-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Милләт
29 август , 18:40

Ярми янә кунак җыйды!

Шулкадәр уңган, ачык йөзле, киң күңелле, кунакчыл ул безнең халык. Нинди генә эшкә тотынса да гөл итә. Тырышып эшли дә, рәхәтләнеп күңел ача да белә. Милләтебезнең үткәне белән кызыксынуы, борынгы йолаларны тергезеп, саклап, киләсе буынга тапшыру буенча башкарган эшләре аеруча зур ихтирамга лаек. Чишмә районының Ярми авылы халкы турында да нәкъ шундый фикер йөртергә мөмкин. Шушы көннәрдә узган “Тарихны язалар яшәгән җирләрдә” дигән чара чикләрендә боларның барысын да күрергә, чигү-бәйләү, дару үләннәре әзерләү кебек осталык дәресләрендә катнашырга, милли җәүһәрләребез үрнәкләре белән танышырга, тарихи урыннарга сәфәр кылырга мөмкин булды.

Ярми янә кунак җыйды!
Ярми янә кунак җыйды!

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының урындагы бүлекчәсе әлегә бик яшь булуына карамастан, оешуына бер ел тирәсе генә, күпме күркәм чаралар узды биредә. Чираттагысы – “Тарихны язалар яшәгән җирләрдә” дигән исем астындагысы да киң колач алды һәм анда катнашучыларның күңелләрендә онытылмас тәэссоратлар калдырды. Тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу, очрашу, аралашу, ә иң мөһиме – борынгы йолаларны барлау, күрсәтү мәйданчыгына әверелде, тарихка сәяхәт кылырга, үткәннәр белән киләчәгебез арасында күпер салырга мөмкинлек бирде.

Чараның мәртәбәле кунагы – Башкортстан татарлары конгрессы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов әйтүенчә, “Без бергә, бердәмлектә безнең көч!” дигән гомум девиз да бу чарага бик туры килә. Ярми халкын гына түгел, күрше авыллардан, районнардан килгән күпме кешеләрне берләштерде ул. Люция Ябир кызы җитәкчелегендә уңышлы эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Бәләбәй, Бишбүләк, Дүртөйле, Туймазы районнары бүлекчәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары да әлеге бәйрәмгә канатланып килде.

Гомумән, “Ак калфак”лылар оештырган чараларның һәммәсе дә халыкны берләштерү, борынгы йолаларны барлау, тергезү, халыкка җиткерү, киләсе буында аларга карата хөрмәт тәрбияләү максатын күз уңында тота. Әлеге чарда катнашкан Ярми авылы биләмәсе башлыгы Хәнүр Исмәгыйлев, район Мәдәният сарае җитәкчесе Эльвира Яхина да бу уңайдан аларга чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Һәм үзләренең якларында мәдәни тормышның гөрләп торуында Ярми мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Сәрварованың өлеше бәһаләп бетергесез булуын билгеләделәр. Гөлфия Харрас кызы халык белән эшне бик оста оештыра белә, авылдашлары аның һәр башлангычын хуплап, теге яки бу чараны әзерләү һәм үткәрүгә бергәләшеп күп көч сала.

Менә бу көнне дә мәдәният йорты алдында Ярми һәм күрше авылларның осталары үзләренең кул эшләреннән күргәзмәләр оештырды, дару үләннәре җыю, хәтта “Мәхәббәт мендәре” ясау буенча осталык дәресе дә күрсәттеләр. Кычыткан, мәтрүшкә, бөтнек, әрем, андыз һәм каен яфраклары салып ясалган мендәрләр сәламәтлек өчен бик файдалы булып, йокыны татлырак итүдән тыш, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшыртуга да булыша икән.

Кунакларны авыл тарихы белән таныштыруга да бик үзенчәлекле килгәннәр: Ярмигә нигез салыну күренешен урындагы үзешчән артистлар театрлаштырылган тамаша аша тәкъдим итте. Ә җыр-моң бу көнне бер генә минутка да тынмады. Урындагы үзешчәннәр белән Калмаш мәдәният йортының “Куштирәк” һәм Сафар авылының “Ахирәтләр” фольклор ансамбльләре чагу программа белән чыгыш ясады. Уфа шәһәреннән килгән артистларны да җыелучылар көчле алкышларга күмде. Ә инде бәйрәмдә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның катнашуы ямь өстенә ямь булды.

“Сәхнә дуслары” театр коллективын бу якларда яхшы беләләр һәм аларның һәр спектакле тулы заллар, көчле алкышлар астында уза. Бу көнне Хәкимҗан Зариповның пьесасы буенча куелган “Эх, кәләше дә кәләше!” спектакле кунакларга югары осталык белән тәкъдим ителде.

Чараның тагын бер мавыктыргыч өлеше – XIV-XV гасырларда төзелгән Турахан кәшәнәсенә бару. Русия күләмендәге тарихи һәм архитектура һәйкәле турында күпләрнең ишеткәне булса да, үз күзләре белән әлеге көнгәчә аны килеп күрү мөмкинлеге чыкмаган. Ә район Мәдәният сарае артистлары тарафыннан әзерләнгән театрлаштырылган тамаша ярдәмендә ерак гасырларга сәяхәт кылгандай булдык. Кәшәнәнең эченә үтәр алдыннан Альбина Якупова аның тарихы белән таныштырды, ә Наил Латыйпов Коръән сурәләре укыды.

Татар халкының милли йолалары, гореф-гадәтләренең байлыгын, бу якларда яшәүче осталарының эшләрен күрсәтү, барлык яклап талантлы кешеләр белән таныштыру уңаеннан оештырылган чара, кунакларның фикеренчә, бу чикләрне чыгып, тагын да югарырак максатларга ирешелде. Бу, тәү чиратта, Ярми авылының активистлары, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен янып-көеп яшәүче һәм эшләүче кешеләре эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Шуңа бәйрәм дә искиткеч матур, бай эчтәлекле килеп чыкты. Рәхмәт сезгә, ярмилеләр!

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Ярми янә кунак җыйды!
Ярми янә кунак җыйды!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас в