-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
11 апрель 2022, 12:35

Азат Галиев - “Туган тел” конкурсының I дәрәҗә лауреаты

Бишбүләк тамашачысы яраткан, гаҗәеп матур тавышлы җырчы, талантлы үзешчән музыкант-баянчы Азат Галиев Дүртөйле шәһәрендә узган XIV “Туган тел” татар җырын башкаручылар республика ачык конкурсының I дәрәҗә лауреаты булды.

Азат Галиев - “Туган тел” конкурсының I дәрәҗә лауреаты
Азат Галиев - “Туган тел” конкурсының I дәрәҗә лауреаты

Исегезгә төшерәбез, "Туган тел" республика конкурсыике этапта узды (беренче этап - видеоязмалар буенча читтән торып) һәм 190 катнашучы арасында бары тик 16 конкурсант кына соңгы турга сайлап алынды. Алар арасында талантлы җырчы - Азат Галиев!

Конкурста чыгыш ясаучыларны З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев рәислегендә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, композитор, “Туган тел” конкурсы проекты авторы Алик Локманов, җырчы, композитор Илдар Халиков, Уфа сәнгать училищесының “Вокал сәнгате” белгечлеге буенча фән-цикл комиссиясе рәисе Римма Садыйкова, Республика халык иҗаты үзәгенең вокал-хор жанры буенча әйдәүче белгече, конкурс координаторы Наталья Кондакова составындагы мәртәбәле жюри бәяләде.

Фото: бижбулякскийдк.рф

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: