-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Милләт
4 август , 10:23

Зифа Нагаева - Татарстанның халык артисты!

Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаева Татарстанда да дан алды.

Зифа Нагаева - Татарстанның халык артисты!
Зифа Нагаева - Татарстанның халык артисты!

Зифа Вәли кызы гәзитебезнең якын дусты булуына горурланабыз!

- Әнием аша миңа “Кызыл таң” гәзитенә ихтирам килде. Үземне белгәннән башлап ул безнең өй түрендә олы кунак булды. Соңыннан шигырьләрем шушы басмада дөнья күрде, үзем турында мәкаләләр басылды. Бүген дә мин яраткан гәзитемне кулга алу белән аның аша бөтен укучылар белән исәнләшәм, үткәннәргә кайтып киләм, киләчәккә күз салам. Бүген дә зур шатлыгымны аның укучылары белән уртаклашам. Дуслыгыбыз гомерлек булсын! - ди ул.

Бөтен дөнья татарлары җыелган зур форумда якташыбызның исеме югары бәяләнде. Ул моңа озак еллар буена халыкка хезмәт итүе белән иреште. Аның җырлары татар-башкорт яшәгән һәр төбәктә, һәр гаиләдә, һәр йөрәктә! Горурланабыз, үзеңнән дә уздырып шатланабыз синең өчен, Сандугач!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас в