Бөтендөнья татар конгрессы каршында Кадрия Идрисова җитәкчелегендә эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Мамадыш районы бүлекчәсе һәм район хакимияте тарафыннан оештырылган ике көнлек күчмә утырышка 6 ерак һәм якын чит илдән, Русиянең 40 төбәгеннән һәм Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан 150гә якын хатын-кызлар хәрәкәте активистлары җыелды.
Бик күркәм итеп, якты йөз, тәмле сүз, сый-хөрмәт белән каршы алды мамадышлылар кунакларны. Бу чарага ныклы әзерлек белән килүләре дә һәр нәрсәдә чагыла иде, шуңа бик югары дәрәҗәдә үтте ул. Анда катнашучыларның һәрберсенең ихлас рәхмәт сүзләре, күргәннәрдән алынган хис-тойгылары, кичерешләрен гади сүзләр белән генә аңлатып та китеп булмый. Шул ук вакытта бай тәҗрибә үзләштерү, уртаклашу мәйданчыгына әверелде ул: бихисап тарихи урыннарда булып, бай мәгълүмат туплау, андагы тәҗрибәне өйрәнеп, алга таба үзебезнең җирлекләрдә ничек эшләргә кирәклеген күреп өйрәнү, эшчәнлегебезне камилләштерү мөмкинлеге бирде.
Ике көнлек сәфәрнең программасы да бик бай һәм эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Шундый матур чараны бозмыйм әле, дип, явып торган яңгыр да туктап, күккә кояшны чыгарды. Әмма милләт өчен янып-көеп эшләүчеләрне һава торышы һич куркытмас иде. Шулай күтәренеке күңел белән монда яшәүчеләрнең көнкүреше, йолалары, гореф-гадәтләре белән танышу өчен сәфәребезне башлап җибәрдек. “Яруллиннар туган җир бездә, тик бездә!” генә дигән чарада катнашу чикләрендә Сон авылларына юлландык. Урман-тауларга, чишмәләргә бай төбәк бу. Шул ук вакытта монда туып-үскән бөек шәхесләргә нинди зур игътибар бирелүенә сокланмый мөмкин түгел. Бөек шәхесләрен данлаган милләт үзе дә бөек булыр, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Биредә моны яхшы беләләр. Татар дөньясының күренекле әһелләрен: беренче татар кыллы оркестрын оештыручы Заһидулла Яруллин, татар классик балетына нигез салучы композитор Фәрит Яруллин, татар музыкасында беренче оратория авторы Мирсәет Ярулиннга гомер бүләк иткән төбәк бит бу. Яруллиннарның истәлегенә бу көнне аларның төп нигезендә сквер ачу тантанасы узды. Якында гына урнашкан бу гаиләнең йорт-музеенда да бик бай мәгълүмат тупланган.
Чишмәләрдә – авыл яме. Кече Сон авылына бигрәк туры килә ул. Чылтырап аккан, төзекләндерелгән чишмәләр көннән-көн арта. Бу көнне кунаклар катнашлыгында шуларның тагын берсенә яңа сулыш өрелде. Әлбәттә, мондый вакыйгаларны безнең халык зурлап бәйрәм итәргә күнеккән. Менә бу көнне дә чишмә буенда гармун көйләре, җыр-моң яңгырап торды, авылның уңганнары үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте, кунакларны үлән чәйләре һәм милли ризыклар белән сыйлады. Кече Сон авылында узган чараларда кунаклар белән бергә якын-тирә авылларның олысы-кечесе катнашуы да нинди зур әһәмияткә ия булуын күрсәтте. Мәдәният учагында да тормыш кайный. Гармун моңнарын ишетеп, шунда тартылдык.
Кирмән җыены – бу якларда гына түгел, хәзер инде башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә яратып өлгергән иң зур чараларның берсе. "Ак калфак" оешмасының Розалия Ибраһимова җитәкчелегендәге Мамадыш районы бүлекчәсе әгъзалары, музей хезмәткәрләре, урындагы халык Сөембикә-ханбикә белән бәйле бу тарихи урыннарны, андагы чишмәләрне тергезүгә зур көч сала. Аларның изге ниятен район хакимияте дә хуплап, ныклы ярдәм күрсәтә. 2019 елдан башлап биредә милләтебезнең үткәнен күрсәтә, татар халкын күтәрә торган “Кирмән җыены” үткәрелеп килә. Бик эчтәлекле чара чикләрендә мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән үткәннәргә сәяхәт кылырга, күркәм концерт прораммасы карарга, төрле төбәкләрдән килгән милләттәшләребезнең уй-кичерешләрен тыңларга, һөнәр осталарының кул эшләре белән танышырга, алар үткәргән осталык дәресләрендә катнашырга, милли ризыклар белән сыйланырга мөмкин булды. Шулай ук күркәм йола буенча, биредә Кирмәнчек шәһәрен саклауга үз гомерләрен аямый көрәшүчеләр рухына, бүгенге тормышыбыз имин, илләребез тыныч булуын теләп дога кылу да – күркәм күренешләрнең берсе булды.
Икенче көнебездә Мамадыш урамнары буйлап үтеп, истәлекле урыннар белән таныштык. Мәдәният йорты алдында биредә яшәүче милләтләрнең дуслыгын, татулыгын, бердәмлеген чагылдырган “Биш милләт” программасы тәкъдим ителде. Районда яшәүчеләрнең 70 проценттан артыгын татарлар тәшкил итә, шулай ук урыслар, марилар, удмуртлар һәм башка милләтләр биредә кулга-кул тотынып яши һәм эшли. Мамадышның 3нче санлы татар мәктәбе, “Миләшкәй” балалар бакчасында да кунакларны милли рухта каршы алдылар. “Яшьләр” үзәгендә дә балалар һәм үсмерләр бар яклап та үсешсен өчен уңай шартлар булдырылган. Шунысын да әйтергә кирәк, байтак эшләр районда төрле программалар һәм Грантлар ярдәмендә тормышка ашырыла.
Күчмә утырышның пленар өлешендә төрле төбәкләрдән җыелучыларны Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Петрович Иванов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров сәламләде. Чараларны оештыруга зур көч салучыларны, милләт алдындагы күркәм эшләр башкаручыларны билгеләп, бүләкләр тапшыру – дулкынландыргыч мизгеләрнең берсе булды.
Ике көнлек сәфәребез Җөри авылы янындагы акланда узган зур күләмле “Питрау” бәйрәмендә катнашу белән тәмамланды. Керәшен татарларының һәм христиан диненә караган барлык милләтләрнең табигатьне олылау, аңа табыну, биргәннәренә шөкер итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлауга багышланган һәм игеннәрне җыеп алу алдынан ял итү бәйрәме икән бу. Эчтәлеге белән безнең сабантуйларны да хәтерләтә: ат чабышлары, йолалар, бәйгеләр, җыр-моң белән үрелеп бара. Аерым мәйданчыкларда да шау-гөр киләләр: кул эшләре, кәсепләр белән танышырга, күңелеңә ошаган әйберләр сатып алырга, кушылып җырларга һәм биергә мөмкин иде. Быел исә “Питрау” бәйрәме аеруча зур колач алган – биредә 50 меңнән артык кеше, шулай ук чит ил кунаклары, илебезнең төрле төбәкләренең фольклор коллективлары катнашуы белән дә истәлекле булды.
Мамадыш җирлегендә узган чаралар төрле илләрдән, төрле төбәкләрдән җыелган хатын-кызлар күңелендә бары тик яхшы тәэссоратлар гына калдырды. Телебезне, күркәм йолаларыбызны саклау, үстерү эшчәнлегендә бай тәҗрибә туплау, милләттәшләребез белән аралашу, дуслык күперләрен ныгыту уңаеннан үткәрелгән мондый чарада катнашу мөмкинлеге бүләк итүчеләрнең, чараны оештыручыларның һәммәсенә дә чиксез рәхмәтлебез.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.