-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Милләт
20 август , 19:10

Бүздәктә 5нче “Бәлешфест” барлык бизәкләре белән балкыды!

2018 елдан башлап оештырылучы “Татар милли ашлары” фестивале, Башкортстан халыклары дуслыгы бәйрәменә әверелеп, Русия дәрәҗәсенә күтәрелде

Бүздәктә 5нче “Бәлешфест” барлык бизәкләре белән балкыды!
Бүздәктә 5нче “Бәлешфест” барлык бизәкләре белән балкыды!

Төп максаты итеп Башкортстан Ресспубликасы халыкларының милли ашларын өйрәнү, саклау һәм үстерүне милләтара бәйләнешләрдә куллануны куйган “Бәлешфест”, бәйрәмдә катнашучыларны елдан-ел күбрәк җәлеп итеп, быел да Башкортстанның мәдәни, туристик һәм гастрономик брендына әйләнүен янә бер кат раслады.

Мәртәбәле чараны оештыручылар сыйфатында чыгыш ясаган Бүздәк районы хакимияте, республиканың Мәдәният министрлыгы белән берлектә, “Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасының бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрүгә зур көч салуын билгеләү мөһим. “Бәлешфест”ка әзерлек барышында ук социаль челтәрләрдә шушы уңайдан оештырылган төркемдә Башкортстаннан гына түгел, Русиянең башка төбәкләреннән дә милли аш-су осталары берләшеп аралашты, бәлешнең йөзләрчә рецептын тәкъдим итте.

Район үзәгенең былтыр гына яңартылган Ял һәм спорт паркында республикада яшәүче 7 милләт вәкилләренең бәйрәмчә бизәлгән ихаталары урнаштырылган иде, фестиваль кунаклары татар, башкорт, урыс, чуваш, удмурт, мари, мордва халыкларының милли ризыклары белән танышып сыйланды.

Фестивальнең рәсми өлеше театрлаштырылган тамаша белән башланды, анда фольклор һәм бию колллективлары чыгыш ясады, музыкаль тәбрикләүләр урыс, башкорт һәм татар телләрендә яңгырады. “Бәлешфест” фестивале уңаеннан тәбрикләү чыгышлары белән кунакларга Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев, Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев, Русия Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева мөрәҗәгать иттеләр.

Милли ризыклар бәйрәменең иң күренекле вакыйгасы булып моңарчы республика тарихында тиңе булмаган арт-объект – Зур бәлеш монументын ачу тантанасы саналырга хаклы. Аның биеклеге - 1 метр 60 сантиметр, диаметры - 2 метр ярым, авырлыгы 3,5 центнер тәшкил итә.

Якынча исәпләүләр буенча, “Бәлешфест” бәйрәмендә өч меңгә якын тамашачы катнашты. Җиде сәгатьтән артык барган фестивальне музыкаль яктан җыр-моң, дәртле биюләр белән республиканың иҗади коллективлары белән бергә Башкортстанның һәм Татарстанның эстрада йолдызлары чыгышлары бизәде.

Автор фотосы.


                                                                                

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас в