+19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
30 июль 2022, 09:40

Татар дөньясында мөһим вакыйга

Бүген Казанда милләтебез тормышында әһәмияте ягыннан көнүзәк булырдай олуг вакыйгаларның берсе - Бөтендөнья татар конгрессының Vlll съезды башлана. 

Татар дөньясында мөһим вакыйга
Татар дөньясында мөһим вакыйга

Ул Конгресс оештырылуының 30 еллыгына багышлана һәм 2 августка кадәр дәвам итәчәк.

Анда Русия Федерациясенең 76 төбәгеннән, шул исәптән Башкортстаннан, һәм 35 ерак һәм якын чит илләрдән барлыгы 1500 делегат һәм кунак катнашуы көтелә. Әйткәндәй, Башкортстан делегациясе, һәрвакыттагыча, ил төбәкләре арасында иң күпсанлысы. Съезд программасына кертелгән чараларны йөздән артык журналист яктыртачак. Кунак һәм делегатларның кайберләре инде кичә үк милли мәркәзебез Казанга килеп, махсус билгеләнгән кунакханәләргә урнашты, аларга шунда ук милли-мәдәни күңел ачу программалары тәкъдим ителде.

Съездга, инде күп еллар дәвамында традиция буларак кабул ителгәнчә, татар халкы мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм арытаба үстерүгә аеруча зур өлеш керткән иҗтимагый оешмаларның абруй казанган шәхесләре, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать, спорт, дәүләт һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре, эре хуҗалык һәм предприятие җитәкчеләре, милләт язмышы һәм үсеше өчен җан атучы малтабарлар, спонсорлар, иганәчеләр һәм меценатлар чакырылган.

Югарыда искә алынганча, быелгы съезд Бөтендөнья татар конгрессы оештырылуның 30 еллыгына багышлана. Исегезгә төшерәбез: Конгресс Татарстан Президенты указы белән 1992 елның июнендә оештырылган иде. Шул ук елда аның беренче съезды үтте һәм һәр биш ел саен оештырылып килде.
Бөтендөнья татар конгрессы тарихында 2017 елда беренче тапкыр аның 75 әгъзадан торган Милли Шурасы төзелде һәм әлеге орган рәисе итеп Татарстан Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев сайланды.

Конгрессның чираттан тыш Vll съезды 2018 елда үтте. Бу чара Бөтендөнья татар конгрессы Уставына үзгәрешләр кертү белән бәйле булды.
Съезд чаралары бүген кунаклар һәм делегатлар Казанга килеп,  кунакханәләргә урнашып беткәч башланачак. Кичке якта Казанның Иске Татар бистәсендә искиткеч зур күләмле "Печән базары" фестивале ачыла.

Фото: Бөтендөнья татар конгрессына юлланган Башкортстан делегациясен чиктәш Актаныш районы вәкилләре искиткеч кунакчыллык белән каршы алды

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: