Арытаба форумны алып баручы, Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры, Конгрессның Милли Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев съездга Русия Президенты Владимир Путинның, чит ил эшләре министры Сергей Лавровның, Русиянең 46 төбәгеннән, шул исәптән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлау-сәламләвен укып ишеттерде. Аннары Русия Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин татар съездын сәламләвен видеокотлау аша җиткерде.
Пленар утырышның чыгышлары Милли Шура рәисе Вәсил Габделгаяз улының хисап доклады белән башланып китте. Аннары съезд делегатлары һәм кунаклары Татарстан Язучылар берлеге рәисе, киң билгеле шагыйрь Ркаил Зәйдулланың ярсу чыгышын лаеклы бәһаләде.
Илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән делегатларның дистәгә якын бик фәһемле, эчтәлекле чыгышыннан соң Конгрессның Милли Шурасының яңа составы расланды. Аннары хөрмәтле аксакал Минтимер Шәрип улының һәм Президент Рөстәм Нургали улының чыгышлары тыңланды. Ахырда съездның резолюциясе кабул ителде һәм милләтнең лаеклы улларына һәм кызларына Татарстанның һәм Конгрессның бүләкләре тапшырылды. Милләт форумы халык тарафыннан татар гимны булып танылган "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Бөтендөнья татар конгрессының сигезенче съезды эшчәнлеге турында тулырак "Кызыл таң"ның алдагы саннарының берсендә укырсыз.
Фәнис Гәрәев, "Кызыл таң"ның махсус хәбәрчесе.
Автор фотосы.