

Аны "Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте" төбәк иҗтимагый оешмасы, Бүздәк районы хакимияте, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халыклары дуслыгы һәм Ассамблеясе, Татар тарихи-мәдәни үзәге оештырды.
Һәм, әлбәттә, бәйрәмнең төп символы халкыбызның кунакчыллыгын күрсәтүче бәлеш булды.
Күргәзмәләр, сувенир кибетләре, тематик зоналар урнашкан ял һәм спорт паркының һәр почмагында кунакларны икмәк-тоз белән каршы алдылар. Фестивальнең төп мәйданында татар, башкорт, урыс, чуваш, удмурт, мари, мордва кухнясы ризыкларын һәм эчемлекләрен татып карарга, милли кирәк-яраклар, кием-салым, һөнәрчелек күргәзмәләрен күрергә мөмкин иде.
Фестиваль кысаларында милли ризыклар әзерләү һәм өстәлне сервировкалау буенча осталык дәресләре узды, өлкәннәр һәм балалар өчен 10 тематик мәйданчык эшләде: милли костюмнар, йорт кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре, һөнәрчелек күргәзмәләре (агач эшкәртү, чигү, агачка уеп язу, фотозона һәм башкалар), квестлар.
"Бәлеш" арт-объектын ачу һәм фестивальдә катнашучылар хөрмәтенә пешерелгән иң зур бәлеш белән сыйлау бәйрәмнең якты мизгелләренең берсе булды.