

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Халыклар бердәмлеге көне белән котлау юллады.
- Хөрмәтле Радий Фәритович! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Бу бәйрәм буыннар, ватанпәрвәрлек, берләшү һәм иҗат итү традицияләренең аерылгысыз бәйләнешен чагылдыра. Бабаларыбызның бөек казанышлары белән горурланабыз. Алар һәрвакыт Ватан мәнфәгатьләрен иң югары куйган. Ватанга тугрылык, аның язмышы өчен шәхси җаваплылык хисе безне бүген дә берләштерә. Ышанам, без бергә теләсә нинди чакыруларга җавап бирәчәкбез, иң катлаулы, масштаблы бурычларны хәл итәчәкбез. Сезгә уңышлар, сәламәтлек һәм иң яхшы теләкләр телим, - дигән Русия Президенты Владимир Путин.
Халыклар бердәмлеге көне белән котлаулар Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустиннан да килде.
- Хөрмәтле Радий Фәрит улы! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм. Без бу бәйрәмне дүрт йөз елдан артык элек Ватаныбызны яклаган геройларның батырлыгына тирән хөрмәт йөзеннән билгеләп үтәбез. Үз тарихында Русия берничә тапкыр азатлык һәм бәйсезлекне яклады. Теләсә нинди сынаулар аны көчлерәк итә дип исбат итте. Бүген, күп гасырлар элек булган кебек үк, күпмилләтле халкыбызның уртак максатлары һәм бурычлары, бердәмлеге илебез суверенитетын ныгытуның нигезе булып тора. Сезгә эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, тынычлык, якыннарыгызга иминлек телим, - дигән Михаил Мишустин.
Фото: glavarb.ru