+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
4 апрель 2022, 11:20

Бишбүләктә “Хуш киләсең, нәүруз!” бәйрәмендә халык күңел ачты

Ел саен Бишбүләк районынының татар авыллары үзешчән сәнгать коллективлары катнашындагы язны каршылауга багышланган “Хуш киләсең, нәүруз!” дигән бәйрәм уздыру күркәм гадәткә әйләнде. Быел тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме Усак-Кичү авыл мәдәният йортында булды.

Бишбүләктә “Хуш киләсең, нәүруз!” бәйрәмендә халык күңел ачты
Бишбүләктә “Хуш киләсең, нәүруз!” бәйрәмендә халык күңел ачты

Бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. “Сөлгелләрдә - халкымның күңел бизәге” күргәзмәсе аеруча халыкны җәлеп итә. Күргәзмәдә Кыңгыр-Мәнәвез, Кунаккул, Ает, Кәрим, Елбулактамак, Дүсән, Яңа-Бикташ, Усак-Кичү авылларында яшәүчеләртарафыннан эшләнгән сөлгеләр тәкъдим ителде. Монда һәр сөлге кабатланмас һәм үзенчәлекле, һәр кул эшенә күпме күңел җылысы һәм мәхәббәт салынган! Күргәзмәдә тәкъдим ителгән иң борынгы сөлгеләр 1910-20 елларда тукылган.

“Яз иминлек, сәламәтлек, муллык, уңышлар алып килсен!” - дип, котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте Калинин авыл биләмәсе башлыгы Дарвин Йомагулов бәйрәмдә катнашучыларга. Бәйрәм белән килгән кунакларны Бишбүләк районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Вадим Булатов тәбрикләде.

Усак-Кичү авылы мәдәният йортының фольклор ансамблендә катнашучы малайлар һәм кызлар “Яз, яз, килә!” шигырьләрен сөйләде, Нәүрузбикәне чакырдылар. Аннан соң бәйрәмнең символик персонажлары – Нәүрузбикә һәм Кыш бабай осталыкта һәм кыюлыкта көч сынаштылар. Кыш бабай бирешергә теләмәде, тик көче кими барды, чөнки урамда җылы, язгы кояш. Шулай итеп, Нәүрузбикә җиңде.

Бишбүләк районының алты татар авылыннан үзешчән артистлар һәм ансамбльләр: Гөлнара Әфләтунова һәм Радик Мирзәхмәтов (Ает авылы), Гөлсинә Ишниязова (Бишбүләк авылы), Яңа Бикташ мәдәният йортының “Ихлас” вокаль ансамбле, Кунаккул авылы мәдәният йортының “Сандугач” вокаль ансамбле, Римма Фәрхетдинова, Зөлфия Яхина һәм Наҗия Харисова (Кыңгыр-Мәнәвез авылы), Усак-Кичү авылы мәдәният йортының “Хәзинә” фольклор ансамбле, Рузанна һәм Назгөл Хәбетдиновалар (Усак-Кичү авылы), Бишбүләк мәдәният йортының “Ак калфак” татар халык фольклор ансамбле чарага искиткеч ямь өстәде.

Бәйрәмдә “Тәмле кыстыбый - безнеңчә!” дип аталган кулинар ярыш узды. Бүген дә нәкъ менә кыстыбый татар милли кухнясында иң популяр ризык булып кала бит. Кыстыбый - туклыклы, тәмле һәм гаҗәеп гади ризык. Һәр татар кызы аны ничек тәмле итеп пешерү серен белә. Һәм менә кулинар мәйданчыкларда бик шәп осталар: Гөлчәчәк Булатова (Елбулактамак), Римма Хисамиева (Усак-Кичү), Ләйлә Баһаветдинова (Кунаккул), Альбина Зәкиева (Яңа-Бикташ), Гөләмзә Хәкимуллина (Ает) һәм Әлфия Инсапова (Кыңгыр- Мәнәвез) үзләренең тәмле кыстыбыйны әзерләүдә бөтен нечкәлекләрен оста итеп күрсәттеләр.

“Тәмле кыстыбый – безнеңчә” кулинар ярышы татар милли ашларының бай традицияләрен һәм һәр хатын-кызның мөһим сыйфатларын: кунакчыллык һәм киң күңеллелекне, үз халкының мәдәниятенә һәм тарихына ихтирамын күрсәтте. Хөрмәтле жюри фикеренчә, ярышта Альбина Зәкиева, Әлфия Инсапова һәм Римма Хисамиева иң яхшылар дип табылды.

Шаярусыз, уен-көлкесез нинди бәйрәм булсын! Теләгән һәркем, бигрәк тә балалар аркан тартышуда, кашыкка йомырка салып йөгерүдә, чүлмәк вату ярышларында катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да чәй һәм ботка белән сыйланды.

Фото: бижбулякскийдк.рф

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: