5 ел бер мизгел кебек үтеп китте һәм Башкортстан татарлары Уфа “Нур” татар дәүләт театрына чираттагы съездга җыелды. Республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан делегатлар, телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертүче иҗтимагый оешмалар вәкилләре, фән, мәгариф, сәнгать эшлеклеләре, дин әһелләре, Башкортстан Хөкүмәте, дәүләт ведомстволары һәм оешма җитәкчеләре бергәләп, милләтебезнең бүгенгесе һәм киләчәгенә кагылышлы мөһим мәсьәләләрне тикшерде, башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм киләчәккә планнар билгеләде.
Бу съездга әзерләнү гади булмаган шартларда узды: район-шәһәрләрдәге бүлекчәләрнең отчет-сайлау конференцияләре мобилизация игълан итү чоры белән туры килде. Шуңа съездны кичектереп торырырга кирәк, дигән фикерләр дә булды. Ләкин район-шәһәрләрдә узган конференцияләр әлеге очрашуның бик мөһим һәм әһәмиятле булуын күрсәтте: әнә шулай җыелышып, киңәшләшеп кенә дөрес карарлар кабул итәргә, алга таба нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген аңлап була. Әлеге съездны үткәрү идеясен республика Хөкүмәте җитәкчелеге дә хуплады һәм урыннардагы бүлекчәләрнең җыелышларын оешкан төстә үткәрүдә район хакимияте башлыклары да ярдәм күрсәтте.
Җыелучылар съездның пленар өлеше башланыр алдыннан “Нур” театры алдында урнашкан татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Һәр эш уңыш китерсен, атлаган адымнар хәерле булсын өчен аны изге догадан башларга кирәк. Шуңа тәүге сүз “Ән-Нәби” мәчетенең имам-хатыйбы Рәмил хәзрәт Насыйровка бирелде. Съездның пленар утырышында Башкортстан мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Йосып Якубов, Башкортстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Флүзә Гайсина, Мәгариф министрлыгының баш белгеч-эксперты Гөлназ Галиеваның катнашып, чыгыш ясаулары да чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын күрсәтте.
Башкортстан татарлары конгрессының төп максатларының берсе татар милләтенә хезмәт итү, татар телен, гореф-гадәтләрен, динне саклау булса, икенчесе — республикада халыкара дуслыкны саклау һәм ныгыту. Бу эшләрне төрле юнәлешләр буенча тормышка ашырырга мөмкин һәм иҗтимагый оешма әгъзалары чыгышларында үзләренең ничек эшләве турында сөйләде, тәҗрибәләре белән уртаклашты, ата-бабаларыбыз калдырган бай мирас – туган телне саклау һәм киләсе буынга тапшырудагы проблемаларны атап, аларны хәл итү юлларын да тәкъдим итте.
Заһир Хәкимов үзенең чыгышында соңгы 5 елда башкарылган эшләргә тукталып, район-шәһәр бүлекчәләренә чиксез рәхмәтен җиткерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикадагы һәрбер муниципаль берәмлектә, башкалабызның 7 районында Башкортстан татарлары конгрессының бүлекчәләре эшләп килә. Әле күптән түгел генә Уфа шәһәре оешмасы ачылды. “Армия солдатлары белән көчле булган кебек, без дә урындагы бүлекчәләребез белән көчле”, — диде Заһир Әхсән улы. Чынлап та, аларның күбесе бик актив эшли, телебезне, мәдәниятебезне саклау буенча бихисап күркәм чаралар үткәрә, изге эшләр башкара.
Шулай ук рәис үзенең чыгышында дистә еллар дәвамында кулга-кул тотынышып эшләп килгән “Ак калфак”, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмаларына һәм башкаларга рәхмәтләрен җиткерде, һәм милләтебезнең көче дә бердәмлектә булуын билгеләде.
Заһир Хәкимов башкарылган эшләр белән берлектә проблемаларга да тукталды. Районнарда узган очрашулар вакытында яңгыраган тәкъдимнәрне дә җиткереп, аларны съездның резолюциясенә кертергә кирәклеген ассызыклады. Мәсәлән, милли көрәш буенча, шул исәптән Башкортстан татарлары Кубогына, бәйгеләр оештырырга тәкъдим ителде. Алар, үз чиратында, яшьләрдә милли үзаң тәрбияләүдә бик нәтиҗәле булачак. Уфа шәһәрендә республика районнары көннәрен үткәрүне тергезүне дә сорыйлар. Башкортстан юлдаш каналында татар телендәге тапшыруларны күпләр яратып карар иде. Башкалабызда татар мәдәнияте үзәген – “Татар йорты”н ачу, телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерүдә тагын бер зур этәргеч булыр иде.
Съездда Башкортстан татарлары конгрессы Уставына төзәтмәләр кертү турында да сөйләштеләр. Шуларның берсе Совет (Милли Шура) төзү белән бәйле. Аның составына, оешма җитәкчеләреннән тыш, аксакалларны — милли хәрәкәттә дистә еллар дәвамында хезмәт иткән кешеләрне кертү зарур, дип билгеләнде. Аларның акыллы киңәшләре, бай тормыш тәҗрибәсе үсешкә бик зур ярдәм булыр иде.
Җыелучылар президиумда утыручыларга бик күп сораулар юллады. Аларның кайберләренә җавап шунда ук яңгыраса, күбесен хәл итү өчен вакыт таләп ителә.
Телебезне саклау өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаланырга кирәк. Бу уңайдан, залдан яңгыраган тәкъдимнәрне дә кертеп, 10 пункттан торган резолюция кабул ителде. Аларның барысы да телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү, республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре арасындагы дуслыкны, бердәмлекне ныгыту, илебез өчен авыр чорларда кулдан килгәнчә ярдәмләшеп яшәү белән бәйле.
Съезд эше чикләрендә телебезне, мәдәниятебезне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүчеләр лаеклы бүләкләр алды. Шунысы куанычлы, бүләкләнүчеләр арасында безнең редакция хезмәткәрләре дә бар. “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдинов – Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Эльвира Ямалетдинова – Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты, корректор Гүзәл Монасыйпова, бизәлеш мөхәррире Гөлсинә Мостаева, компьютерда версткалау инженеры Гөлчәчәк Миңнебаева Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Чара “Нур” татар дәүләт театры артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы белән дәвам итте һәм, күркәм йола буенча, бергәләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
Иң мөһиме — илебездә, дөньяда тынычлык, иминлек булсын. Ә съездлар 5 ел саен оештырылып тора һәм аның һәрберсе – үзе юбилей. Киләсе съезд 30 еллыкка багышланачак. Анысын матур итеп, алдагы бишьеллыкта башкарылган эшләребезгә сөенеп, зурлап үткәрергә насыйп булыр, дигән ышаныч белдерде Заһир Хәкимов.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.