

Татар халкының нинди генә күркәм йолалары юк: кунак каршы алу, тула басу, арыш сугу, бал аерту, кич утыру, кыз ярәшү, килен төшерү, яңа туган сабыйга исем кушу... Боларның барысын да Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” ачык һавадагы этномузей комплексы биләмәсендә узган үзешчән фольклор коллективларының “Җырлыйк әле!” фестиваль-бәйгесендә күрергә мөмкин булды.
“Безгә – 5 ел!”
Быел әлеге фестиваль кечкенә юбилеен – 5 еллыгын билгеләде. Бу еллар эчендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Люция Ябир кызы Вафинаның “Җырлыйк әле!” проекты зур популярлык яулады: анда катнашучы коллективларның елдан-ел артуына карап та шундый фикер йөртергә мөмкин. Телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны өйрәнү, саклау һәм киләсе буынга тапшыру максатын күз уңында тоткан фестивальнең татар дөньясында аерым бер урыны бар. Бу — үзенчәлекле һәм уңышлы проектларның берсе. Һәр коллектив бирегә килеп чыгыш ясар алдыннан күпме әзерлек эшләре башкарган: үз җирлекләрендәге халык авыз иҗатын өйрәнгән, туплаган, ә бу көнне алар ата-бабаларыбыздан калган йолаларны сәхнә теле аша тәкъдим итте. Әлеге проектның әһәмияте дә бәһалап бетергесез. Чөнки без бүгенге көнебез турында гына түгел, киләчәгебезне дә уйларга тиеш. Әлбәттә, фольклор коллективларның күбесен олы яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Әмма быел жюри әгъзалары да, башкалар да шуңа игътибар итте: ансамбльләр яшьләр белән тулыланган. Анда җитмештән артык бала да катнашты. Бу инде киләчәк буын шушы мохиттә булып, үз күзләре белән күреп, өйрәнеп, әби-апаларының мирасын дәвам итүчеләр булып, шуны күңелләренә сеңдереп үсәр дигән өмет уята. Әлеге проектның тагын бер мөһим бурычы да бит ул: буыннар чылбырын өзми һәм заман шаукымына бирешмичә, милләтебез киләчәге хакына эшне дәвам итү. Үзенең чыгышында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та шуларны билгеләп үтте.
Йолаларда – рухи тәрбия
Фестивальнең беренче көнендә республикабызның 16 иң яхшы үзешчән фольклор коллективы чыгыш ясады. Традиция буенча, бәйрәм республикабызның төрле районнарыннан килгән иҗат коллективлары парады белән башланып китте. Мондый күренешкә кем генә сокланмас?! Тукаебызның: “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” дигән канатлы сүзләре нәкъ менә монда чагылыш тапкандай булды.
Милләтебезнең онытылып барган гореф-гадәтләрен, йолаларын, халык җырларын “сандык төпләреннән” эзләп табып, өйрәнеп, халыкка җиткерү һәм киләсе буынга тапшыру нияте белән янып-көеп эшләгән үзешчән коллективларның һәркайсының чыгышы үзенчәлекле булды. Кадрия Идрисова билгеләвенчә, әгәр дә фольклорны өйрәнеп, гореф-гадәтләребезне кайтарсак, картлыгыбызны балда-майда йөзгән әти-әниләр булып каршы алачакбыз. Әлеге чыгышларны тамаша кылганнан соң, чынлап та шулай булачагына шик калмады. Шуңа бәйрәмнең төп өлешен башлап җибәрү өчен сүз нәкъ балаларга бирелде. Уфа шәһәренең 115нче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре бу чарада беренче тапкыр гына чыгыш ясамый. Бу юлы Сәлимә Җиһангирова җитәкчелегендәге “Ләйсән” төркеме “Чолыкчылык” йоласын тәкъдим итте.
Бәләбәй шәһәренең Галия Әхмәтшина җитәкчелегендәге “Ак калфак” фольклор ансамбле күрсәткән “Кичке уен”да да бик күп сәләтле, туган телләрен яхшы белгән балалар катнашты. Буыннар бәйләнешенең шулкадәр ныклы һәм моның ничек мөһим булуын һәркемгә җиткерергә тырыштылар. Әнә бит авылның иң өлкән гармунчы карты яшьләрнең кичке уенын бизәде. Ияреп килгән балаларга да борынгы уеннарны уйнаттылар.
Бүздәк районының Таулар авылында ике дистә ел дәвамында уңышлы эшләп килүче “Мирас” ансамбле “халык” исемен йөртә. Әлфия Газизова җитәкчелегендәге коллективның үз музее да бар икән. Ә бәйгедә алар үзләренең якларындагы күркәм йолаларның берсе – “Сабый ризыкландыру” күренешен күрсәтте. Бала тугач та башкарыла торган бик күп эшләрне алар шулкадәр матур, аңлаешлы итеп җиткерә алды, булачак ата-аналарга бик күп нәсыйхәтләр дә яңгырады.
Чишмә районының Ярми авылыннан килгән “Җидегән чишмә” фольклор ансамбле “Иген уру” йоласын күрсәтү өчен бик күп әзерлек эшләре башкарган. Декорацияләр, киемнәренә һәм башкару осталыгына карап та, шуны әйтергә мөмкин. Фольклор күренешкә “Өммегөлсем”, “Уракчы кыз”, “Балтырган” җырлары да ямь өстәде.
2012 елда ук оешкан Балтач районының “Иман юлы” ансамбле — абруйлы һәм зур коллективларның берсе. Аларның чыгышында яңа туган баланы мунча кертү, корбан чалу, исем кушу, сөннәткә утырту кебек йолалар чагылыш тапты.
Чакмагыш районының Митрәй-әюп авылы үзешчәннәрен берләштергән “Яшь йөрәкләр” ансамбле 2015 елда ук оешкан. Резида Нигъманова җитәкчелегендәге коллектив урак өстен күрсәтте. Халкыбыз тырышып эшләгән дә, шул ук вакытта күңелле ял да итә белгән.
Тәнзилә һәм Рәис Ханнановлар җитәкчелегендәге “Ярмәкәй егетләре һәм кызлары” коллективының үзенчәлеген залда утыручылар сизми калмагандыр – биредә 10 гармунчы! Ә сабантуйлар элек-электән әнә шул гармун моңнарына күмелеп үткән бит.
Фестивальдә Туймазы райо-нының берничә иҗат коллективы катнашты. Равия Фәрхитова җитәкчелегендәге “Туймазы мәрҗәннәре” – “Бала авызлау”, Үрмәкәйнең “Асылъяр”ы – “Таң суы алу”, Кандраның Зимфира Әхмәдиева җитәкчелегендәге “Хәзинә” ветераннар ансамбле – “Кодалар төшерү”, Бишкурай авылының Лида Закирова кулы астында шөгыльләнүче “Янгүзәл” ансамбле “Арыш сугу” йолаларын тәкъдим итте.
Бакалы районының Иске Катай авылыннан килгән “Умырзая” ансамблендә өлкәннәр белән балалар да чыгыш ясый. Данияр Заһировка 12 яшь кенә булуга карамастан, осталыгына сокланырлык кына.
Салават шәһәренең “Энҗеләр”е узган елда гына оешуга карамастан, мондый күркәм чараларга зур теләк белән кушыла.
Безнең халык борын-борыннан умартачылык белән шөгыльләнгән. Балны хәзер заманча корылмалар ярдәмендә аертсалар да, барлык йолаларын үтәп башкаралар. Шаран районының Күгәрчен-Бүләк авылы “Ихлас” ансамбле нәкъ шундый тамаша әзерләгән иде.
Мидхәт Әбделманов җитәкчелегендә Уфа шәһәрендә уңышлы эшләп килүче “Милли аваз” ансамбле күпләргә яхшы таныш. Агымдагы елда “халык” исемен алган коллектив әлеге фестивальнең чагу бизәге булды. Бу юлы алар халкыбызның күркәм йоласын — “Кыз ярәшү” күренешен тәкъдим итте.
Иң-иңнәрне сайлау җиңелдән булмады
Мәртәбәле жюри: Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар-хатын кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Люция Вафина, Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов, рәссам, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәкил Шәй-хетдинов алдында бик катлаулы сайлау эше булды: бәйгедә катнашучыларның милли киемнәренә дә, йолаларның шул җирлектән алынуына да, кыскасы, һәрбер нечкәлеккә зур игътибар бирелде. Беренче көн нәтиҗәләре буенча өченче урынны Чишмә районының “Җидегән чишмә” һәм Бәләбәйнең “Ак калфак” ансамбльләре бүлеште. Икенче урында — “Туймазы мәрҗәннәре”. Беренче урынга Бүздәк районының “Мирас” ансамбле чыкты. Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан килгән “Ак калфак” фольклор коллективы Гран-при иясе булды һәм барлык коллектив әгъзаларына милли костюмнар тегү өчен Бөтендөнья татар конгрессыннан сертификат алуга иреште.
Әлеге бәйгедә “Чишмә бәрдертү” йоласын күрсәткән бу коллективның осталыгына, бердәмлегенә хәйран калырлык. Җитәкчесеннән дә уңган алар. Лилия Мусаеваны “баскан җирендә ут чыгара”, “кар өстендә казан аса” дигән сүзләр белән төсмерләр идем мин. Коллектив әгъзалары да нәкъ шулай ди.
Ерак араларны якын итеп...
Икенче көнендә төрле елларда “Җырлыйк әле” фестивалендә Гран-при яулаучы республикабызның иң яхшы фольклор ансамбльләре Мәскәү шәһәренең — “Мәскәү мишәрләре”, Ырынбурның — “Ләйсән”, Самараның — “Мирас”, Татарстанның Сарман районыннан килгән “Чишмә”, Казахстанның Җаек шәһәреннән “Ялкын”иҗат коллективлары белән көч сынашты.
Шулай да, уңыш бу юлы ырынбурлыларга елмайды. Алар күрсәткән капка төбенә җыелу йоласы үз эченә халкыбызның кул эшләрен дә, авыз иҗатын да, күңел ачу, тәрбияви чараларны да алган иде.
Дулкынландыргыч мизгелләр
Әлбәттә, һәр бәйгедә бүләкләү тантанасы – иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе. Катнашучы һәм җиңүче дипломнарыннан, кыйммәтле бүләкләрдән тыш, халкыбызның күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау һәм киләсе буынга тапшыру буенча актив эш алып баручылар да лаеклы бәһа алды: Бөтендөнья татар конгрессыннан Рәхмәт хатлары, “Татар халкына күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медальләре тапшырылды. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Башкортстандагы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган һәм гүзәл затларыбыз арасында кул эшләре осталарын ачыклау максатын куйган “Гүзәлләр тудырган гүзәллек” бәйгесендә җиңүчеләр дә сәхнә түренә чыкты. Зимфира Әхмәдиева, Рәсимә Шәйдуллинаның күргәзмәләре бик бай иде, аларның кул эшләре дә иң яхшылары дип танылды.
Рәхмәттән башка сүз юк
“Җырлыйк әле!” фестивален уздыру өчен Фәнир Галимовның “Бабай утары” юкка гына сайланмаган: милләттәшләребезне бергә җыю, берләштерү, милли горурлык хисләре уятучы изге урыннарның берсе ул. Менә бу көннәрдә дә этноавыл чагу киемнәрдәге милләттәшләребездән аллы-гөлле чәчәкле болынны хәтерләтеп, тагын да ямьләнеп, җанланып китте. Әлеге фестивальнең даими һәм алыштыргысыз алып баручылары — Флорида Исмәгыйлева һәм Айрат Халиков, гадәттәгечә, катнашучыларны дәртләндереп, бәйрәмне үзләренең җыр-моңнары белән бизәде. Фестиваль барган көннәрдә дә, аннан соң да оештыручыларга: “Ак калфак”ның Башкортстандагы төбәк бүлекчәсенә, проектның җитәкчесе Люция Вафинага һәм милләтебез үсеше өчен зур көч салучы, бар яклап ярдәм күрсәтүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт сүзләре яңгырады. Чөнки “Җырлыйк әле” фестивале төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне бергә җыеп кына калмады, анда катнашучыларның һәммәсенә онытылмас тәэссоратлар, очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте, милләтебез өчен тагын да рухланып, ялкынланып яшәргә һәм эшләргә көч-дәрт өстәде.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.