-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Милләт
1 август , 18:10

Татар форумы эшлекле шартларда үтә

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының 8нче съездының беренче утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Конгрессның Милли Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев рәислегендә узды.

Татар форумы эшлекле шартларда үтә
Татар форумы эшлекле шартларда үтә

Съездны ачык дип игълан иткәннән соң Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Шуннан соң съездның 40 кешелек Президиумы сайланды, алар арасында Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Рәсим Акчурин, Ренат Акчурин, Альберт Әсәдуллин, Идрис Газиев, мөфти Равил Гайнетдин, Илдар Гыйлметдинов, Альфред Дәүләтшин, Ренат Закиров, Алинә Заһитова, Ркаил Зәйдуллин, Дамир Йосыпов, Әлбир Крганов, Камил Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин кебек киң билгеле  шәхесләр бар иде.

Аннары, шулай ук, съездның Секретариаты, мандат, хисап, редакция һәм контроль-ревизия комиссияләре составлары сайланды, аларга Болгария, Төркия, Литва, Канада, Перу, Венгрия, Латвия, Америка, башка чит илләрдән һәм Луганск Халык Республикасыннан да вәкилләр тәкъдим ителде һәм сайланды.

Съездның 995 делегаты һәм 95 кунагының аерым шәхесләренә килгәндә, алар арасында 5 Русия Герое, 7 Олимпия чемпионы исемнәре аталды. Яшь ягыннан караганда, делегатларның иң өлкәненә - 88, иң яшенә 18 яшь иде. Болар хакында игълан ителгәч,

туган көннәре бүген булганнарны котладылар, аларның да күпчелеген башкортстанлылар тәшкил итте.

Арытаба Бөтендөнья татар конгрессы белән даими тыгыз хезмәттәшлек итүче Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары вәкилләренең докладлары тыңланды. Алардан соң төшкә кадәр эшләгән секцияләр - төрле темалар буенча оештырылган дискуссион мәйданчыкларның җитәкчеләре эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Съездның чираттагы эш көне "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында татар халкының сәнгать осталары концерты белән тәмамланды.

 

Фәнис Гәрәев, "Кызыл таң"ның махсус хәбәрчесе.

Автор фотолары.

Автор:Фәнис Гәрәев
Читайте нас в