+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Милләт
2 декабрь 2022, 17:45

Каз өмәсе гөрләп үтте Карабаш авылында!

Тирә-як ап-ак кар белән төренеп, салкыннар урнашкач, авылларда иң күңелле мәшәкатьләрнең берсе - каз өмәләре башлана. Өйдән-өйгә йөреп каз йолкулар, күмәкләшеп җыр башкару – күпләребезне балачактан бүгенге көнгә кадәр озата килүче матур хатирә ул. Борынгы йолаларны тергезү һәм киләсе буыннарга тапшыру максатын күз уңында тотып, Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлекчәләре каз өмәләре үткәрә. Шундый матур бәйрәм бүген Илеш районының Карабаш авылында яшәүче Зинфира һәм Равил Шәемовлар йортында узды. Ә каз өмәсе үткәрү – үзе бер дәрәҗә, ул кешенең юмартлыгын, киң күңеллелеген күрсәтә.

Каз өмәсе гөрләп үтте Карабаш авылында!Каз өмәсе гөрләп үтте Карабаш авылында!
Каз өмәсе гөрләп үтте Карабаш авылында!
Күпләп каз асраучы гаилә быел өмәне урындагы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Ак калфак” оешмасы әгъзалары белән берлектә үткәрде. Әйткәндәй, Зинфира Вәдүт кызы татар хатын-кызлары оешмасының урындагы бүлекчәсенә җитәкчелек итә. Күптән түгел генә биредә бик матур итеп “Сөмбелә” бәйрәмен үткәргәннәр иде. Менә инде каз өмәсен дә җитәкче үз йортына авылдашларын, туганнарын һәм башка район бүлекчәләре әгъзаларын җыеп, бердәмләшеп, бик матур итеп оештырды.

Әлеге чарага балаларны да чакырып, каз өмәсенә бәйле халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары, җыр һәм биюләре, уеннары белән таныштырдылар. Ул гына да түгел, кызлар бүген байтак эшләрне өлкәннәр белән бергә башкарды: канат сыдырдылар, матур теләкләр әйтеп, мендәрләр тутырдылар. Тагын бер мавыктыргыч шөгыль – май канатлары ясау. Урындагы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Альмира Закирова осталык дәресен мәктәптә үткәрергә вәгъдә бирде.

Каз өмәсенең иң күңелле мәле – йолкынган казларны көянтәгә асып, елгага чайкарга бару. Монда да балалар зур теләк белән катнашты: изге теләкләр әйтеп, киләсе елда да бу йортта казларның күп булуын теләп, каурыйларны сибеп бардылар. Карабаш урамнары җыр-моңга тулды. Урындагы мәдәният йорты җитәкчесе Резида Мәрданова, көннең салкын булуына карамастан, кулыннан гармунын төшермәде, өмәчеләрне су буена җырлатып алып барды.

Авылның уңган хатын-кызлары елга буена килеп җиткәч, көянтәгә эленгән казлар белән биеп алды да эшкә керештеләр: казларның эчен-тышын салкын су белән юдылар. Ә эш беткәч, уйнарга да ярый дигәндәй, халкыбызның түгәрәк уеннарын уйнадылар. Каз канатын түгәрәк буйлап җибәрәләр, көй туктау белән ул кемнең кулында кала, шуңа җәза бирелә. Рәзифә Сәлимгәрәева каз өмәсенә кагылышлы такмакларын җырлап ишеттерде, ә хуҗабикәгә ата каз кебек биеп күрсәтергә туры килде. Елга буе шау-гөр килде. Ир-егетләр дә иртән-иртүк торып бәке тишкәннәр, самавыр кайнатканнар.

Елга буе моңлы җырларга, шат авазларга күмелде. Һәркем тынычлык, муллык теләде. Өлкәннәр яшьлекләрен искә алды, яшь буынга исә гореф-гадәтләр мирас итеп тапшырылды. Бу матур йолабызга ямь өстәп, хуҗабикә су буенда ук бәйрәмдә катнашучыларны каз маенда пешкән коймак белән сыйлады. Ә иң күңеллесе, казларны инештә чайкап кайткач, зур өстәл артына җыелышып чәй эчү булды. Юылган казларны элеп керүгә өмәчеләрне телеңне йотарлык ит бәлеше көтә иде.

Каз өмәсе күңелле булды, үстергән кош-кортлары хуҗаларына бәрәкәт китерсен. Эшне әнә шулай күмәкләшеп, җырлап, дәртләнеп башкарсаң, әлбәттә, ул тиз дә, җиңел дә үтә һәм озак вакытлар сагынып сөйләрлек булып истә кала.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас