

Иртәнге сигездә үк башланып киткән чараларның беренчесе "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә "ТАССРның 100 еллыгы" әләме белән истәлек фотосы" дип аталган акция булды. Шунда ук Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык тарихына багышланган күргәзмә эше җәелдерелгән иде.
Конгрессның Милли Шурасы утырышы үткәннән соң дискуссия мәйданчыклары эше башланачак. Алар җиде темага багышланган һәм һәрберсе милләт өчен җитди исәпләнә.
Фәнис Гәрәев, "Кызыл таң"ның махсус хәбәрчесе.
Автор фотосы.