+23 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Милләт
28 Июня 2022, 13:30

Кунак ашы – кара-каршы

Берничә ел элек Туймазы районының Үрмәкәй авылы “Асылъяр” фольклор коллективы Казахстан якларында – бөек Тукаебызның 12 ел гомере узган урыннарда булып кайткан иде. Кунак ашы – кара-каршы, диләр бездә. Менә шушы көннәрдә Җаек шәһәренең “Ялкын” иҗади коллективы милләттәшләребез белән дуслык күперләрен ныгыту һәм “Җырлыйк әле!” фестивалендә катнашу өчен Туймазы җиренә кунакка килде.

Кунак ашы – кара-каршыКунак ашы – кара-каршы
Кунак ашы – кара-каршы
Казахстанлыларны, безнең халыкка хас булган кунакчыллык күрсәтеп, борынгы йола буенча каршы алдылар. Ике көн дәвамында кунаклар Туймазы районының бик күп истәлекле урыннарында: музейларда, татар дәүләт драма театрында, "Төмәнәк" татар тарихи-мәдәни үзәгендә булдылар, шулай ук “Бабай утары”нда узган “Җырлыйк әле!” фестивалендә катнаштылар.
Фестиваль кунаклар күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырды. Казахстанның татар мәдәни үзәге җитәкчесе Флюра Миникәева билгеләвенчә, Башкортстанда һәм төрле төбәкләрдә яшәүче милләтәшләребезнең чыгышларын алар зур горурлык хисе белән карап утырды. Үзләре дә бик күркәм күренеш тәкъдим итте: Габдулла Тукайның Җаекта узган чорын, аннан китүен бик матур итеп күрсәттеләр. Казахстанда яшәүләренә карамастан, татар телен саклау буенча зур эш башкаралар. 15 ел элек Тукай музее булдырганнар, бүгенге көндә анда атнасына ике тапкыр балалар өчен татар теле дәресләре үткәрелә. Татарстан Республкасы белән дә ныклы элемтә булдырылган, балаларын андагы лагерьларга җибәрәләр. Шул ук вакытта Җаек шәһәрендә генә түгел, Казахстанның башка төбәкләрендә дә татар оешмалары актив эшчәнлек алып бара.
“Асылъяр” белән дә ныклы дуслык җепләре бәйли. Фольклор коллективы җитәкчесе Тәслимә Муса кызы Абдурахманова билгеләвенчә, тәү тапкыр Казахстан якларына алар милләттәшләребезгә зур чарага әзерләнүдә ярдәм күрсәтү йөзеннән бара. Ә икенче тапкыр “Асылъяр”лар анда ике сәгатьлек программа белән чыгыш ясый: татар халкының күркәм йолаларын сәхнәләштереп күрсәтә һәм борынгы җырларны башкара. Бу тамашаны казахстанлылар бик җылы кабул итә. Ә “Асылъяр” фольклор ансамбленең йолалары, чынлап та, бик үзенчәлекле. Менә “Җырлыйк әле!” фестивалендә дә алар “Таң суы алу” йоласын күрсәтте.
Ансамбльнең репертуарында “Кот кою”, “Килен сөю”, “Кар суына бару” кебек йолалар да бар, аларның барысы да үзләре яшәгән җирлектән алынган. Йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәнү, халыкка җиткеү эшендә җитәкчегә үзе кебек милләт өчен янып-көеп яшәгән авылдашлары ярдәм итә. Коллективлары да бик бердәм, төрле буын вәкилләрен берләштерә. Фәимә апа Әхмәтҗановага 85 яшь булса, мәктәп укучылары да бу коллективта зур теләк белән шөгыльләнә.
Ансамбль җитәкчесе Тәслимә Муса кызы гомере буе мәгариф өлкәсендә эшләгән, шәһәр гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укыткан. Хаклы ялга чыккач, туган авылында шундый ансамбль оештырып җибәрә, ә бүген алар төрле дәрәҗәдәге чараларда катнаша, бәйрәмнәрне үзләренең чыгышлары белән бизи, ә иң мөһиме - халкыбызның күркәм йолаларын яшь буынга тапшыру буенча бик әһәмиятле эш башкара.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас