+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
3 июнь 2022, 15:25

Шагыйрь аларның дөньясын һәм телен белеп язды

Халык шагыйре, арабыздан вакытсыз киткән якташыбыз Роберт Миңнуллин сабыйлар һәм үсмерләр белән аларның үз телендә сөйләшә иде.

Шагыйрь аларның дөньясын һәм телен белеп яздыШагыйрь аларның дөньясын һәм телен белеп язды
Шагыйрь аларның дөньясын һәм телен белеп язды

Шуны да искә алып, олуг шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесенең исемен мәңгеләштерү максатында Татарстан Республикасының Министрлар кабинеты республиканың Мәдәният министрлыгы тәкъдимен тормышка ашырды һәм Республика балалар китапханәсенә Роберт Миңнуллин исемен бирде.

Хәзер ул "Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе" республика дәүләт бюджет учреждениесе дип атала.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим ага анда берничә ел эшләгәннән соң, үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә.

Әлеге төбәктән чыккан һәркем аның белән якташ булуына горурлана. Роберт абый "Кызыл таң"ның да иң якын дусты һәм абруйлы киңәшчесе иде. Без әлеге яңалыкка бик шатбыз!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас