

Йолдызларның төшенә дә кермәгән эчкерсез халык мәхәббәте кемгә тәти? Сәхнәдәге һәр чыгышыннан соң кемгә гөрләтеп кул чабалар? Басу тузаны юылып та бетмәгән кулларына гармун алса, кемнең даны косманавтныкы белән тиңләшә? Ул – авыл артисты. Аның залдагылар белән исәнләшә-исәнләшә кыяр-кыймас сәхнәгә менеп, тамашачаны бер мизгелдә әсир итүе генә ни тора бит!
Быел нәкъ шундый иҗади коллективларның берсе – Кушнаренконың “Мизгелләр” татар халык театры 60 еллыгын билгели. Күптән түгел үзенең алтмыш театр мизгеленнән торган данлы тарихын барлады ул.
Ә тарих болай башлана. 1958 елда район мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, соңрак билгеле композитор булып танылган Тәлгать Шәрипов төбәктә яшәүче талантлы яшьләрне үз янына туплый һәм театр түгәрәге оештыра. Алар Мирхәйдәр Фәйзи әсәре буенча “Язмыш шаяруы” спектаклен эзерли, соңрак “Асылъяр” драмасын сәхнәгә куя. 1962 елда түгәрәк әгъзалары Мостай Кәримнең “Кыз урлау” пьесасы буенча спектакль тәкъдим итә. Анда 30дан артык төрле яшьтәге кеше катнаша. Сәхнәгә куючысы – БАССРның атказанган артисты Мәхмүт Хәбибуллин була. Спектакльне РСФСРның һәм БАССРның Мәдәният министрлыгыннан зур комиссия карый, күп тә үтми, коллективка “Кушнаренко халык театры” исеме бирелә.
Инде 40 ел буена “халыкныкы” дигән югары исемне йөртүче театрның һәр мизгеле иҗади эзләнүләр белән тулы. Чөнки бу еллар буена тамашачының да зәвыгы арта, таләпләре үсә, коллектив та елдан-ел остара, камилләшә. Соңгы елларда ул режиссер Энҗе Гыймалетдинова җитәкчелегендә аеруча алга атлады, яңгыравыклы җиңүләр яулады.
Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәриятенең “Театр яктылыкка, нурга илтә” проектында Туфан Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” спектаклен Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә күрсәтеп, Уфа тамашачысы күңелен дә яулады “Мизгелләр”.
Башкортстанда да, Татарстанда да елның-елында театр коллективлары арасында смотр-конкурслар үтеп тора. “Мизгелләр” дә аларда катнаша, билгеле. Моннан тыш, алар үз сәнгатен төбәкара, халык-ара конкурсларда да күрсәтә һәм җиңүләргә ирешә. 2021 елда “Мизгелләр” татар халык театры Балтач районында “Тамаша” конкурсында Гран-при яулый. Ә “Идел-йорт” театр конкурсында алган Гран-при – ике республиканы да шаулаткан вакыйга. Аның өчен ярты миллион сум акчаны театрны 35 ел буена зур җиңүләргә алып барган режиссер Энҗе Гыймалетдиновага тантаналы рәвештә Татарстанда тапшырдылар.
Кушнаренко татар халык театры менә инде 60 ел буена һәр яңа мизгелдә яңа спектакль күрсәтеп, үз тамашачыларын шатландыра. Аларны авылларда да көтеп алалар, күрше районнарга чакыралар. Эш көне тәмамлангач, хаклы ялдагы хезмәт ветераннары, эшкуар, укытучы, водитель, сатучы, бухгалтер һәм башка һөнәр кешеләре сәхнәгә ашкына. Ә анда тылсым башлана.
Якыннары Бөек Ватан сугышында һәлак булган хатын-кыз тормышы турында “Аналар көтәләр улларын” спектаклен генә мисалга алыйк. Ул Кушнаренко сәхнәсендә күп тапкыр куелды. Юбилей кичәсендә дә әлеге спектакльдән өзек беркемне дә ваемсыз калдырмады. Хәсрәткә баткан, әмма горурлыгын югалтмаган Ана монологын башкарганда, Башкорстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Шәрипованың тавышы йөрәкләрне өтте, күзләргә яшь килде. “Гөргери кияүләре”ндәге яучы түти ролен башкаручы Маһира Нуруллинаның идәндә утырып биюе бөтен залны гөрләтеп, көлдереп алды. Менә кемнәр алар – халык артистлары!
Шушы уңайдан, театр тарихында беренче тапкыр труппаның иң иҗади һәм чагу артистлары Альбина Шәрипова, Гыйлемхан Гәрәев, Маһира Нуруллина һәм Энҗе Гыймалетдиновага “Халык театрының атказанган артисты” исеме бирелүе һәр тамашачының күңеленә май булып ятты. Чөнки алар үз артистларын күптән инде шушы дәрәҗәгә күтәргән иде.
Кушнаренко сәхнәсе җәүһәрләрен район Советы секретаре Айвар Тангатаров, мәдәният бүлеге җитәкчесе Александр Десяткин, республика халык иҗаты үзәгенең театр сәнгате буенча баш белгече, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Тәнзилә Калмурзина һәм районның еш кунагы, Русиянең атказанган һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Әхтәм Абушахманов тәбрикләделәр. Алар бик күп бүләкләр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары алып килгән.
Район мәдәният йортының башка иҗат коллективлары да бәйрәм кичәсенә музыкаль күчтәнәчләр әзерләгән. “Сандугач” уен кораллары ансамбле, “Миләш” вокаль ансамбле, Каратәкә авыл мәдәният йортының “Ак калфак” бию коллективы, татар җырларын башкаручылар Рөстәм Вәлиев, Альбина Шәрипова, Айрат Гәрәев, Раил Биккулов, Эльвина Харисова, Игнара Арушанова, Гөлназ Ханнанова, Динар Гыйззәтуллин һәм Рәфис Бакыевның чыгышлары тамашачы күңеленә аеруча хуш килде. Эчтәлекле, гаҗәеп бай һәм чагу программаны “Авангард” һәм “Яңа көн” гәзитләре хәбәрчесе Айгөл Вәлиева, ветеринария станциясе табибы Рәфис Сәетов, мәдәният ветераны, Кушнаренко сәхнәсенең чагу йолдызы Альбина Шәрипова алып барды.
Алтмышынчы мизгел дәвам итә. “Мизгелләр” татар халык театры бүген дә юлга чыга. Ерак авылдагы кечкенә сәхнәне дә алар тылсым кырына әверелдерә. Анда мәхәббәт, нәфрәт, елау, көлү, тормышны сөю – барысы да чын. Халык театры тамашачыны алдый алмый, чөнки ул үзе дә шушы халык тормышының иң якты бер мизгеле. Яшә, балкы театр, йөз яшькә дә җитегез, “Мизгелләр”!
Резида ВӘЛИТОВА.
Кушнаренко районы.