-17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Милләт
1 сентябрь , 17:50

Бишбүләкнең “Ак калфагы” – “Түгәрәк уен” җиңүчесе

Бишбүләк районының Лилия Мусаева җитәкчелегендәге “Ак калфак” татар халык фольклор ансамбле Бөтенрусия татар фольклоры фестиваль-бәйгесендә Башкортстан данын лаеклы яклады.

Бишбүләкнең “Ак калфагы” – “Түгәрәк уен” җиңүчесе
Бишбүләкнең “Ак калфагы” – “Түгәрәк уен” җиңүчесе

Күптән түгел “Җырлыйк әле!” фестивалендә Гран-прига лаек булып, “Ак калфак”лылар “Түгәрәк уен” XIV Бөтенрусия татар фольклоры фестиваль-бәйгесендә катнашу хокукы алганнар иде. Шушы көннәрдә алар Казан шәһәрендә узган дәрәҗәле чарада катнашып, бай тәэссоратлар белән һәм беренче урын алып кайтты.

Әлбәттә, бу коллективның лаеклы чыгыш ясаячагына якташлары шикләнмәгәндер дә. 12 ел дәвамында ансамбльгә нинди генә дәрәҗәдәге чараларда катнашырга туры килмәгән. Шул ук вакытта әзер йолаларны гына сәхнәләштерми алар, авыллар буйлап фольклор материаллары җыялар, өйрәнәләр һәм үзләренең җирлегендәге йолаларны тергезү, киләсе буынга тапшыру буенча зур эш башкаралар. Матур, истә калырлык чаралар, фольклор күренешләр, сәхнә әсәрләре тудырып, халык һәм тамашачы хөкеменә тәкъдим итәләр.

“Түгәрәк уен”да алар “Чишмә бәрдертеп, самавыр юу йоласы”н бик оста тәкъдим иткәннәр. Үзешчәннәрнең сәхнә осталыгы, һичшиксез, әлеге җиңүгә китерүендә бәһаләп бетергесез. Шул ук вакытта мәртәбәле жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләгәндә һәрбер нечкәлеккә игътибар иткән.

Әйтик, ансамбльнең фольклор реквизитлары да бик күп һәм бик борынгы. Үзләренең төбәгендәге авыллардан җыйган элекке көнкүреш әйберләре арасында бер гасырлыклары да бар. Шулай, әлеге тамашада да Лилия Марсель кызының картәнисеннән калган сөлге, коштабак, чүмеч һәм җиңгәсе Рәсимә Сәлахованың килен булып төшкәндә су юлына барган көянтәсе кулланылган. Ансамбль җитәкчесе әйтүенчә, 1906 елда туган картәнисе Мәрьям 17 яшендә егет йортына килен булып төшкәндә бу әйберләрне бирнә буларак алып килгән. Аларның бүгенге көнгә кадәр саклануында Лилия Марсель кызының да өлеше зур.

Әйткәндәй, борынгы фольклор белән ул кечкенәдән кызыксына. Әбекәйләренең, аеруча Кәфия Вахитованың кич утырганда такмак әйтүләрен качып-посып тыңлый. Аларны ул вакытта, бәләкәй яшьтә булу сәбәпле, исендә калдыра алмаса да, күңеленә сеңдерә, кечкенә йөрәктә борынгы җырларга сөю, ихтирам бөреләнә. Шуңа бүген бу изге эш – борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне тергезү, аларны халыкка җиткерү белән ихлас күңелдән шөгыльләнүенә бер дә гаҗәпләнәсе юк.

Чишмә бәрдертеп, самавыр юу йоласын исә ул Минзыя апа Исмәгыйлева һәм үзенең әнисе - 87 яшьлек Сәгыйдә апа Сәлаховадан язып алган һәм бердәм, иҗади коллективы ярдәмендә бик матур итеп сәхнәләштергән. Бу эшләрендә аккомпаниатор Раил Едиханов та коллективка зур ярдәм күрсәтә һәм барлык тамашаларын гармун моңнары белән бизи.

“Ак калфак”лыларның киемнәре дә этностильдә тегелгән. Моның өчен Лилия Марсель кызының әнисенең яшь чактагы күлмәге үрнәк итеп алынган. Самавыр юучыларның фәкать кара алъяпкычтан булулары да жюри әгъзалары игътибарын җәлеп иткән. Гомумән, бу фестивальнең максаты да - татар фольклорын чынбарлыктагы яссылыкта күрсәтү. Ә бишбүләклеләр һәрбер нечкәлекне исәпкә алып, чараның шартларына туры китереп үтәгәннәр һәм лаеклы рәвештә җиңүгә ирешкәннәр.

Әйе, Татарстан һәм Русиянең төрле төбәкләреннән җыелган 50дән артык коллектив арасында җиңү яулаулары “Ак калфак”лыларның борынгы йолаларны тирән белүләре, сәхнә осталыкларының, камиллекләренең югары дәрәҗәдә булуы хакында сөйли. Иң мөһиме - киләчәктә дә иҗади коллективка уңышлар гына юлдаш булсын, ә аларның уй-ниятләре бик күркәм һәм тормышка ашырасы планнары бик күп әле.

Фото: Лилия Мусаева.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас в