+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
23 июнь , 19:20

“Җырлыйк әле!” төрле төбәкләрдәге милләттәшләребезне бергә җыйды!

Татар халкының нинди генә күркәм йолалары юк: кунак каршы алу, тула басу, арыш сугу, бал аерту, кич утыру, кыз ярәшү, килен төшерү, яңа туган сабыйга исем кушу... Боларның барысын да Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” этномузее биләмәсендә узган үзешчән фольклор коллективларының “Җырлыйк әле!” фестивалендә күрергә мөмкин булды.

“Җырлыйк әле!” төрле төбәкләрдәге милләттәшләребезне бергә җыйды!
“Җырлыйк әле!” төрле төбәкләрдәге милләттәшләребезне бергә җыйды!
Быел әлеге фестиваль кечкенә юбилеен – 5 еллыгын билгеләде. Бу еллар эчендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафинаның “Җырлыйк әле!” проекты зур популярлык яулады: анда катнашучы коллективларның саны елдан-ел артуга карап та шундый фикер йөртергә мөмкин.

Фестивальнең беренче көнендә республикабызның 16 иң яхшы үзешчән фольклор коллективы чыгыш ясаса, икенче көне төбәкара дәрәҗәсендә үтә. Менә бу юлы да бирегә Мәскәү шәһәре, Татарстан Республикасы, Самара, Ырынбур өлкәләреннән, Казахстаннан бик күп кунаклар килде.

Мәртәбәле жюри: Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, конгресс каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын- кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Люция Вафина, Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов бәйгедә катнашучыларның милли киемнәренә дә, йолаларның шул җирлектән алынуына да, кыскасы - һәрбер нечкәлеккә зур игътибар бирде.

Беренче көн нәтиҗәләре буенча Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан килгән “Ак калфак” фольклор коллективы Гран-При иясе булды һәм барлык коллектив әгъзаларына милли костюмнар тегү өчен Бөтендөнья татар конгрессыннан сертификат алуга иреште. Әйткәндәй, коллективның төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә уңыш яулавына гаҗәпләнәсе дә юк. Бу уңайдан ансамбль җитәкчесеннән дә бик уңган – Лилия Мусаеваның осталыгына, талантына, оештыру сәләтенә сокланмаган кеше калмагандыр. Үзенең коллективында ул аеруча зур хөрмәт казана.

Икенче көнне төрле елларда “Җырлыйк әле” фестивалендә Гран-при яулаган республикабызның иң яхшы фольклор ансамбльләре Мәскәү шәһәренең “Мәскәү мишәрләре”, Ырынбурның - “Ләйсән”, Самараның - “Мирас”, Татарстанның Сарман районыннан килгән “Чишмә”, Казахстанның Җаек шәһәреннән “Ялкын” иҗат коллективлары белән көч сынашты. Шулай да уңыш бу юлы ырынбурлыларга елмайды. Алар күрсәткән "Капка төбенә җыелу" йоласы үз эченә халкыбызның кул эшләрен дә, авыз иҗатын да, күңел ачу, тәрбияви чараларны да алган иде.

Әлбәттә, һәрбер бәйгедә бүләкләү – тагын бер дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе. Катнашучы һәм җиңүче дипломнарыннан тыш, халкыбызның күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау һәм киләсе буынга тапшыру буенча актив эш алып баручылар да лаеклы бүләкләрен алды: Бөтендөнья татар конгресыннан Рәхмәт хатлары, “Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медальләре тапшырылды. Әлеге фестивальнең даими алып баручылары Флорида Исмәгыйлева һәм Айрат Халиковка да чиксез рәхмәт сүзләре яңгырады. Гадәттәгечә, алар катнашучыларны дәртләндереп, бәйрәмне үзләренең җыр-моңнары белән бизәп, бәйрәмне югары дәрәҗәдә алып барды.

Шулай, ике көн дәвам иткән “Җырлыйк әле!” фестивале төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне бергә җыеп кына калмады, анда катнашучыларның һәммәсенә онытылмаслык тәэссоратлар, очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте, милләтебез өчен тагын да рухланып, ялкынланып яшәргә һәм эшләргә көч-дәрт өстәде.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас в