-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Милләт
1 август , 14:30

Дискуссия мәйданчыкларында кызу бәхәсләр бара

Бөтендөнья татар конгрессының сигезенче форумы Татарстан башкаласының "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәгендә үзенең эшен дәвам итә.

Дискуссия мәйданчыкларында кызу бәхәсләр бара
Дискуссия мәйданчыкларында кызу бәхәсләр бара

Иртәнге яктагы рәсми булмаган очрашу-күрешүләрдән, ихлас аралашудан, тәэссоратлар белән алмашудан соң Конгрессның Милли Шурасы утырышы узды. Аннан соң съезд делегатлары һәм кунаклары аерым темаларга багышланган  дискуссион мәйданчыкларга бүленде, һәркем үзен кызыксындырган яисә эшчәнлеге белән бәйле темаларны сайлады.

Әлеге вакытта җиде тематик мәйданчыкта җитди, эшлекле сөйләшүләр бара. Менә алар:

  1. Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Татар дөньясы һәм Ислам дине. Анда Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да катнаша.
  2. Милли мирас. Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге.
  3. Милли үзаңны тәрбияләүдә шәҗәрәнең әһәмияте. Гаиләнең, балалар бакчасы һәм мәгариф системасының роле.
  4. Татар эшкуарлыгы һәм иганәчелек.
  5. Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре.
  6. Татар төбәк тарихын һәм татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү мәсьәләләре.
  7. Татар мәгълүмат кыры: алда торган бурычлар.

Боларның һәрберсе милләт язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен бик әһәмиятле, шуңа да алар буенча дискуссион мәйданчыклар эшенә вакыт та җитәрлек бүленгән: кызыклы һәм фәһемле бәхәсләр төшке ашка тукталганчы дәвам итәчәк.

Фотосурәттә дискуссион мәйдәнчыкларның берсендә кызу бәхәсләр бара.

 

Фәнис Гәрәев, "Кызыл таң"ның махсус хәбәрчесе.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в