-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Милләт
19 август , 13:07

Бәлешнең иң тәмлесе - Бүздәктә!

20 августта 11.00 сәгатьтә Бүздәк авылында "Бәлешфест-2022" узачак.

Бәлешнең иң тәмлесе - Бүздәктә!
Бәлешнең иң тәмлесе - Бүздәктә!

Республика халкын "Бәлешфест" V традицион милли кухня фестивале көтә. "Бәлешфест" фестивален оештыручылар - "Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы, Бүздәк районы хакимияте, Президент грантлары фонды, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

2018 елдан башлап үткәрелә торган традицион милли ашлар фестивале катнашучыларны елдан-ел күбрәк җәлеп итә һәм Башкортстанның мәдәни, туристик һәм гастрономия брендына әверелә бара.

Аның төп максаты - Башкортстан Республикасы халыкларының милли ашларын өйрәнү, саклау һәм үстерү һәм аларны милләтара мәдәни алмашуда куллану. Ул быел Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Бәйрәмнең төп символы һәм кунакчыллыкны гәүдәләндерүче "Зур бәлеш" булачак.

Бәйрәм кунакларына төрле халыкларның кухнясы тәкъдим ителәчәк. Фестивальнең төп мәйданында башкорт, урыс, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва ризыкларын һәм эчемлекләрен татып карарга, милли аш-су, кием-салым, һөнәрчелек күргәзмәләрен карарга мөмкин булачак.

Фестиваль кысаларында милли ризыклар һәм өстәл сервировкалары әзерләү буенча осталык дәресләре узачак, өлкәннәр һәм балалар өчен 10 тематик мәйданчык эшләячәк: милли костюмнар, өй кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре, һөнәрчелек эше (агач эшкәртү, чигү, агач кисү, тал үрү, фотозона), уен-квестлар.

Анда жюри иң яхшы осталарны билгеләячәк һәм катнашучыларның милли ризыклар рецептларын популярлаштыруга керткән өлешен бәяләячәк. Кунакларны шулай ук республиканың иҗат коллективлары, Башкортстан эстрадасы йолдызлары катнашлыгында мәдәни-күңел ачу программасы көтә.

Барлык актуаль мәгълүмат фестиваль төркемендә урнаштырылган: https://vk.com/baleshfest

Сораулар һәм тәкъдимнәр өчен электрон почта адресы:
[email protected]

Автор:Резида Валитова
Читайте нас в