-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Милләт
18 август , 19:40

Мәскәүнең Кызыл мәйданында - башкорт тирмәсе

Башкортстан Республикасы делегациясе Урыс география җәмгыяте фестивалендә катнаша, ул 18-28 августта Мәскәүдә «Зарядье» паркы территориясендә уза.

Мәскәүнең Кызыл мәйданында - башкорт тирмәсе
Мәскәүнең Кызыл мәйданында - башкорт тирмәсе

Быел фестивальнең төп темасы - Г-Е-О-Г-Р-А-Ф-И-Я" сүзе булды, анда һәр хәрефнең үз әһәмияте бар. Проект 28 августка кадәр дәвам итәчәк.

Фестиваль кунаклары өчен "Зарядье"ның төп сәхнәсендә фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, Лекторийда мавыктыргыч мастер-класслар узачак. Проектның төп бурычы - Русия төбәкләренең төрлелеген күрсәтү һәм ватандашларда ил буйлап сәяхәтләргә кызыксыну уяту.

- XIX гасырда беренче тапкыр ачучылар бөтен ил аша зур сәяхәт ясаган. Моның өчен аларга сигез ел вакыт кирәк булган. Бүген сез самолетка утырдыгыз һәм дүрт сәгатьтән инде Красноярскида, ә биш сәгать ярымнан Иркутскта. Вакыт тыгызланды. Без аны тагын да тыгызларга тырыштык, сез берничә көндә бөтен илебезне күрә аласыз. Бик кызык булачак. Килегез! - диде үзенең видеосәламләвендә Урыс география җәмгыяте президенты Сергей Шойгу.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль барган көннәрдә башкала халкы һәм кунакларының башкорт халкының милли гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге бар. Кремль диварлары янында ук башкорт юртасы (тирмә) урнашкан. Тарихи көнкүреш элементлары һәм әйберләре булган тирмә башкортларның үзенчәлекле мәдәниятен күрсәтә. Биредә шулай ук халык иҗаты осталарының эшләнмәләре - бизәкле тукымалар, паласлар, чигелгән сөлгеләр, милли бизәнү әйберләре һ.б. бар. Теләүчеләр «Сабантуй» спорт-уен программасында һәм төрле мастер-классларда катнаша ала. Лекторийда балалар һәм олылар өчен халык иҗаты буенча мастер-класслар уза.

Биредә шулай ук Мәскәү һәм Русия туроператорлары өчен республиканың туристик потенциалы тәкъдим ителде. Фестиваль кысаларында М. Кәримнең шул исемдәге повесте буенча төшерелгән «Таганок» башкорт фильмы һәм поляр штурман Валериан Альбанов турында документаль фильм һәм аның исемен йөрткән Полярниклар музеен оештыру тарихы күрсәтеләчәк.

Башкортстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов республиканың фестивальдә катнашуын елның төп вакыйгаларының берсе дип атады.

- Башкортстан экспозициясе Кызыл мәйдан һәм «Зарядье» паркы арасында урнашкан. Оештыручылар бәяләвенчә, безнең мәйданчык аша 10 көн эчендә миллионнан артык кеше узачак. Безнең өчен бу бик мөһим, чөнки ун көн дәвамында республиканың геопарклары, табигате, туристлык потенциалы турында лекцияләр узачак. Мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары өчен без туган ягыбызның бөтен тулылыгын, матурлыгын күрсәтә алырбыз дип уйлыйм. Һәм, билгеле инде, Кызыл мәйданда башкорт халкы мәдәнияте бик матур тәкъдим ителгән. РГО фестивалендә катнашу да зур дәрәҗә, чөнки биредә барлык төбәкләр дә тәкъдим ителмәгән. Башкортстан шушы абруйлы халыкара форумда даими катнаша. Бу мәдәниятләр диалогы, үзара алмашу өчен бик мөһим, - дип ассызыклады Азат Бадранов.

Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина Башкортстан юртасының беренче көнне үк үзенә тартып тору үзәгенә әйләнүен билгеләп үтте.

Башкарма директор урынбасары, Урыс география җәмгыятенең төбәк үсеше департаменты директоры Сергей Корлыханов фикеренчә, Башкортстан тирмәсе фестивальнең биш еллык тарихында үзенчәлекле брендка әйләнергә өлгергән, аннан башка әлеге чараны күз алдына да китереп булмый.

- Башкортстанның туризм ягыннан иң кызыктыргыч төбәкләр унлыгына керүе билгеле инде. Туристлык потенциалына килгәндә, биредә төрле алымнар кулланырга мөмкин. Минемчә, Башкортстанның ачыкланмаган потенциалы бар. Хәзер ул унлыкка керә икән, киләчәктә туризм ягыннан Русиянең әйдәп баручы төбәге була ала. Мин Башкортстанда еш булам һәм анда хәзер үк бу юнәлештә эшләүләрен беләм: туристик базалар, ял итү урыннары өчен инфраструктура, санитар урыннар булдырыла, юллар, ял базалары төзелә. Моның өчен глэмпинг төзү программасы, ташламалы кредит бирү бар. Турист күзлегеннән караганда, Башкортстан бөтенсезонлык белән җәлеп итә. Болар - кышын тау чаңгысы, җәй күлләр, елгаларда йөзү, көзен туристик походлар, экологик сукмаклар, шифаханәләр. «Зарядье» паркы территориясендә фестивальнең әйдәп баручы мәйданчыклары урнашкан. Ә башкала үзәгендә тирмә - бик шәп. Ул инде бренд булды, - дип шәрехләде Сергей Корлыханов.

Фестиваль ачылган көнне зур сәхнәдә Башкортстаннан килгән «Аргамак» этно-рок төркеме чыгыш ясады. 26 августта Урыс география җәмгыяте фестивале кысаларында Мәскәү шәһәрендә Башкортстан Республикасы көне узачак. Фестиваль кунакларын бу көнне «Сабантуй» спорт-уен программасы, Башкортстан географиясе буенча призлар белән викторина көтә. Бәйрәмне төбәк һәм Мәскәү шәһәре сәнгать осталары катнашлыгында зур концерт бизәячәк.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в