+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
15 апрель 2022, 10:30

Халык күңел ачты

Усак-Кичүдә — “Хуш киләсең, Нәүруз!” бәйрәме.Ел саен Бишбүләк районының татар авыллары үзешчән сәнгать коллективлары катнашлыгындагы язны каршылауга багышланган “Хуш киләсең, Нәүруз!” дигән бәйрәм уздыру күркәм гадәткә әйләнде. Быел тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме Усак-Кичү авыл мәдәният йортында булды.

Халык күңел ачты
Халык күңел ачты
Бәйрәмгә зур һәм төрле программа әзерләнгән иде. “Сөлге­ләрдә – халкымның күңел бизәге” күргәзмәсе халыкны аеруча җәлеп итә. Күргәз­мәдә Кыңгыр-Мәнәвез, Кунаккул, Ает, Кәрим, Елбулактамак, Дүсән, Яңа-Бикташ, Усак-Кичү авылларында яшәүчеләр эшләгән сөлгеләр тәкъдим ителде. Монда һәр сөлге кабатланмас һәм үзен­чәлекле, һәр кул эшенә күпме күңел җылысы һәм мәхәббәт салынган! Күргәзмәдә тәкъдим ителгән иң борынгы сөлгеләр 1910-20 елларда тукылган.

“Яз иминлек, сәламәтлек, муллык, уңышлар алып килсен!” - дип, котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте Калинин авыл биләмәсе башлыгы Дарвин Йомагулов бәйрәмдә катнашучыларга. Бәйрәм белән килгән кунакларны Бишбүләк районы хакимия­тенең эшләр идарә­чесе Вадим Булатов тәбрикләде.

Усак-Кичү авылы мәдәният йортының фольклор ансамблендә катнашучы малайлар һәм кызлар “Яз, яз килә!” шигырен сөйлә­де, Нәүрузбикәне чакырдылар. Аннан соң бәйрәмнең символик персонажлары – Нәүрузбикә һәм Кыш бабай осталыкта һәм кыюлыкта көч сынаштылар. Кыш бабай бирешергә теләмәде, тик көче кими барды, чөнки урамда җылы, язгы кояш. Шулай итеп, Нәүрузбикә җиңде.

Бишбүләк районының алты татар авылыннан үзешчән артистлар һәм ансамбльләр: Гөлнара Әфлә­тунова һәм Радик Мирзәхмәтов (Ает авылы), Гөлсинә Ишниязова (Бишбүләк авылы), Яңа Бикташ мәдәният йортының “Ихлас” вокаль ансамбле, Кунаккул авылы мәдә­ният йортының “Сандугач” вокаль ансамбле, Римма Фәрхет­динова, Зөлфия Яхина һәм Наҗия Харисова (Кыңгыр-Мәнәвез авылы), Усак-Кичү авылы мәдәният йорты­ның “Хәзинә” фольклор ансамбле, Рузанна һәм Назгөл Хәбетди­новалар (Усак-Кичү авылы), Биш­бүләк мәдәният йортының “Ак калфак” татар халык фольклор ансамбле чарага искиткеч ямь өстәде.

Бәйрәмдә “Тәмле кыстыбый – безнеңчә!” дип аталган кулинар ярыш узды. Бүген дә нәкъ менә кыстыбый татар милли кухнясында иң популяр ризык булып кала бит. Кыстыбый – туклыклы, тәмле һәм гаҗәеп гади ризык. Һәр татар кызы аны ничек тәмле итеп пешерү серен белә. Һәм менә кулинар мәйдан­чыкларда бик шәп осталар: Гөлчә­чәк Булатова (Елбулактамак), Римма Хисамиева (Усак-Кичү), Ләйлә Баһаветдинова (Кунаккул), Альбина Зәкиева (Яңа Бикташ), Гөләмзә Хәкимуллина (Ает) һәм Әлфия Инсапова (Кыңгыр-Мәнәвез) тәмле кыстыбыйны әзерләүдә бөтен нечкәлек­ләрен оста итеп күр­сәттеләр.

“Тәмле кыстыбый – безнеңчә” кулинар ярышы татар милли ашлары­ның бай традицияләрен һәм һәр хатын-кызның мөһим сыйфатларын: кунакчыллык һәм киң күңеллелекне, үз халкының мәдә­ния­тенә һәм тарихына ихтирамын күрсәтте. Хөрмәт­ле жюри фике­ренчә, ярышта Альбина Зәкиева, Әлфия Инсапова һәм Римма Хисамиева иң яхшылар дип табылды.

Шаярусыз, уен-көлкесез нинди бәйрәм булсын! Теләгән һәркем, бигрәк тә балалар аркан тартышуда, кашыкка йомырка салып йөгерүдә, чүлмәк вату ярышларында катнашты. Бәйрәмдә катна­шучыларның барысы да чәй һәм ботка белән сыйланды.

Зүлия ТАКУТДИНОВА,
Бишбүләк районы мәдәният сарае методисты.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: