликлар төшерә, ә аннары аларны социаль челтәрләрдә урнаштыра. Грант акчасына блогер өчен кирәкле җиһазлар: видеомонтаж, смартфон, штатив һәм боҗралы лампа, науш­никлар һәм микрофон функцияле компьютер сатып алынды.

Алынган акчалар исәбенә чуваш телендә барлык категория укучылар, шул исәптән балалар өчен, 36 данә әдәбият сатып алынды. Проект кысаларында эш танып-белү характерындагы чараларны үз эченә алды, анда балалар гади һәм аң­лаешлы формада традиция, йолалар, үз районнарының яисә авылла­рының тарихы турында чуваш телендә роликлар төшерде, аннары аларны социаль челтәр­ләрдә урнаштырды. Видеороликлар ап­рельдән октябрьгә кадәр төшерелде. Атна саен блог студиядә кат­нашучылар ясаган яңа роликлар белән тулыланды. Чуваш халкы­ның тра­дицияләре, мәдәнияте турында 100дән артык, шул исәптән “Чувашча өйрә­нәбез”, “Көлке минуты” рубрикасы өчен роликлар һәм чуваш телендә һава торышы турында кыска видеороликлар төшерелде. Социаль челтәрләрдә аларны 200 мең­нән артык кеше карады. Проектны оештыручылар чараның республика югарылыгына чыгуыннын канәгать.

Бишбүләк үзәкләштерелгән китапханә системасы тарафыннан оештырылган республикада яшәүче чуваш халкына хезмәт күрсәтү секторының 20 еллыгына багышланган “Китапханә һәм яңа заман чынбарлыгы: хәзерге шартларда чуваш халкына хезмәт күрсәтүдә инновацияләр” дигән төбәкара онлайн-семинар үткәрдек. Анда Бәләбәй, Шаран, Куергазы, Биш­бүләк районнары китапханәчеләре чуваш әдәбиятын тарату буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Сектор төзелгәннән бирле чуваш телен һәм мәдәниятен яратучыларның “Салампи” клубы эшли. 2012 елдан балалар һәм яшьләр өчен “Әбием сандыгы” клубы оештырылды. Әлеге клублар утырышларында чуваш шагыйрьләре һәм язучылары иҗатына багышланган, шулай ук “Уяв”, “Уллах”, “Вайа” кебек халык гореф-гадәт­ләренә, бәйрәмнәренә һәм йолаларына багышланган чаралар үткәрелә.

2021 елның декабрендә Чабаксарда Чуваш Республика балалар-яшүсмерләр китапханәсендә чуваш балалар кита­бының “Халăх туслăхĕĕ – кĕнекер” (“Халык дуслыгы китапта”) төбәкара бәйрәме узды. Анда Башкортстанда чуваш китапларын таныту буенча актив эш алып баручы чуваш халкы белән эшләү секторы үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Надежда ТАРАСОВА,
Бишбүләк үзәк район китапханәсенең чуваш халкы белән эшләү секторы мөдире.

Шул ук вакытта...
Район үзәк китапханәсе фонды 43413 данә тәшкил итә, шулардан башкорт телендә – 3334, татар телендә – 1933, чуваш телендә 1898 данә китап бар. Китапханәнең барлык бүлекләре дә компьютерлаштырылган, матди-техник базасы яхшы тәэмин ителгән.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: