Әле 90нчы елларда балалар бакчасында эшләгән чорында Нефтекама шәһәре тарихында тәүгеләрдән булып милли төркем ачуга ирешкән, балалар өчен сөйләм телен үстерү буенча җыентык нәшер иткән, шул төбәктә гомер итүче милләттәшләребез өчен “Кама таңнары” исемле басма дәгъвалаучылар рәтендә булып, хәтсез еллар шул гәзиттә эшләп, республика күләмендә аның йөзен, сыйфатын күтәрешеп, укымлы итүдә көчен дә, вакытын да, талантын да кызганмаган тырышлардан булды ул. Урындагы “Инеш” иҗат түгәрәгендә кайнап, башлап язучыларның тәүге җыентыкларына юл ачучы, әдәби сабантуйлар, кызыклы очрашулар үткәрүдә, шул төбәктән чыккан күренекле шәхесләрнең, әйтик, мәшһүр Ә. Авзалова, шагыйрь Э. Мостафин, Чалкак мәктәбендә укытканда композитор
С. Габәши, истәлекләрен тергезүне үзенең изге бурычы санаган, онытылган драматург Г. Насрый, җырчы Ф. Гәрәевның туган авыллары Иске Янъегеттә (Краснокама районы) истәлекле тактаташлар кую, музей бүлмәсе ачу мәсьәләсен күтәреп, аларның буклетларын чыгару, юбилейларын билгеләүдә башлап йөргән, журналист буларак “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе вазыйфасында, соңрак Борай районы гәзитендә көч салганда һәм бүген дә милләтнең рухи-мәдәни мирасын киңкүләм халыкка танытуда армый-талмый тир түккән, Башкортстан татарлары җыеннарында делегат булып катнашкан иҗатташыбыз — милләтенә тугры җан. Шуңа да бүген ул җитәкләгән “Сәхибҗамал” оешмасы Борай бүлекчәсенең эш һәм иҗат тәҗрибәсе белән танышу бик тә фәһемле булыр кебек. Бүген сүз аның үзенә – Рафига Усмановага.
Билгеле булуынча, милләтне тәрбияләү – милләтнең үз эше. Рухы көчле халык кына мәңгелек. Шуңа да безнең бүлекчәнең максаты халыкның милли үзаңын үстерүгә, мәдәни ихтыяҗларын кайгыртуга үз өлешебезне кертүгә юнәлтелгән. Милләтебезнең бүтән халыклар белән бергәлектә, бердәмлектә, татулыкта күкрәп яшьнәвен, газиз туган телебезнең мәңге яшәвен телибез.
Шунысы куанычлы: бүлекчәдә нинди генә проектларга юл ачылмасын, нинди генә чаралар үткәрелмәсен, Борай район үзәк китапханәләр системасының, район Хатын-кызлар советының һәрдаим ярдәмен, таянычын тоеп торабыз. Һәр ел саен Туган телләр һәм Шигърият көннәрен, Тукайның туган көнен бер-берсен кабатламаган эчтәлекле чаралар белән билгеләү гадәткә керде. Нәфис сүз осталары бәйгеләре үткәрү, чарада юбилейлары билгеләнгән әдипләрнең шигырьләрен пропагандалаучыларга үзебезнең аерым призларны тапшырулар да матур традициягә әйләнде.
Иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларын дәртләндерү, кызыксындыру максатыннан үземнең исемдәге әдәби премия булдырылды. (“Өметле каләм”) проекты менә дистә елдан артык инде бик җимешле генә эшләп килә. Мәктәпләрдә туган тел, туган әдәбият культы, образлы сүзләр зәвыгы тәрбияләү бик мөһим.
Балалар иҗат илендә яшәргә тиеш, ә инде сәләтле каләм тибрәтүчеләрне эзләп табу, әдәби осталыкларын үстерүдә ярдәм кулы сузу укытучылар белән бергә безнең дә иң мөкатдәс бурыч санала. Милләтнең рухын аның әдәбиятыннан башка күз алдына да китерүе кыен. Шунлыктан әдәби чараларга әһәмият тә зур. Бу яктан якташ әдипләр белән очрашулар, хәтер кичәләре үткәрү, иҗатларын пропагандалауга укучыларны да җәлеп итү – бик үтемле чара.
“Әдәби атнакич” проектын эшкә җигекушып, мәсәлән, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, якташ шагыйрь Мөхәррәм Каюмовның юбилей һәм хәтер кичәләрен үткәрү, каберенә – һәйкәл, туган йортына тактаташ куюны кайгырту, шагыйрә Н. Хәбибдиярованың хәтер кичәләрен, үземнең иҗат буенча Борай, Бостанай, Чалкак, Кузбай, Мулла авылларында төрле темаларга фәһемле очрашу кичәләре, китап туйлары, китап укучылар конференцияләре оештыру, композитор Вәсил Хәбисламовның туган авылында авылдашлары белән җылы очрашулары безнең дә тырышлык белән бик тә җанлы үтте. Якташ мәшһүрләребезгә, билгеле әдипләребезгә иҗат альбомнары, хәтер папкалары төзеп, музей һәм китапханәләргә тапшыруларны да кирәкле эш дип саныйбыз.
“Хатын-кыз – дөнья тоткасы, ул – таяну ноктасы”. Үзебез мөһим һәм уңышлы санаган тагын бер проектыбызны әнә шулай дип исемләдек. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе В. Шәйхразиевның, милләтне коткарса да, хатын-кыз коткарыр, милләт язмышы хатын-кыз кулында, дигән фикере белән килешми мөмкин түгел. Чөнки хатын-кыз ул – Ана, милләтнең киләчәген тәрбияләүче, баласына ана телен мирас итеп тапшыручы.
Аналарга, гүзәл затларга багышланган, аларга дан җырлаган бәйрәмнәр җитәрлек. 8 Март, Аналар көннәрен зурлап билгеләүләр безнең бүлекчәнең дә көн кадагында. Ә ныклап уйлап карасаң, мөселман халкы өчен исә һәр көн – Аналар көне ул. Чөнки Ана хакын хаклау Коръәннән үк иңгән безгә. Арабызда данлы аналар, мактаулы, үрнәкле хатын-кызлар да җитәрлек. Кем әйтмешли, һәрбер мәшһүрнең артында фәрештәдәй анасы торган һәм тора. Чөнки агачы нинди – алмасы, анасы нинди баласы шундый. Моны истә тотып, халыкка җиткерү, үрнәклеләрне зурлау – милли оешмаларның турыдан-туры бурычы ул. Без дә шуңа омтылабыз.
Аллаһ, кешегә яхшылык теләсә, аны дин юлына кертер, диелә бер хәдистә. Безнең бүлекчәдә дә намазлы ханым-туташларның күп булуы, аларның милләттәшләребезгә Ислам әхлагы үрнәкләре күрсәтүе, башкаларны да хак динебез юлына өндәве – шатлыклы һәм бик уңай күренеш. Чөнки милләтебезне гомер-гомергә гореф-гадәте, туган теле, моңы һәм иманы яшәткән. Бүлекчә әгъзалары мәчет һәм зират өмәләрен оештыруда, дини бәйрәмнәрдә актив катнаша. Туган авылымда исә туганыбыз үз исәбенә салган мәчет төзелешендә, аннан соң аны тәртиптә карап-тотуда, өмәләр оештыруда да башлап йөрергә тырышабыз. Һәр ел саен авылда Корбан һәм Ураза гаетләре бердәм үтә.
Өч көн гомерең калса да изгелек эшләүдән тартынма, диләр. Моны безнең бүлекчәдәгеләр бик яхшы аңлый. Ялгыз яшәүче, авыр хәлдә калган милләттәшләребезгә ярдәмгә килү дә өстенлекле санала.
Мәсәлән, шундыйларның берсе — хезмәт ветераны, әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган Ф. Мөҗипова авырып, кеше ярдәменә мохтаҗлыкта калгач, авылдашлардан, күршеләрдән ярдәм оештырылды, тиз ярдәм аша табиблар чакырылды, шифаханәгә салынды. Аның теләге буенча корбан табыны оештырылды. Үзе мәрхүмә булгач, җир куенына тапшырылып, кирәкле гореф-гадәтләр үтәлде, Корьән ашлары уздырылды, каберенә чардуган куелып, тәртиптә тотарга тырышабыз.
Авылларыбыз да милли гореф-гадәтләр, йолаларыбыз һәм, әлбәттә, туган телебез тантана итә торган җирлек иде. Хәзер алар да, кем әйтмешли, глобализация упкынына барып терәлде. Авыллар бетү белән бергә, миллилек тә югала, җуела бара. Аны саклап калу, яңача җан өрү – милләтебезнең исән-иминлеген тәэмин итү ул. Без дә, боларны истә тотып, халыкны төрле чараларга җәлеп итәргә омтылабыз. “Авыл язмышы – ил язмышы” дип аталган проектыбыз да бар. Мисал өчен, бу проектка нигезләнеп, туган авылыбыз Бостанайда уздырылган берничә күркәм чарага тукталып үтү урынлы булыр, мөгаен.
Мәсәлән, кичен клубта — “Шәҗәрә бәйрәме”, ә иртәгәсен авылның 300 еллык юбилее уңаеннан милли Сабантуй уздыру, авылны саклап калу җәһәтеннән анда булган проблемаларны ачыклау, аларны уңай хәл итү максатыннан бурычлар билгеләү, эш планы төзү өчен “Саумысыз, авылдашлар!” чарасын үткәрү бик нәтиҗәле булды. Алардан соң билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру йөзеннән, Бөек Ватан сугышы яугирләре исемлеген барлап, алар батырлыгына багышлап обелиск ачуга, зираттагы карт, юан агачлардан котылып, аны заманча койма белән әйләндереп алу мәшәкатьләренә, быел инде урындагы хакимияткә авыл урамына ком-таш җәю максатыннан конкурстан үтү өчен халыктан тиешле акча җыюда да иң элек үзебез үрнәк булырга тырышабыз.
Авыл темасына килгәндә, тагын бер үзенчәлекле проектыбызны телгә алып үтәсе килә.
Белүебезчә, һәркайда диярлек авыллар картаю сәбәпле, анда яшәүчеләрне бигрәк тә кичке мәдәни чараларга җәлеп итүләр авырлаша бара. Шуларны истә тотып, без туган авылыбызда “Авылымның айлы кичләре” дигән проектны тормышка ашыра башладык. Бу проект бездә менә инде 2014 елдан уңышлы гына эшләп килә. Ул халкыбызның элекке “Аулак өй”, “Кич утыру” һәм хәтта “Кичке уен”нарының да кайбер өлешләрен үз эченә ала кебек. Җыеп әйткәндә, берничә тирә-як күрше бер йортка җыелышып, авыл тарихы, нәсел шәҗәрәләре, авылдан чыккан билгеле шәхесләргә кагылышлы җанлы һәм мавыктыргыч әңгәмәгә җәлеп ителә, фотоальбомнарга байкау ясала, авыл тарихы турындагы җыентыкка халыктан хатирә һәм истәлекләр, халык-авыз иҗаты үрнәкләре, гореф-гадәтләр турында мәгълүматлар туплана бара. Чарада кул эшләре күргәзмәләре, милли ашларыбыздан табыннар оештырыла, осталык дәресләре күрсәтелә. Бу чараларда төп кызыклы темалардан китапханәчеләр белән берлектә оештырылган “Сөлгеләрдә милли бизәкләр”, “Сүз сәнгатенең башы – халык-авыз иҗатында” кебек һәм башка кайбер темалар бигрәк тә мавыктыргыч үтте. Боларның барысы хакында да, әлбәттә, озын-озак сөйләргә була. Шунысы бик мөһим: бер галимебез әйтмешли, авылны саклап калу – милләтне саклап калуга тиң ул. Авылларыбыз — милли рухиятебез чишмәсе, корымасын, кипмәсен иде алар.
Пандемия чорында да югалып калмадык, чараларны онлайн форматта үткәрү, милли темаларга аудио һәм видеороликлар эшләү, уңган-булган милләттәшләребез хакында язмалар, юбилярларга шигъри мәдхияләр иҗат итү кебек эшләрдә дә активлашырга тырыштык. Безнең бүлекчә Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкортстандагы филиалы, үзебезнең “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлар республика оешмасы үткәргән мөһим чараларда да бик теләп катнашырга тырыша. Максатыбыз, теләгебез — халкыбызның милли рухын, хатын-кызларның җәмгыятьтәге бәсен күтәрүгә үзебезнең өлешне кертү.