+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
16 июнь 2022, 08:10

Русия Герое Дамир Йосыпов турында фильм төшерелә

Русия Герое, Мәскәү өлкәсендә двигателе сүнгән самолетны кукуруз басуына утырткан очучы, милләттәшебез Дамир Йосыпов бу вакыйгага бәйле фильм төшерелү турыңда социаль челтәрләрдә язды.

Русия Герое Дамир Йосыпов турында фильм төшереләРусия Герое Дамир Йосыпов турында фильм төшерелә
Русия Герое Дамир Йосыпов турында фильм төшерелә
Фильм төшерелә башланган инде, ул “На солнце, вдоль рядов кукурузы!” дип аталачак дигән мәгълүмат бар.

Картинаның режиссеры - Сарик Андреасян, ә Йосыпов - фильмның төп консультанты. Фильмда төп рольне актер Егор Бероев башкарачак. Дамир Йосыпов актер белән танышкан. Социаль челтәрләрдә аларның охшашлыклары турында билгеләп үтелә. Дамир Йосыповка да, Егор Бероевка да 44 яшь.

Президент Владимир Путин 2019 елның 22 ноябрендә “Урал авиалинияләре” пилотлары Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзинга Русия Героеның алтын медальләрен тапшырды. 2019 елның августында алар бортында 233 пассажир булган “Airbus А321” лайнерын Мәскәү өлкәсендә кукуруз басуына төшереп утыртты. Пилотларның батырлыгы аркасында барлык пассажирлар да исән калды.

Фото: vk.com/yusupov_damir

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас