-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Милләт
5 август , 11:05

Милләт язмышын бергә кайгыртыйк!

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллыгына багышланган Vlll съезды үтте.

Милләт язмышын бергә кайгыртыйк!
Милләт язмышын бергә кайгыртыйк!
Съездга, инде күп еллар дәвамында традиция буларак кабул ителгәнчә, милләтнең йөзек кашы булырдай ул-кызлары, татар халкының мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм арытаба үстерүгә аеруча зур өлеш керткән иҗтимагый оешмаларның зур абруй казанган шәхесләре, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать, спорт, дәүләт һәм урындагы үзидарә органнары вәкилләре, эре хуҗалык һәм предприятие җитәкчеләре, милләт язмышы һәм үсеше өчен җан атучы малтабарлар, иганәчеләр һәм меценатлар чакырылган иде.

Анда Русия Федерациясенең 76 төбәгеннән, шул исәптән Башкортстаннан, һәм 35 ерак һәм якын чит илләрдән барлыгы 1500 делегат һәм кунак катнашты. Әйткәндәй, Башкортстан делегациясе, һәрвакыттагыча, ил төбәкләре арасында иң күпсанлысы булды һәм журналистлар белән бергә 150 кеше тәшкил итте. Съезд программасына кертелгән чараларны йөздән артык журналист яктыртты.
Кунак һәм делегатларның кайбер­ләре инде 29 июльдә үк милли мәр­кәзебез Казанга килеп, махсус билгеләнгән кунакханәләргә урнашты, аларга шунда ук милли-мәдәни күңел ачу программалары тәкъдим ителде.
Югарыда искә алынганча, быелгы съезд Бөтендөнья татар конгрессы оештырылуның 30 еллыгына багышланды. Исегезгә төшерәбез: Конгресс Татарстан Президенты указы белән 1992 елның июнендә оештырылган иде. Шул ук елда аның беренче съезды үтте һәм һәр биш ел саен оештырылып килде.
Бөтендөнья татар конгрессы тарихында 2017 елда беренче тапкыр аның 75 әгъзадан торган Милли Шурасы төзелде һәм әлеге орган рәисе итеп Татарстан Премьер-министры урынбасары Вәсил Шәйхразиев сайланды. Конгрессның чираттан тыш Vll съезды 2018 елда үтте. Бу чара Бөтендөнья татар конгрессы Уставына үзгәрешләр кертү белән бәйле булды.
Съезд чаралары 30 июльдә кунаклар һәм делегатлар Казанга килеп, кунакханәләргә урнашып беткәч башланды. Кичке якта Казанның Иске Татар бистәсендә искиткеч зур күләмле "Печән базары" фестивале ачылды. Ул киң билгеле Кабан күле буенда урнашкан, заманча татар дизайнына һәм татар шәһәрләре мәдәниятенә багышланган иде. Кабан күле буенда җәелдерелгән "Печән базары" фестиваль-күргәзмәсе эше төнгә кадәр дәвам итте. Анда чын-чыннан милли рух тантана итте. Торбасыннан зәңгәр төтене чыгып торучы самавырдан шифалы чәй эчүләр, якташларның һәм элекке танышларның кочаклашып күрешү­ләре, ихлас та, җитди дә әңгәмәләр, гармунчылар янына тупланып җыр­лашу-биюләр һәр тарафта мил­ләттәшләрне бергә җыйды.
Икенче көнне Бөтендөнья татар конгрессының Vlll съезды эше дәвам итте. Иртән-иртүк форум делегатлары һәм кунаклары Конгрессның эмблемалары белән бизәлгән, бөтен уңай­лыклары булган автобусларда мил­ләтебез Мәккәсе дип саналучы Изге Болгар шәһәрчегенә юлга чыкты. Өч сәгатьлек юлдан соң милләтнең төп форумында катнашучылар көнне Изге Болгар җирендә үткәрде. Программага ярашлы, тәүдә Идел буе Болгарстанында 1100 ел элек ата-бабаларыбыз Ислам динен рәсми кабул итү уңаеннан быел гына булдырылган махсус тамга янында форум делегатларын һәм кунакларын зурлап сәламләү оештырылды. Анда Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин олуг форумга фатыйха бирде, тарихта әлеге вакыйганың никадәр зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Аннан соң барча халык аның җитәкчелегендә өйлә намазына юлланды.
Төштән соң делегатлар һәм кунаклар өчен Изге Болгар тарихи-архитектур музей-тыюлыгы буенча өч сәгатьлек экскурсия оештырылды.
Өченче көнне Бөтендөнья татар конгрессының Vlll съезды эшен дәвам итте. Программада берничә эшлекле чара каралган иде.
Иртәнге сигездә үк башланып киткән чараларның беренчесе "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә "ТАССРның 100 еллыгы" әләме белән истәлек фотосы" дип аталган акция булды. Шунда ук Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык тарихына багышланган күргәзмә эше җәелдерелгән иде.
Иртәнге яктагы рәсми булмаган очрашу-күрешүләрдән, ихлас аралашудан, тәэссоратлар белән алмашудан соң Конгрессның Милли Шурасы утырышы узды. Аннан соң съезд делегатлары һәм кунаклары аерым темаларга багышланган җиде дискуссион мәйданчыкка бүленде, һәркем үзен кызыксындырган яисә эшчәнлеге белән бәйле темаларны сайлады.
Менә алар:
Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел. Татар дөньясы һәм Ислам дине.
Милли мирас. Татар мәдәнияте: бүгенгесе һәм киләчәге.
Милли үзаңны тәрбияләүдә шәҗә­рәнең әһәмияте. Гаиләнең, балалар бакчасы һәм мәгариф системасының роле.
Татар эшкуарлыгы һәм иганәчелек.
Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре: милли горурлык тәрбияләү мәсьәләләре.
Татар төбәк тарихын һәм татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү мәсьә­ләләре.
Татар мәгълүмат кыры: алда торган бурычлар.
Боларның һәрберсе милләт язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен бик әһәмиятле, шуңа да алар буенча дискуссион мәйданчыклар эшенә вакыт та җитәрлек бүленгән иде: кызыклы һәм фәһемле бәхәсләр төшке ашка тукталганчы дәвам итте.
Казанда Бөтендөнья татар кон­грессының 8нче съездының беренче утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Конгрессның Милли Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев рәислегендә узды.
Съездны ачык дип игълан иткәннән соң Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. Шуннан соң съездның 40 кешелек Президиумы сайланды, алар арасында Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Рәсим Акчурин, Ренат Акчурин, Альберт Әсәдуллин, Идрис Газиев, мөфти Равил Гайнетдин, Илдар Гыйльметдинов, Альфред Дәүләтшин, Ренат Закиров, Алинә Заһитова, Ркаил Зәйдулла, Дамир Йосыпов, Әлбир Крганов, Камил Сәмигуллин, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин кебек киң билгеле шәхесләр бар.
Аннары, шулай ук, съездның Секретариаты, мандат, хисап, редакция һәм контроль-ревизия комиссияләре составлары сайланды, аларга Болгария, Төркия, Литва, Канада, Перу, Венгрия, Латвия, Америка, башка чит илләрдән һәм Луганск Халык Республикасыннан да вәкилләр тәкъдим ителде һәм сайланды.
Съездның 995 делегаты һәм 95 кунагының аерым шәхесләренә килгәндә, алар арасында 5 Русия Герое, 7 Олимпия чемпионы исемнәре аталды. Яшь ягыннан караганда, делегатларның иң өлкәненә – 88, иң яшенә 18 яшь иде. Болар хакында игълан ителгәч, туган көннәре бүген булганнарны котладылар, аларның да күпчелеген башкортстанлылар тәшкил итте.
Арытаба Бөтендөнья татар конгрессы белән даими тыгыз хез­мәттәшлек итүче Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары вәкил­ләренең докладлары тыңланды. Алардан соң төшкә кадәр эшләгән секцияләр – төрле темалар буенча оештырылган дискуссион мәйдан­чыкларның җитәкчеләре эш нәти­җәләре белән таныштырды.
Съездның чираттагы эш көне "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында татар халкының сәнгать осталары концерты белән тәмамланды.
Форумның соңгы көнендә үткән пленар утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңне­хановны һәм беренче Президент, Русиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевны басып алкышлау белән башланып китте.
Арытаба форумны алып баручы, Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры, Конгрессның Милли Шурасы рәисе Вәсил Шәйхразиев съездга Русия Президенты Владимир Путинның, чит ил эшләре министры Сергей Лавровның котлау-сәлам­ләвен укып ишеттерде. Аннары Русия Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин татар съездын сәламләвен видеокотлау аша җиткерде. Шунысын аерым билгеләп үтәргә кирәк: Русиянең 46 төбәгеннән съезд адресына килгән мөрәҗәгатьләр арасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлавы иң тәүгеләрдән булып игълан ителде һәм бу фактны съезд җитәк­челеге дә, форумга республикабыздан килгән 150 делегат һәм шәрәфле кунак та тиешле бәһаләде.
Пленар утырышның чыгышлары Милли Шура рәисе Вәсил Габделгаяз улының хисап доклады белән башланып китте. Аннары дистәгә якын съезд делегаты аерым чыгыш ясады.
Илнең төрле төбәк­лә­реннән һәм чит илләрдән килгән делегатларның дис­тәгә якын бик фәһемле, эчтәлекле чыгышыннан соң Конгрессның Милли Шура­сының яңа составы расланды. Аннары хөрмәтле аксакал Минтимер Шәрип улы­ның һәм Президент Рөстәм Нургали улының чыгышлары тыңланды.
– Милләт өчен иң мөһиме нәрсә? Ул – милли үзаң, аның халкыбыз аңында никадәр көчле булуы, – диде, аерым алганда, Минтимер Шәрип улы. – Ә ул үзаң балаларыбызга кечкенәдән, сабый чактан ук сеңдерелә башларга тиеш. Ата-ана, укытучы сөйләгәннәр яисә китап укудан алынган мондый мәгълүматның бу процесста әһәмияте бар һәм зур, ләкин болар гына җитми. Татар тотып карамыйча ышанмый, дигән кебек, бала үз күзләре белән күргәннәрдән һәм тотып караганнан күбрәк эмоциональ мәгълүмат һәм тәрбия ала. Шуның өчен аларны безнең гомум тырышлык белән төзекләндерелгән Шәһри Болгарга, милләт тарихы бишегенә алып баруны, күрсәтүне, сөйләүне, аңлатуны оештырырга кирәк, алар аннан милләтләре өчен зур горурлык хисләре кичереп кайтырлык булсын. Менә шушындый милли тәрбия ысулларын киңрәк кулланыйк, ә сабый бәләкәй чакта күргәннәрен, кичергәннәрен гомер буена онытмаячак!
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә күбрәк делегатларга һәм съезд кунакларына мөрәҗәгать итте.
– Конгрессның Милли Шурасы башлыгы да, аның урынбасарлары да, хөрмәтле делегатлар һәм кунаклар, сезнең ярдәмнән башка берни дә эшли алмаячак, шуңа күрә мин сезгә үзегезнең төбәкләрдә алып барылган эшчәнлегегез, милләт язмышы өчен фидакарь җаннар булганыгыз өчен зур рәхмәтлемен, – диде ул. – Без шулай бердәм булсак, бергә булсак, бик күп нәрсәләр эшли, байтак эшләрне башкарып чыга алачакбыз. Минтимер Шәрип улы әйтмешли, алга анык максатлар куелган очракта, без барысын да булдыра алачакбыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк, безнең көч – бердәмлектә!
Ахырда съездның резолюциясе делегатларның пленар утырышта яңгыратылган фикер-тәкъдимнәрен дә искә алып кабул ителде. Соңыннан Рөстәм Нургали улы милләтнең лаеклы улларына һәм кызларына Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында безнең якташларыбыз да бар иде. Икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм ага Йосыповка “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылган булса, киң билгеле җырчы, композитор, радиотапшырулар алып баручы Зифа Нагаевага “Татар­станның халык артисты” исеме бирелде.
Милләт форумы халык тарафыннан татар гимны булып танылган "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Шул ук көнне татар съезды делегатлары олуг җыеннан киләчәктә һәркем үз төбәгендәге эшчәнлекләрендә яңа максат-бурыч­лар билгеләп, бай тәэссоратлар белән баеп, ишеткән һәм күргәннәрдән милли горурлык хисләре кичереп, милләт мәнфәгатьләрендә тагын да ялкынланып эшләргә җиң сызганып, илебезнең 76 төбәгенә һәм дөньяның 35 иленә таралышты.

Фәнис ГӘРӘЕВ,
“Кызыл таң”ның махсус хәбәрчесе.
Уфа – Казан – Уфа.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас в