Күптән түгел архивта гәзит төпләмәләре белән танышканда 1949 елның 1 октябрендә "Кызыл таң"да бу хакта басылган "Җылы очрашу" дигән мәкаләгә тап булдым.
Очрашуда, шулай ук, бөек татар җырчысы (тенор), ТАССР халык артисты, 1941-62 елларда Татар филармониясе солисты Рәшит Ваһапов, актер, Татарстан АССРның халык артисты М. Илдар (Мәҗит Илдар (Әбделмәҗит Хуҗи улы Абдюшев)), скрипкачы һәм төрле конструкцияле гармуннарда виртуоз уйнаучы, Татарстанның атказанган артисты Фәйзи Биккинин катнашканнар.
Тәрҗемәи хәленнән күренүенчә, 1949 елда Салих Сәйдәшев Урта Азия республикаларында, Уфа, Ырынбур шәһәрләрендә иҗади концертлар белән гастрольдә булган.
"Кызыл таң"да басылган "Җылы очрашу" дигән мәкаләдә гәзитебез хезмәткәре Кәлимулла Габитов болай дип яза:
"29 сентябрьдә "Кызыл таң" һәм "Кызыл Башкортстан" газеталары редакцияләре сотрудникларының Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Салих Сәйдәшев белән очрашуы булды. Очрашуда, шулай ук, Татарстанның халык артисты М. Илдар, Татарстан дәүләт филармониясе солисты Р. Ваһапов, гармоньчы Ф. Биккинин иптәшләр катнаштылар.
Салих Сәйдәшев, җыелышта катнашучыларны үзенең иҗат юлы белән таныштырып, болай диде:
- Миңа җиңел жанрларда музыка яза башлаудан катлаулы кантаталар язуга кадәр күтәрелү мөмкинлеген Совет хөкүмәте, Ленин-Сталин партиясе тудырдылар.
Дусларча, якыннан сөйләшүләрдән соң, композитор көйләреннән торган концерт булды. Концерт номерларын Татарстан дәүләт филармониясе солисты Рәшит Ваһапов, гармоньчы Фәйзи Биккинин иптәшләр башкардылар.
Бу концерт татар халкының формасы ягыннан милли, эчтәлеге белән социалистик культурасы үсешен чагылдырды. Тугандаш республиканың иҗат өлкәсендәге һәрбер казанышы безнең өчен дә шатлыклы вакыйга булып тора. Без Татарстанның музыкаль сәнгатенә яңа уңышлар һәм ул сәнгатьне үстерү өлкәсендә фидакарь рәвештә көрәшүчеләргә зур җиңүләр телибез".
Фото: Фәнүз Хәбибуллин