+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
8 апрель 2022, 10:10

Халык тарихы - фотосурәтләрдә

Уфа губернасы (әлеге Башкортстан) территориясендә яшәгән милләттәшләребезнең 1908 елда төшерелгән үзенчәлекле фотосурәтләрен күргәнегез бармы?

Халык тарихы - фотосурәтләрдә
Халык тарихы - фотосурәтләрдә
1908 елда урыс язучысы, тәрҗемәче, фотограф, географ һәм этнограф Михаил Антонович Круковский (1865-1936) Көньяк Урал буйлап сәяхәт итә, анда төбәктә гомер кичерүче татар, башкорт, урыс, нагайбәк, кыргыз-кайсакларның этнографик мәдәниятенең күптөрлелеге белән кызыксына. Моннан тыш, ул завод һәм казакларның тормышын өйрәнгән, төбәкнең матур урыннарына игътибар иткән.

Михаил Круковский Уфа һәм Ырынбур губерналарында гомер кичерүчеләрнең көнкүрешнең этнографик детальләрен, урындагы халыкның характерын һәм хис-кичерешләрен тасвирлаган. Ул төбәк кешеләренең, шәһәрләренең, авылларының, ландшафтының бүген дә фәнни кыйммәткә ия булган йөзләрчә фотографияләрен ясаган. Алар бүгенге көндә Кунсткамерада (Русия Фәннәр академиясенең Бөек Петр исемендәге антропология һәм этнография музее) саклана.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Витебск губернасының Режице шәһәрендә (әлеге Латвия) дөньяга килеп, Ташкентта (Үзбәкстан) вафат булган үзенчәлекле шәхес, “ирекле һөнәр иясе” Михаил Круковский гаиләсе белән 1916-18 елларда Уфа губернасының Бөре өязе Уса-Степановка авылында яшәгән.

Фото: kunstkamera.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: