+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
26 апрель 2022, 10:15

Бәдрүш Мокамай фронтта Тукай китабын үзе белән йөрткән

Бүген - бөек Габдулла Тукайның туган көне. Шушы уңайдан фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай китапханәсендәге Габдулла Тукай китабы язмышы турында язып үтәсем килә.

Бәдрүш Мокамай фронтта Тукай китабын үзе белән йөрткән
Бәдрүш Мокамай фронтта Тукай китабын үзе белән йөрткән

Бәдрүш Мокамай Баешта җидееллык мәктәптә укый, үзен зирәк укучы итеп таныта. Ул Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Һади Такташ шигырьләрен ятлый, сәхнәдән сөйли.

“Язсаң, язсаң, Тукай, Такташ кебек язарга кирәк! Мин Һади Такташның әсәрләрен бик яратам. Аеруча “Мокамай” шигырен. Такташ шигырьләрен яратканга күрә, үземә “Бәдрүш Мокамай” дигән язучылык кушаматын алдым”, - дип яза шагыйрь.

Фронтта Бәдрүш Мокамайның кыр сумкасында Байрон, Тукай, Такташ һәм Сәйфи Кудаш китаплары йөри. Ул аларны сугыш тынып торган вакытларда, кыска ял сәгатьләрендә укый һәм рухи азык ала. Бу турыда ул хатларында да яза.

Берничә ел дәвамында Дүртөйле районында туып-үскән журналист, фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай (тулы исеме Бәдретдин Мөхәммәтҗан улы Мөхәммәтҗанов) турында материаллар туплап, 2019 елда китап итеп бастырдым.

2016 елның язында Бәдрүш Мокамайның кызы Линария Батырова белән очрашу өчен берничә тапкыр Татарстанның Бөгелмә шәһәренә бардым. Линария Бәдретдин кызы әтисе турында тәфсилләп сөйләде, шагыйрьнең архивында сакланган фотоларын, хатларының күчермәсен алырга рөхсәт итте.

Хушлашканда Бәдрүш Мокамайның кызы шагыйрьнең “Линарияга хатлар” китабын һәм әтисенең китапханәсеннән Габдулла Тукайның 1938 елда латин хәрефләре белән нәшер ителгән “Сайланма әсәрләр”ен (җаваплы мөхәррире – Муса Җәлил) бүләк итте. Шагыйрь бу китапны яратып укыган, кайбер шигырьләрнең астына каләм белән сызып куйган.

–  Бу кыйммәтле китаплар әрәм булмасын, кешеләргә файда китерсен. Шуңа күрә дә бу кадерле әманәтләрне сезгә тапшырам, – диде Линария Бәдретдин кызы.

2020 елның мартында Дүртөйле районы үзәк китапханәсендә “Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай” дигән китабымның исем туе узды. Чарада Бәдрүш Мокамайның кызы Линария Батырова бүләк иткән Габдулла Тукай китабын Дүртөйле музеена тапшырдым.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: