+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
2 июль 2022, 09:25

“Җырлыйк әле!” араларны тагын да якынайтты

Шушы көннәрдә шаулап-гөрләп узган “Җырлыйк әле” фестиваль бәйгесе илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезне Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” ачык һава астындагы этномузей комплексына җыйды. Быел бишенче тапкыр оештырылган бу күркәм һәм зур чарада Башкортстанның иң яхшы фольклор ансамбльләреннән тыш, Татарстан, Казахстан республикалары, Мәскәү шәһәре, Самара, Ырынбур өлкәләренең иҗади коллективлары да катнашты.

“Җырлыйк әле!” араларны тагын да якынайтты“Җырлыйк әле!” араларны тагын да якынайтты
“Җырлыйк әле!” араларны тагын да якынайтты

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырылган һәм татар халкының үзенчәлекле гореф-гадәтләре, йолалары, туган телгә, бай мәдәниятебезгә булган олы ихтирам чагылыш тапкан бу фестивальдә милләтебезгә хас булган чаялык, уңганлык, юмартлык, кунакчыллык, эшсөярлек, бердәмлек кебек бик күп күркәм сыйфатлар ачылып, тагын да көчәеп китте. Фольклор ансамбльләрнең ныклы әзерлек белән килүләре, оста итеп чыгыш ясаулары, һәр төбәкнең үзенчәлекле йолаларын чагылдырган тамашаларны ихлас караулары, алкышларга күмүләре, бәйгедән соң бергәләп “Түгәрәк уен”да  катнашулары – барысы-барысы да шуның ачык дәлиле.

Әлеге фестиваль менә инде икенче ел төбәкара статусында уздырыла. Татар милләтенең брендына әверелгән бу бәйрәмдә катнашучылар саны да елдан-ел арта.  Чараның икенче көнендә бәйрәмгә ерак араларны якын итеп килгән башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә кушылды һәм чагу чыгышлары белән сөендерде.

Шулай, Татарстанның Сарман районы “Чишмә” фольклор ансамбле 5 ел элек кенә барлыкка килүенә карамастан, бик күп дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып, уңышларга ирешергә өлгергән. “Җырлыйк әле!” фестиваленә алар узган елда ук чакырулы булган. Кызганычка каршы, пандемия сәбәпле, мөмкинлек чыкмаган. Шуңа быел алар бик зур әзерлек белән “Бүләк багу” күренешен тәкъдим иттеләр. Татар милли көйләрен, авыз иҗатын яшьләргә җиткерү буенча зур эш башкара бу коллектив. Киемнәрен дә үзләре тегә, ә алъяпкычларны Илүзә Фәррахова чигеп, милли бизәкләргә күмгән.

 “Мәскәү мишәрләре” ансамбленең чыгышы да үзенчәлекле булды. Өч кешедән генә торган бу коллектив килгән кунакларны җәлеп итеп, “Туй йоласы” күрсәтте. Импровизация булуга карамастан, бик уңышлы килеп чыкты ул. Әлбәттә, тәҗрибә һәм осталык үзенекен итте. Һәрберсе Мәскәү шәһәрендәге “Татар мәдәният йорты”нда  эшләп, яшьләрне милли рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Шулай, Рушан Локманов баянчылар түгәргенә җитәкчелек итә, балалар белән дә шөгыльләнә. Зәйнәп Сөләйманова – “Татар моңнары”, Рафикъ Вәлитов “Мәскәү егетләре” ансамбльләре җитәкчеләре, шулай ук Илдар Шиһапов җитәкчелегендәге “Тальян” җыр театры солистлары да. Тумышлары белән алар Түбәнге Новгород өлкәсеннән. Йолага кушып, үзләренең якларына хас булган такмакларны да алып килгәннәр иде.

Самара өлкәсенең “Мирас” ансамбле дә бу чарада беренче тапкыр катнашты. Өч дистә еллык тарихы булган иҗади коллектив оешкан чорда “Чишмә” исемен йөртә, 2014 елда ул әлеге исеме астында эшчәнлеген дәвам итә. Шулай ук ансамбльнең балалар төркеме дә бар, киләчәк буынга татарларның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен җиткерүне үзләренең төп бурычы дип исәпли алар. Ә бу көнне “Киез кату” йоласын күрсәттеләр.

Ә уңыш Ырынбур өлкәсенең “Ләйсән” фольклор ансамбленә елмайды. Алар күрсәткән капка төбенә җыелу йоласы үз эченә халкыбызның кул эшләрен дә, авыз иҗатын да, күңел ачу, тәрбияви чараларны да алган иде. 

Бишенче тапкыр Фәнир Галимовның “Бабай утары”нда оештырылган бу фестиваль төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезне якынайтты, дуслык күперен ныгытты, мөнәсәбәтләрен тагын да җылырак хисләр белән тулыландырды. Шуңа да очрашу, танышу, аралашу шатлыгы, күңелле мизгелләр, онытылмас тәэссоратлар бүләк иткән бу фестиваль һәркемнең күңелендә озак сакланачак әле.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас