+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
10 август 2022, 14:45

Чәчәкләргә җан өрәләр

Республикада 17 шәһәр һәм районнан 50 кеше "Милли бизәк" этник остаханәсе кысаларында татар милли орнаментларын чигү буенча бушлай осталык дәресләрендә катнашты.

Чәчәкләргә җан өрәләр
Чәчәкләргә җан өрәләр

Алар арасында төрле милләт кешеләре, татарлар гына түгел, урыслар, башкортлар һәм хәтта таҗиклар да бар иде.

"Милли бизәк" проекты Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Проект кысаларында 15 калфак, 17 яулык һәм 15 алъяпкыч, 1 ир-ат, 2 хатын-кыз милли киеме тегелгән.

"Безнең бурыч - татар мәдәниятен алга этәрү генә түгел, ә этникара хезмәттәшлекне, халыклар дуслыгын үстерү дә", - дип билгеләп үтте проект авторы, филология фәннәре кандидаты, Башкортстан татарларының Милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры Альбина Хәлиуллина.

Чигү белән кием-салым, мендәрләр, сөлгеләр, алъяпкычлар, күкрәкчә, аяк киеме, сумкалар, билбаулар бизәлә. Нәтиҗәдә, проект кысаларында махсус оештырылган модалы күргәзмәдә кабатланмас шедеврларны карарга мөмкин, аны 300дән артык кеше карады.

Йомгаклау осталык дәресе 9 августта Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсендә узды. Проект, оешманың эшчәнлеге, чигү төрләре турында Альбина Хәлиуллина сөйләде.

Проект көндәлек тормышта халык чигүләрен популярлаштыру максаты белән булдырылган. Осталык дәресендә катнашучылар татар орнаментларының төп мотивлары, бизәкләр гаммасы һәм чәчәкләрнең бергә кушылуын күрсәтте.

"Кызыл таң" гәзите журналисты Зөһрә Исламова мондый чигүләрне гамәлдә күрсәтте. Аның әнисе һәм әбисе дә чигү белән мәшгуль булган, алар чиккән сөлгеләрне ул кадерләп саклый һәм хәзер укучыларына күрсәтә.

"Хәзер күпләр кесә телефоннарыннан арыды һәм кул эшләренә тартыла. Бу тынычландыра. Милли орнамент белән бизәлгән этностильдәге кием кызларга, хатын-кызларга килешә, калфак кию хатын-кызны чибәррәк итә. Татар орнаментлы алъяпкычлар бик күп сатылды инде", - дип уртаклаша оста. Аның эшләре Русиядә генә түгел, чит илдә дә сатып алына.

Осталык дәресендә 10 кеше булды. Алар арасында Уфа шәһәренең 38нче балалар китапханәсе мөдире Анна Егошина да бар иде. Ул татар орнаменты чигәргә өйрәнеп кенә калмыйча, күрсәтергә гаилә ядкарьләрен дә алып килгән. Мәсәлән, 1953 елгы күлмәкне киеп, аның бабасы өйләнгән. Булачак ире өчен Анна Викторовнаның әбисе аны урыс бизәкләре белән чигеп куйган.

Осталык дәресендә махсус машина ярдәмендә татар орнаментларын ничек чигәргә мөмкин булуын күрсәттеләр. Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте япон техникасын сатып алган. Кыска гына вакыт эчендә осталык дәресендә катнашучылар күз алдында машина үсемлекләр бизәге эшләп күрсәтте.

Татар чигүләренә өйрәнергә теләүчеләр Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенә мөрәҗәгать итә ала. Дәресләр бушлай үткәрелә. Социаль челтәрләрдә оешманы монда табарга була: https://vk.com/nkatrb

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: