+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
27 июнь 2022, 14:45

Бишбүләк районының “Ак калфак” ансамбле - “Җырлыйк әле!” фестивале Гран-при иясе

Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” ачык һавадагы этнографик музей биләмәсендә шаулап-гөрләп узган “Җырлыйк әле!” фестиваль-бәйгесенә республикабызның һәм башка төбәкләрнең иң чагу, иң яхшы үзешчән коллективлары җыелды.

Бишбүләк районының “Ак калфак” ансамбле - “Җырлыйк әле!” фестивале Гран-при иясеБишбүләк районының “Ак калфак” ансамбле - “Җырлыйк әле!” фестивале Гран-при иясе
Бишбүләк районының “Ак калфак” ансамбле - “Җырлыйк әле!” фестивале Гран-при иясе
Ә бәйге булгач, аның җиңүчесе дә билгеләнергә тиеш. Бу юлы уңыш Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан килгән “Ак калфак” фольклор коллективына елмайды – алар Гран-при иясе булды һәм барлык коллектив әгъзаларына милли костюмнар тектерү өчен Бөтендөнья татар конгрессыннан сертификат алуга иреште.
“Ак калфак” – район, республика һәм төбәкара фестивальләре лауреаты һәм дипломанты. Үзләренең чыгышлары белән федераль сабантуйларны да бизиләр. Азнакайда узган төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халыкара фестивалендә дә район һәм республикабыз данын лаеклы яклаганнар. Әзер йолаларны гына сәхнәләштерми алар, авыллар буйлап фольклор материаллары җыялар, өйрәнәләр һәм үзләренең җирелегендәге йолаларны тергезү, киләсе буынга тапшыру буенча зур эш башкаралар.
“Җырлыйк әле!” фестивалендә “Чишмә бәрдертү” йоласын күрсәткән бу коллективның осталыгына, бердәмлегенә хәйран калырлык. Җитәкчесеннән дә уңган алар. Лилия Мусаеваны “баскан җиреннән ут чыгара”, “кар өстендә казан аса” дигән сүзләр белән төсмерләр идем мин. Коллектив әгъзалары да нәкъ шулай ди һәм мондый җиңүләргә аның осталыгы, тәҗрибәсе ярдәмендә ия булуларын яшермиләр.
Төрле буын, төрле һөнәр ияләреннән тупланган коллектив районда да зур абруй казана. Венера Шәрипова бу коллективка килүенә шатланып бетә алмый. Моңа кадәр ул урыс ансамбленә йөрсә, бер ел инде милли моңнарга уралып, барлык күңелен биреп шушы коллективта шөгыльләнә.
- Һәрвакыт аларның чыгышларын таң калып тыңлый идем. Безнең әти-әниләребезнең җырларын башкаралар. Лилия Марсель кызы чакыргач, бик шатландым. Күпләребез хаклы ялда булсак та, эшкә йөрегән кебек, ашкынып репетицияләргә җыелабыз, төрле чараларда зур теләк белән катнашабыз. Җитәкчебез дә, гармунчыбыз да – осталарның остасы, аларга бик рәхмәтлебез, - ди мәгариф ветераны Венера Мулланур кызы.
Ә менә Альмира Әхмәтова әлегә декрет ялында булса да, коллективыннан аерылганы юк. Бу бәйгегә ул, алдан җиңәчәкләрен сизгән кебек, хәтта кечкенә сабыен калдырып килгән.
Лилия Мусаева билгеләвенчә, бу чараны алар бик түземсезләнеп көткән һәм ныклы әзерлек белән килгән. Шуңа тәэссоратлары да әйтеп бетергесез. Күп нәрсәгә өйрәндек, үзебезне дә лаеклы күрсәттек, ди алар горурлык хисе белән.
“Җырлыйк әле!” фестиваленең җиңүчеләре буларак, бишбүләклеләр август ахырында Казан шәһәрендә узачак Бөтенрусия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестиваленә чакыру алды. Анда да безнең республика данын лаеклы якларлар, дип өметләнәбез һәм бары тик уңышлар гына теләп калабыз!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас