+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
2 апрель 2022, 16:35

Нинди бәйрәм гөрли, дисәк, Ярмидә Нәүруз икән!

Чишмә районының Ярми авылында тарихны, борынгы йолаларны саклау, үстерү һәм киләсе буынга тапшыру буенча эшкә игътибар зур. Соңгы вакытта зурлап оештырылган чаралар шуңа ачык мисал. Борынгы бәйрәмнәрнең берсе Нәүруз дә биредә бик күңелле һәм оешканлык белән үтте.

Нинди бәйрәм гөрли, дисәк, Ярмидә Нәүруз икән!
Нинди бәйрәм гөрли, дисәк, Ярмидә Нәүруз икән!
Нәүруз – төрки халыкларның бик борынгыдан килгән кышны озату, язны каршы алу бәйрәме. Ул язгы көн һәм төн тигезләшкән көнгә туры килә һәм табигатьнең уянуын, яңаруын гәүдәләндерә. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә. Яз шушы бәйрәмнән соң үз хокукларына керә башлый. Бу көнне дә нәкъ шулай килеп чыкты: иртән көн бераз салкын булса, бәйрәм вакытында кояш барчасын җылы нурлары белән иркәли башлады. Җыелучыларның ихлас елмаюыннан, көчле алкышларыннан, уеннарда катнашуыннан тирә-як тагын да яктырып киткәндәй булды.
Нәүруз бәйрәмен зур әзерлек, шат күңел, сый-хөрмәт белән каршы алырга кирәк, шул чакта муллык һәм уңыш ел буена ташламас, дип ышанган борынгылар. Шуны истә тотып, ярмилеләр дә язга борынгы йола буенча, ныклы әзерлек белән керде.
Бәйрәмгә ике атна кала савытларга бодай һәм ясмык чәчкәннәр. Бу көнне яшел үсентеләр бәйрәм табынын бизәп, яз җитүенә, яңа тормыш башлануына ишарә бирде. Шулай ук мәдәният йорты, мәчет, авыл биләмәсе хакимияте биналары урнашкан авылның үзәк мәйданын да авыл уңганнарының кул эшләре, милли сөлгеләр белән бизәп, “Нәүруз мөбарәк булсын!” дигән сүзләр язып элгәннәр.
Авылны яңгыратып, бәйрәмгә чакырып, күңелле музыка уйнап торды. Нәүруз бәйрәменә киләсе кунакларга казанда пылау пешерелде. Аның тәмле исе дә бөтен авылга таралды. Авылның олысы-кечесе бәйрәм узасы мәйданчыкка ашкынып, шатланып-куанып җыелды.
Бәйрәмне ачып, җыелучыларны авыл биләмәсе башлыгы Хәнүр Исмәгыйлев сәламләде һәм язның һәр гаиләгә иминлек, ил-дөньяларга тынычлык алып килүен теләде. Шулай ук бәйрәмнең хуҗасы Нәүрузбикә дә җыелучыларны матур теләкләр әйтеп котлады.
Бәйрәм мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барды. Аларда балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә үзләренең көчен һәм җитезлеген сынап карый алды.
Уеннар уйнап арыганнан соң кунаклар бәйрәм табыны артына җыелды. Аларны милли ризыклар, кайнар чәй һәм тәмле пылау көтә иде. Бәйрәм табынын да мәдәният хезмәткәрләре авылдашлары ярдәме белән әзерләгән: һәркем үзе белән күчтәнәчләр алып килгән, ә шул ук авылда яшәүче Флүр Улямаев акчалата ярдәм күрсәткән.
Баш мәдәни чаралар оештыручы Гөлфия Сәрварова билгеләвенчә, бу һәм башка бик күп чараларны үткәрүдә аңа “Сәхнә дуслары” театр коллективы һәм “Җидегән чишмә” фольклор ансамбле зур ярдәм күрсәтә. Әлеге чараның кызыклы һәм оешкан төстә үтүе дә – әнә шул бердәм эшчәнлекнең нәтиҗәсе.
“Ак калфак” татар иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Люция Вафина һәм оешманың актив әгъзалары да, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп, мондый чараларның, тәү чиратта, борынгы йолаларны саклау, балаларга күрсәтү өчен үткәрелүен, икенчедән, авылдашларны берләштерүен, аралашу шатлыгы бүләк итүен, тормыш мәшәкатьләреннән азга гына булса да арындырып, ял итү мөмкинлеге бирүен билгеләп үттеләр.
Ә бәйрәм, чынлап та, бик матур килеп чыкты. Уен-көлкеле, җыр-моңлы, сый-нигъмәтле чарадан алынган дәрт, илһам, матурлык һәм яз сулышы хисләре анда катнашучыларның хәтерендә ел буе сакланыр әле.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Чишмә районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: