-27 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Милләт
24 ноябрь , 20:50

Татарча диктант языйк!

25-27 ноябрьдә “Татарча диктант” акциясе оештырыла. Анда теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Татарча диктант языйк!
Татарча диктант языйк!

Акция Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара башлангычлар институты тарафыннан оештырыла.

Диктант татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру максатын күз уңында тота.

Быел татарча диктант җиденче тапкыр уза. Диктантны кәгазьдә, яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Online диктантны язганнан соң тиз арада нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белә алачаксыз. Ә offline мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 27 декабрьдән соң diktant.tatar сайтында билгеле булачак.

“Татарча диктант” акциясен оештыручылар һәм катнашучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Сайтка сылтанма: http://diktant.tatar

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас в