+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
31 июль 2022, 12:11

Шәһри Болгар милләт форумы делегатларын каршылый

Бүген Казанда Бөтендөнья татар конгрессының Vlll съезды эше дәвам итә.

Шәһри Болгар милләт форумы делегатларын каршылый
Шәһри Болгар милләт форумы делегатларын каршылый

Иртән иртүк форум делегатлары һәм кунаклары Конгрессның эмблемалары белән бизәлгән, бөтен уңайлыклары булдырылган автобусларда милләтебез Мәккәсе дип саналучы Изге Болгар шәһәрчегенә юлга чыкты.

Кичә исә Кабан күле буенда җәелдерелгән "Печән базары" фестиваль-күргәзмәсе эше төнгә кадәр дәвам итте. Анда чын-чыннан милли рух хөкем сөрә иде. Торбасыннан зәңгәр төтене чыгып торучы самавырдан шифалы чәй эчүләр, якташларның һәм элекке танышларның кочаклашып күрешүләре, ихлас та, җитди дә әңгәмәләр, гармунчылар янына тупланып җырлашу-биюләр һәр тарафта милләттәшләрне бергә җыйды.

Бүген исә өч сәгатьлек юлдан соң милләтнең төп форумында катнашучылар көнне Изге Болгар җирендә үткәрәчәк. Программага ярашлы, тәүдә Идел буе Болгарстанында 1100 ел элек ата-бабаларыбыз Ислам динен рәсми кабул итү уңаеннан быел гына булдырылган махсус тамга янында форум делегатларын һәм кунакларын зурлап сәламләү каралган. Аннан соң барысы да Ак мәчеткә өйлә намазына юлланачак.
Төштән соң делегатлар һәм кунаклар өчен Изге Болгар тарихи-архитектур музей-тыюлыгы буенча өч сәгатьлек экскурсия каралган. Съездның эшлекле өлеше иртәгә башланачак.

Фәнис Гәрәев, "Кызыл таң"ның махсус хәбәрчесе.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: