-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Милләт
22 июль , 09:25

Яңа Бишенде сабантуе бизәкләре

Андагы ат чабышы һәм Фирдус Тямаев катнашлыгында концерт 10 мең чамасы тамашачыны җыйды. Туймазы районының Яңа Бишенде авылындагы бәйрәм Октябрьскийның “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы генеральный директоры, шушы авылда туып-үскән Раил Фәхретдинов башлангычы белән беренче тапкыр “Саумысыз, авылдашлар!” исеме астында үткән иде. Халык белән киңәшләшкәннән соң, авыл бәйрәмен зур сабантуй итеп һәр ел июльнең икенче шимбәсендә оештыру гадәткә керде. Ни аяныч, пандемия чикләүләренә бәйле, ике ел дәвамында халык үз иткән чара оештырылмады. Аның каравы, быел 9 июльдә сагынып көткән бәйрәм Корбан гаетенә туры килде.

Яңа Бишенде сабантуе бизәкләре
Яңа Бишенде сабантуе бизәкләре

Әлеге үзенчәлек Яңа Бишенде сабан­туеның программасында да чагылыш тапты, әлбәттә. Атап әйткәндә, авыл бәйрә-менең оештыручысы Раил Камил улы Фәхретдинов авылдашларны ихлас тәбрикләп, сүзне туганы Рамилгә бирде. Халык телендә “Алмалык” атамасы белән сакланган сабантуй мәйданында Коръән яңгырады, Рамил хаҗи авылдашларга, бәйрәм кунакларына иң изге теләкләрен җиткерде.
Гомумән, Фәхретдиновлар кавеме туган төбәген һич тә онытмый, инде ничәмә еллар дәвамында Яңа Бишенде нәкъ менә шәхсән Раил Фәхретдиновның төрле өлкәләрдә хәстәрлеген тоеп тора. Үткән елда гына, мәсәлән, авыл янындагы күл тирәсе төзекләндерелде, яр буйларына үсентеләр утыртылды. Күлгә су агышын арттыру максатында, өч чакрым озынлыкта яңа суүткәргеч корылды. Хәзер, күлгә су чишмәләрдән килә. Әлеге эшне башкарып чыгуга Рамил Камил улы зур тырышлык салуын да билгеләү мөһим.
Әйтергә кирәк, мондый игелекле гамәлләргә авылдашларның рәхмәте чиксез, шулай ук урындагы һәм район хакимиятләре аның авылны төзек­ләндерү юнәлешендәге эшләрен югары бәһалый. Раил Фәхретдинов элекке чорда Туймазы районының ел кешесе булып танылды, өч тапкыр “Алтын йөрәкле җитәкче” номинациясендә җиңеп чыкты. Быел исә “Атайсал” проекты­ның махсус бүләгенә лаек булды. Район­ның социаль өлкәсенә керткән хезмәт өле­ше өчен Туймазы район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әлеге бүләкләрне Яңа Бишенде авылының данлыклы улы Раил Фәхретдиновка Туймазы районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Дилә Арсланова тапшырды.
Гомумән, авыл сабантуеның рәсми өлешендә Раил Камил улына рәхмәтләрен белдереп, изге теләкләрен җиткерүчеләр күп булды. Югары Бишенде авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ринат Миңнуллин истәлекле бүләкләр тапшырды. Әйтергә кирәк, Раил Камил улы мондый кадер-хөрмәтләрне җавапсыз калдырмады һәм аларга үзе яраткан “Үз ягыма кайтсам” җыры белән җавап бирде.
Авыл бәйрәменә әзерлек барышында биредә төзекләндерү өмәләре үткән, урам юллары тәртипкә китерелгән, йорт-ихаталар күркәмлек алган. Бу уңайдан авыл активистларының тырышлыгы истәлекле бүләкләр белән билгеләнде. Атап әйткәндә, “Матур ихата” конкурсында катнашучылардан йорт алларын чәчәк-гөлләр белән бизәгән Гөлназ Хөснетдинова, Гөлгенә Илгузина һәм Рима Фәррахова бүләклән-деләр. Фельдшер-акушер пункты хезмәткә­ре Гүзәл Шәрәфетдинова, Югары Бишенде авыл советы депутаты Линар Хәйретдинов, өмәләрдә актив катнашкан Анатолий Лукичев шулай ук кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Агымдагы елда 90 яшьлек юбилеен билгелүче Ләүзә Юнысованы бүләк алганда сабантуй мәйданындагылар алкышлап каршылады.
Яңа Бишендедә оештырылган сабантуйларга татар-башкорт эстрадасының иң чагу йолдызларын чакыру күптәнге гадәт. Бу уңайдан авыл бәйрәме сәхнәсен кабатланмас чыгышлары белән бизәгән җырчыларыбыздан Зөлфия һәм Җәвит Шакировларны, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов, Филүс Каһировны атап үтәргә була.
Быел исә Раил Фәхретдинов сабантуй концертына якын дусты Фирдус Тямаевның эстрада төркемен чакырган. Әйтергә кирәк, Башкортстанда үтә дә танылган җырчы аны көтеп алган тамашачыларның өмет­ләрен тулысынча аклады. Бәйрәм сәхнә­сендә дә, сабантуй мәйданында да җырлап биеде Фирдус, үзенең иҗатын яратучы­ларның күңелләрен күрде. Әйткәндәй, якынча исәпләүләр буенча, махсус рәвештә концертка килүчеләр саны 10 мең кеше тирәсе булган. Башкортстанның танылган җыр-моң сәнгате осталары Азат Имаев һәм Ришат Галиханов та сабантуйны музыкаль яктан бизәүгә саллы өлеш кертте.
Янә шуны да билгеләп үтү мөһим – Яңа Бишенде сабантуена якын-тирәдәге Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләре һәм районнардан тыш, Татарстаннан да байтак кунаклар катнашты. Прог­рамманың гаять бай булуына бәйле бу. Спорт ярышлары һәм милли уеннар дистәдән артык төр буенча оештырылды, аларда өлкәннәр дә, балалар да теләп катнашты. Аттракционнар һәм бәйгеләр, шулай ук сәүдә павильоннары халыкны күпләп җәлеп итте.
Ат чабышлары һәр сабантуйны бизи, аларга битарафлар юк. Шуңа да атлар бәйгеләренә дистәгә якын төбәк чабышкылары чыкты, алар арасында күпчелекне, Туймазыдан тыш, Шаран, Чакмагыш, Илеш районнары вәкилләре тәшкил итте. Ат чабышы бәйгесенең гомум приз фонды шактый зур булуы да йогынты ясады моңа. Саф токымлы чабыш атлары бәйгесендә беренче урынны Туймазы районының “Нөркәй” крестьян-фермер хуҗалыгы аты яулады. Вингаль Фазлыйәхмәтов җитәкче­лек иткән “Бишенде” аграр җәмгыяте атлары да бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Әйтергә кирәк, бу хуҗалыкта елкычылыкны үстерү максатлы юнәлештә алып барыла, биредә тәрбияләнгән чабышкылар Башкортстан һәм Русия күләмендә киң танылу алды. Вингаль Усман улына исә Яңа Бишенде сабантуенда ат ярышларын оештыру бурычы йөкләтелү аның бу өлкәдә бай тәҗрибәсе турында сөйли.
Көтеп алган авыл бәйрәме менә шулай матур бизәкләре белән балкыды. Мондый дәртле халкы белән Яңа Бишенденең киләчәге дә якты. Милли бәйрәмнәр бүген дә яшәү дәрте бирә.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас в