-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Милләт
6 сентябрь , 12:20

Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы практика конкурсы үтә

«Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә ресурс үзәк» автономияле коммерциячел булмаган оешма һәм «Русия халыклары ассамблеясе» Гомумрусия иҗтимагый оешмасы Русия Федерациясе Президенты каршындагы Милләтләр эшләре һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча федераль агентлык ярдәмендә 2022 елның 21 июненнән 21 ноябрьгә кадәр милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә V Бөтенрусия иң яхшы практика конкурсын үткәрә.

Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы практика конкурсы үтә
Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы практика конкурсы үтә
Конкурс Русия Федерациясенең күпмилләтле халкы гомумрусия гражданлык үзаңын һәм рухи бергәлеген ныгытуга, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә, шулай ук Русия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы тәҗрибәләрне алга таба да яклау һәм тарату өчен кызыклы һәм перспектив башлангычларны ачыкларга тиеш.

Конкурс номинацияләре:

- милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү өлкәсендә Автономияле коммерциячел булмаган оешманың һәм инициатив төркемнәрнең иң яхшы проектлары;

- милли телләрне, мәдәниятләрне, Русия Федерациясе халыклары традицияләрен саклауга юнәлдерелгән Автономияле коммерциячел булмаган оешманың һәм инициатив төркемнәрнең иң яхшы проектлары;

- милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының иң яхшы тәҗрибәләре;

- муниципаль, төбәк һәм гомумрусия дәрәҗәсендәге бюджет учреждениеләренең, Халыклар дуслыгы йортларының һәм Милләтләр йортларының иң яхшы практикалары;

- милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыручы коммерция оешмаларының иң яхшы тәҗрибәләре.

Шулай ук «Евразия халыклары ассамблеясе» Халыкара хөкүмәт оешмалары берлеге белән партнерлыкта 2022 елда халык дипломатиясе өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләр номинациясе игълан ителә.

Конкурска заявканы «Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә ресурс үзәк» Автономияле коммерциячел булмаган оешмасы сайтында бирергә мөмкин: http://ресурсныйцентр-анр.рф/russian-federation/project/v-vserossiyskiy-konkurs-luchshih-praktik-v-sfere-nacionalnyh-otnosheniy.

Фото: ресурсныйцентр-анр.рф


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в