+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
15 июнь 2022, 09:50

Бишбүләктә “Межань ознома” төбәкара мордва фольклор бәйрәме үтәчәк

“Традиция һәм гореф-гадәтләрне, кыйммәтле ядкарьләр кебек, сакларга һәм аларны буыннан-буынга тапшырырга кирәк. Халык гореф-гадәтләре яши икән, димәк, халык үзе дә исән”. Төбәкара мордва фольклор бәйрәме “Межань ознома” (“Ызанда гыйбадәт”) нәкъ менә шушы изге һәм мөһим максатларга юнәлтелгән, ул 17-18 июньдә Бишбүләк районының Каменка авылында узачак.

Бишбүләктә “Межань ознома” төбәкара мордва фольклор бәйрәме үтәчәкБишбүләктә “Межань ознома” төбәкара мордва фольклор бәйрәме үтәчәк
Бишбүләктә “Межань ознома” төбәкара мордва фольклор бәйрәме үтәчәк


“Межань ознома” - төбәкара мордва фольклор бәйрәме, Бишбүләк районының социаль үсешенә ярдәм итү хәйрия фондының, Бишбүләк Мәдәният сараеның һәм “Бишбүләк районы мордвалары Җыены-Промксы” иҗтимагый оешмасының уртак проекты, ул мәдәни башлангычларга ярдәм итү буенча Президент фонды ярдәме белән уздырыла. Проектның партнерлары – Башкортстан Мәдәният министрлыгы, “Башкортстанның Мордва милли-мәдәни үзәге” төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Бишбүләк районы хакимияте.

Фестиваль иң яхшы кеше сыйфатларын, чын халык, мордва характерын ачуга һәм саклауга, үсеп килүче буында социаль-этник һәм әхлакый нормаларны тәрбияләүдә, мәдәни идентификация мөмкинлекләрен күтәрүгә, этник ассимиляция куркынычын киметүгә, мордваның мәдәни кыйммәтләрен тергезүгә һәм саклауга юнәлтелгән.

Проект ике фестиваль көне дәвамында гамәлгә ашырылачак, анда күпсанлы катнашучыларны һәм тамашачыларны зур иҗади программа көтә: 17 июнь – “максоз тев» - традицион мордва чигүе буенча, “нюди” милли уен коралы ясау буенча осталык дәресе.
18 июнь - мордва фольклоры фестивале; “Цёмара-фест” - мордва милли кухнясы фестивале; “Кема ютко” - милли уеннар һәм ярышлар; “Невтнема ютко” - халык кәсепләре һәм кул эшләре күргәзмәсе; мордва костюмы һәм традицион мордва җыры буенча осталык дәресләре.

Фестиваль программасының хедлайнеры - Мордовия Республикасының Саранск шәһәреннән килгән “MEREMA” этнографик фольклор студиясе.

Кунакчыл Бишбүләк җире сезнең алдыгызда “Межань озном” фестивале кысаларында үз ишекләрен ачарга әзер. “Межань ознома” - ул масштаблы фольклор мәйданчыгы, анда һәр тамашачы фестивальдә традицион һөнәрләр белән таныша, милли йолаларда катнаша ала. Ә оста һәм талантлы һөнәрчеләр үз иҗатының иң яхшы үрнәкләрен күрсәтәчәк һәм барлык теләүчеләрне үз куллары белән матурлык тудырырга өйрәтәчәк.

Тулырак мәгълүмат белән Бишбүләк Мәдәният сарае сайтында http://бижбулякскийдк.рф/танышырга мөмкин.

Фото: бижбулякскийдк.рф

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас