-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
7 апрель 2022, 19:10

“Әллүки” белән дуслык ныгый

Кырмыскалы районының Сахай урта мәктәбендә искиткеч җылы очрашу узды.

“Әллүки” белән дуслык ныгый
“Әллүки” белән дуслык ныгый

Пандемиядән соң мондый очрашуларны укучылар да, укытучылар да һәм без – журналистлар да бигрәк сагынганбыз икән.
Сахай урта мәктәбенең башлангыч звеносы 2018 елдан алып төзекләндерүдән соң күркәм төс алган аерым бинада белем ала. Биредә укучылар тырышып укысын һәм сәләтләрен үстерсен өчен барлык шартлар тудырылган. Үз эшләренең осталары Рәмзилә Баязит кызы Мөхәммәтова, Гөлнара Зыя кызы Баязитова, Нәзифә Наил кызы Сәгыйтова, Гөлнара Камил кызы Кадаева - бу изге һөнәргә дистәләгән ел гомерен багышлаган тәҗрибәле укытучылар. Аларның ярдәме белән укучылар төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, югары уңышларга ирешә, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, үзләренең сәләтләрен үстерә.
Әлеге очрашуда да укучылар уңышлары, киләчәккә планнары, нинди һөнәр сайларга теләүләре белән уртаклашты. Ә иң куандырганы – башлангыч сыйныф укучылары белән рәхәтләнеп татар телендә аралаштык. Әлбәттә, балаларның туган телендә сөйләшүе әти-әнидән башлана һәм укытучының ничек итеп белем бирүенә килеп тоташа. Татар теле дәресләре саны кимесә дә, мәктәптә балаларның үз телен өйрәнү мөмкинлеге бар. Бу бик сөенечле хәл. Әйткәндәй, “Әллүки” журналы белән дә балалар яхшы таныш. Узган елда аны урындагы мәчетнең имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Илтирәк авылы имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимов мәктәпкә бүләк итеп яздырганнар иде. Башлангыч сыйныф укытучылар аны дәресләрдә дә файдалана. Ә кайбер укучылар аны өйләренә дә алдыра икән. Беренче сыйныф укучысы Илназ Назыйров бу журналны балалар бакчасыннан ук укый һәм анда үткәрелгән төрле конкурсларда да даими катнашып килә.
Бүләккә алып килгән “Әллүки” журналларын да укучылар шатланып кабул итте һәм андагы кызыклы биремнәрне шунда ук мавыгып үтәргә дә тотындылар. Мондый очрашудан соң “Әллүки”нең дуслары тагын да артыр, дип ышанасы килә.
Сахай авылының “Ромашка” балалар бакчасына да ул алдагы яртыеллыкта килә башлаячак. Мондый мөмкинлекне аларга урындагы фермер Ирек Исламголов бүләк итте.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: