-15 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Милләт
1 декабрь 2022, 10:14

Бейрутта укыган Өчбүлә мулласының улы Әхмәтзыя Тупеев

“Укучыларымның берсе ХХ гасыр башындагы кызыклы гаилә фотосурәтләрен җибәрде. Алар Уфа губернасының Бөре өязе Өчбүлә авылыннан (хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы) Тупеевлар нәселе белән бәйле. Гаилә башлыгы Фәйзрахман бу авылда имам булып торган, бик укымышлы кеше булган. Нәсел дәвамчыларының истәлекләренә караганда, аның ике катлы агач йортында саллы гына йорт китапханәсе булган. Шуңа күрә дә уллары Әхмәтзыя белән Исмәгыйль яхшы белем алганнар. 1887 елда туган Исмәгыйль Тупеев Истанбулда укый һәм табиб була, Уфада эшли.

dzen.ru/liliyagabdrafikova
Фото:dzen.ru/liliyagabdrafikova

Әхмәтзыя Тупеев 1885 елда Өчбүлә авылында туган. Күпчелек татар малайлары кебек үк, мәдрәсәгә дә укырга керә. Аның 1902 елда шәкер вакытта төшкән фотосурәте сакланган, - дип яза тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Лилия Габдрәфыйкова. - Күрәсең, мәдрәсәдә алган белем генә зирәк шәкерт өчен җитәрлек булмагандыр. Өстәвенә, ул чорда Идел-Урал төбәгендә күп кенә мәдрәсәләр яңа (җәдит) укыту методына күчә генә башлаган. Әгәр элегрәк кызыксынучан шәкертләр яңа белемнәр алырга Бохарага яки Сәмәркандка киткән булсалар, ХХ гасыр башына башка юнәлешләр актуаль булган. Бигрәк тә Госманлы империясендә укыту популяр була. Шулай итеп, Өчбүлә авылы мулласының улы Әхмәтзыя Тупеев та ерак Бейрутка (хәзерге Ливанның башкаласы) китә. Сүз уңаеннан, җәмәгать эшлеклесе һәм галим Зәки Вәлиди (ул да авыл мулласының улы) шулай ук яшьлегендә Бейруттагы Америка колледжына керү турында хыялланган, ләкин ничектер анда уку барып чыкмаган.

Әхмәтзыя табигый фәннәр факультетында укый (1920 елдан башлап бу уку йорты Бейрут университет дип атала башлаган). Русиягә кайткач, аңа үзенең чит ил дипломын расларга туры килә, бу практика инкыйлабка кадәр үк киң таралган була. Мәсәлән, татарлар арасыннан беренче хатын-кыз математик Сара Шакулова 1915 елда француз дипломын раслау өчен, Мәскәү университетында имтихан бирергә мәҗбүр була.

Совет елларында Әхмәтзыя Тупеев укытучы булып эшләгән. Ләкин революциягә кадәр Өчбүлә авылында имам-хатыйп булып хезмәт итәргә өлгергән. Аның хатыны Мөсәярә дә мулла кызы була. Тупеевларның гаиләсендә кызлары Сәрия белән уллары Әхмәтриза туа.

Гражданнар сугышы вакытында Әхмәтзыяның әтисе Фәйзрахман ахун фаҗигале төстә һәлак була. Бу вакыйгалардан соң гаилә туган Өчбүлә авылыннан Бөре шәһәренә, ә аннары инде - Уфага күченә. Ул вакытта анда Уфа татар педтехникумы эшли, нәкъ менә шул уку йортында Әхмәтзыя Тупеев совет мәктәбендә алга таба эшләү өчен үзенең педагогик квалификациясен раслау ала.

Егерме елга якын Әхмәтзыя Тупеев совет халык мәгарифе системасында эшли, шул исәптән Уфада 15нче тулы булмаган татар мәктәбе директоры була. Бу вазыйфада ул 1937 елда кулга алынганчы эшли.

Әхмәтзыя Тупеев 1946 елда Уфада вафат була, аны Мөселман зиратында хатыны Мөсәярә янында җирлиләр. Өчбүләдә туган зирәк шәкерт, Бейрут студенты һәм совет укытучысына 61 ел яшәргә насыйп булган”.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас в